Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәтем – буран... яки бер җыр тарихы

Популяр җырчы Радик Динәхмәтов башкаруында яңгыраган бу җырны күпләр беренче ишетүдән үк яратып, халык җыры итеп кабул итте. Менә утыз ел инде сәхнәдән булсынмы, радио-телевидениедәнме, ул башкарылмый калган берәр көн бар микән?

Адаштым

Нурия ИЗМАЙЛОВА сүзләре
Илһам ХИСМӘТУЛЛИН көе

Ашыгулар ялгышуга була,
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар – урман,
Ялгышларым – буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.

Ашкынулар үкенечкә була,
Юк шул минем сабыр канатым.
Үкенечләр – урман,
Өметләрем – буран,
Көлә-көлә кереп адаштым.

Ашыгулар һәлакәткә илтә,
Ник мин сине шашып яраттым?!
Карашларың – урман,
Мәхәббәтем – буран,
Елый-елый кереп адаштым.

Бу җырны тыңлар өчен генә Радикны төрле чараларга, иҗат кичәләренә, юбилейларга чакыралар. Берәр концертында җырламый калса, алкышлап, җырлавын сорыйлар... Радикны олы сәхнәгә шушы җыр алып чыкты һәм танытты. Шуңа да аның авторларына күңелендә бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хисләре йөртә. 
Ә җырның туу тарихы бик кызыклы.

Бу җырны белмәгән, аның дулкынында хис-хыял канатында очмаган, кар-бураннарга уралып йөрәкне сулкылдаткан кадерле мизгелләрне сагынмаган берәрсе бар микән?! 

Ә җыр сүзләре – шагыйрә Нурия Измайлованыкы! «Мин шәп кунак булсам иде җирдә яки – шәп җыр!..» дигән тормыш шигаре белән яшәгән Нуриянеке! Шәп шигырьне көйгә салып, искиткеч матур җыр тудырган тагын берәү бар әле – Илһам Хисмәтуллин. Инде кырык елдан артык вакыт үткән, ә җыр һаман популяр. Ул әле Фидан Гафаров йә Нурия Ирсаева, Нәфкать Нигъмәтуллин йә Фердинанд Сәлахов, Зөфәр Билалов йә Шамил Бариев, соңгы арада Ришат Төхвәтуллин тавышлары аша яңгырап, җаннарны кузгата. Шулай да җырны иң беренче башкаручы – Түбән Камада яшәп иҗат итүче җырчы-композитор, чирек гасырдан артык «Илһам» татар театр-эстрада ансамблен җитәкләгән Илһам Хисмәтуллин, әлбәттә! Күпләр аны «Белми дисеңме әллә?», «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар», «Тар басмада» җырларының авторы буларак та белә. Шунысы кызык: ул иҗат икән җырларның күбесе хатын-кыз шагыйрьләр белән иҗади дуслыкта язылган. Бу аның нечкә тоемлау куәсе турында сөйли. «Адаштым» җырының туу тарихын Илһам Хисмәтуллин искә төшерә:

– 1981 ел. Минем Казан мәдәният институтында III курста укып йөргән чаклар. Үзем Әмәт тавындагы йортта бер әбидә фатирда торам. Җай чыгу белән Бауман урамындагы китап кибетенә барырга, шигырь китаплары алырга ярата идем. Ул көнне дә ак буранда Казан буйлап Түбән Яхшыем урамнарын сагынып атладым. Койма-капкаларны күмеп китеп, кар таулары астында калган авылым өйләре, һәр өйдә егетләрнең гармун тартулары, буран чыгып, Актанышка самолет очмагач, кышкы каникулда Яңавылга кадәр поездда, аннан Башкортстанның Җанҗегетеннән боз өсләп кенә Агыйделне кичеп, җәяүләп Байсарга кадәр кайтуым, бик вакытлы гына студентлар белән очрашу кичәсенә эләгүем, йөрәгемне иләсләндергән кызый... Шулар һич күз алдымнан китми. Моңсу. Җанга урын табалмыйм... Бар өмет китап кибетендә.

...Куен дәфтәре кадәр генә китапка күзем төште. «Яратам» дип атала! Нурия Измайлованыкы. Фотодан кара чәчле, кара күзле кыз карап тора. «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» дип куелган. Беренче биттәге «Адаштым» шигыре үк әллә нишләтте мине! Күзләрем шигырь юлларыннан йөгереп узды, йөрәгемдә давыллы хисләр кузгалды! Минем кичерешләрне, ашкыну-шашынуларны, миндәге адашкан бәхетне әйтеп биргән ләбаса шагыйрә! Шигырьдәге халәт минем дә язмышым кебек. Күңелемдә яңа җыр бөреләнә. Тизрәк, тизрәк шуны тышка чыгарасы килә! Ширияздан Сарымсаковта режиссура бүлегендә укыгач, минем өчен һәр шигырь, һәр язган җыр – үзе бер спектакль! Күрә белергә генә кирәк. Әсәрдә кешенең язмышы сурәтләнә. Ул мәхәббәтен югалткан. Монда да психологик киеренкелек, кешенең күңеленә керә торган «мандраж» бар. Шигырь генә түгел, поэма кебек ул. Әле мондый жанрга бездә җыр юк иде. Җыр үзе алты минутка сузыла: радиода да, телевидениедә дә яздыра алмыйм. Җыр түгел, шигырь, диләр. Ә мин әйтәм, бу – спектакль, дим. Рәссам шушы әсәрдән илһамланып, бер картина язар иде, мөгаен.

...Иң беренче тапкыр «Адаштым» җырын Казанда – студентлар белән очрашуда ишеттеләр. Аннары аны «пятачок»ларда җырлый башладылар. Шуннан соң концерт бригадасы оештырып җибәрдек. Гастрольләргә чыгабыз, авылларда концертлар куябыз. Педагогика институты студентлары да безгә кушылды. Ул вакытта Урицкий исемендәге мәдәният сараенда яшьләр театры режиссеры булып та эшләп йөри идем. Спектакльләргә музыка бизәлешен дә мин куям. Һәм, әлбәттә, әлеге җыр яңгыраган спектакльләр дә бар.

...Түбән Камада беренче тапкыр «Нардуган» ансамбле белән чыгыш ясаганда җырладым «Адаштым»ны. Җыр тәмамлануга, гадәттә, кул чабалар. Алкышларга кадәрге киеренкелекне әйтмәдем әле. Эчтән саныйсың: бер, ике, өч... җиде, сигез... Халык тып-тын утыра. Мин саныйм. Егермедән соң гына халык уянды һәм... зал алкышларга күмелде! Шулай яраттылар!

...Заманында Илһам абый Шакиров «Сандугач» дигән җыр фестивале оештырып җибәргән иде. 1993 елда «Адаштым» җыры «Сандугач» фестивалендә «Елның иң яхшы җыры» номинациясендә Гран-прига лаек булды. Вакыт үтә-үтә, җыр йөрәкләргә тирәнрәк үтә икән шулай.

...Нурия Измайлова белән Мәскәүдә күрешергә туры килде. Аның иҗаты белән кызыксынып бара идем инде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көненә багышланган зур чарада очраштык без. Түбән Каманың «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе дә чыгыш ясады анда. Бик күп зыялылар, татар милләтенең зур шәхесләре килгән иде әлеге бәйрәмгә. Арада шагыйрә Нурия Измайлова да Америкадан кайткан. Мине күреп сөенде. Елмаеп-көлеп сөйләште. Мөлаем, тыйнак, кызлар кебек нәфис гәүдәле, җор телле ханым булып күңелемә кереп калды ул. Безгә кабат очрашу насыйп булмады. Кызганыч, узган елның җәендә океан аръягыннан кайгылы хәбәр килде: Нурия Измайлова арабыздан киткән...

Шигырьнең җырга керми калган юллары шагыйрәнең холкын тагын да ныграк ача...

Урман – моңлы, буран шомлы була.
Әй шуларны бигрәк яратам!
Юлым – кара урман йә ак буран,
Хыялларым шунда адашкан.
Мин – бәхетле, буран ера-ера,
Хыялларга тотынып чабалсам!
Мин – бәхетсез, гомеремнең бер көнен
Ашкынусыз яшәп карасам.
Мин бәхетле – гомергә бер булсын, –
Урман-күңеленә багалсам...
Рәхмәт, усал буран, – горур иттең,
Рәхмәт, моңлы урман, – җыр өйрәттең,
Мин бәхетсез, җырлый алмасам,
Мин бәхетле, егылып калмасам,
Мин бәхетле, ялгышлардан туган
Язмышларны җиңеп баралсам.
Китмәм, ахры, шушы язмышымнан –
Мин бит бәхетем белән адашкан!
Моңлы урманымны – буш яланга,
Буранымны җилгә алмашмам.

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар