Бәхетле итәрменме?!

(бер әни көндәлеге)
12.04.19
Бүген үземнең балага узганымны белдем. Берәү булса шатланыр, көләр иде. Әни буласыңны белү – хатын-кыз тормышындагы иң шатлыклы вакыйга, диләр. Ник һәркемгә дә шатлык булып килми икән бу хәбәр?! Ә мин нишләргә дә белмим... Эшкә килгәч, каршымда иелеп торган документларга карап тордым-тордым да, яңа блокнотымны алып көндәлек яза башладым. Баш катканда, ни эшләргә белмәгәндә баштагы уйларны, күңелдәге хисләрне ак кәгазь битенә язарга кушалар. Мин дә шулай итим әле... Эш бүлмәсенең тәрәзәсеннән, үч иткәндәй, балалар бакчасы күренеп тора. Бала-чага тавышы гел ачуымны чыгара минем. Үткән ялгышларны искә төшереп, күңелдәге яралы кутырларны гына куптара шулар. Итәккә тагылып, иртән – ботка, чәй сораучым да юк. Дөресен генә әйткәндә, тормышымда әле бөтенләй бала кайгысы түгел иде... Ничек шулай килеп чыкты соң бу?! Көтмәгәндә...
16.04.19
Илфарга бу турыда әйтергә кирәктер инде. Бер кайгысы юк кеше кебек йөрмәсен. Бу хәбәрне белгәннән бирле үз-үземне кая куярга белмим. Уйлап башым катты. Начальник отчетларны ашыктыра, документлар таптыра, ә минем кулымнан эш төште. Көннәрем бәргәләнеп уза. Бала табар өчен хатын-кыз бар яктан да әзер булырга тиеш, дип саный идем мин. Башта медицина тикшеренүе узарга, сәламәтлекне ныгытырга, бала алып кайтырга барлык шартларны тудырырга, акча запасы тупларга... ә иң мөһиме: баланың әтисе белән алдан язылышып куярга! Безнең Илфар белән очрашканга алты айлап вакыт узып китте. Икебез дә егерме бишкә җиткән, «акылга утырган», тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр инде. Серләребез дә туры килә кебек, кинога, концертларга йөрибез, шактый еш күрешәбез. Күрешү урыныбыз – минем ипотекага алган бер бүлмәле фатирым, Илфарның әлегә үз оясы юк. Аның каравы, ул ялтырап торган машина алды! Егетләр шундый бит инде алар, башта машина турында уйлый. Аралар ничек кенә матур булса да, өйләнешү турында бер сүз дә әйткәне юк шул Илфарның. Үзем дә ул турыда сүз башларга уңайсызланам... Әни әйтмешли, һәрнәрсәнең үз сәгате сукканын көтәргә кирәк, шундый эш хәерле була. Нигә минем әни булу сәгате шулай иртәләп сукты икән?! Их! Илереп бер елыйсы иде ул! Менә шушы өстәлдәге кәгазьләрне төя-төя, күңелдәге куркулар, шик-шөбһәләр юылып чыгарлык итеп елыйсы, бушанасы иде...
17.04.19
Илфар бүген эштән соң килә алмады. Машинамны каратырга кирәк, диде. Барысын да аңа сөйләргә җыенган идем. Нәтиҗәдә – йомшак мендәремне кочып, киче буе ялгызыма телевизор карарга туры килде. Бераз тынычлана төштем кебек. Кызык, минем куркулы уйларымны ул (бала) сизәме икән?! Минем белән әлегә курку идарә итә сыман. Үземне әни кеше дип тану куркыта...
18.04.19
Эчем авыртып уяндым. Бераздан тынычланды тагын. Кофе эчтем. Табибтан алып чыккан анализларны карап утырдым. Срок әлегә бик кечкенә, дигән иде врач. Күп хатын-кыз сигез атнага җиткәнче баласын югалта икән хәзер. Шуңа учетка басарга сигез атнадан соң гына килергә кушканнар иде. Алда ниләр көтә икән мине? Безне? Чыннан да, әни була алырмынмы икән?! Хәзер мин нишләргә тиеш икән? Бала көтүче әниләр турында видеолар карарга, кирәкле витаминнар эчәргәме... Уф... тәмам фикерем таралды... нишләргә дә белмим ич мин!
29.0.19.
Уртак хәбәребезне Илфар да белә. Сөйләдем. Анализларны күрсәттем. Бермәл күзләрендә шатлык очкыннары янып алды да, кинәт уйчанланып калды ул... Кулларын кая куярга белмәде, аш бүлмәсенә чыгып су эчеп керде, телефонын сүндереп-кабызды, шулай озак кына сөйләшми утыргач, «берәр нәрсә уйлап табарбыз», – диде дә кайтып китте. Бугазыма гарьлек ачысы утырды, үпкә, ачу, кимсенү хисләре биләп алды. Сөенмәде дә! Әйтерсең мин генә гаепле! Ул киткәч, илереп-илереп еладым. Таң алдыннан бер кыска төш күрдем. Кулыма нәни генә, ягымлы бер фәрештә килеп кунды да, «минем бәхетле буласым килә», диде. Башта бу төштән соң ничектер елмаеп, рәхәтләнеп уяндым. Бәхетле буласы килә! Бәхетле! Бәхетле! Минем дә бик бәхетле буласым килә! Әмма аннан кичә Илфарның күңелсез кыяфәттә китүе, үземнең билгесезлектә калуым искә төште. Үзем каршында, бар дөнья каршында үземне гаепле хис итә башладым. Ул арада эчем авырта башлады, бик каты косасы килде. Күп итеп лимонлы су эчтем дә эшкә киттем.
1.05.19
Урамда шундый матур кояш. Агачларда нәни генә яшел яфраклар күренә. Ә минем бер бүлмәгә яшеренеп шунда бикләнеп утырасым килә. Теге көннән бирле Илфар белән очрашкан юк. Телефоннан язып хәлләрне сораша. Хәерле төннәр тели, үзе килми. Миңа торган саен куркыныч була бара.
10.05.19.
Илфар белән күрештек. Каян алгандыр, кып-кызыл җиләкләр алып килгән иде, рәхәтләнеп ашадым. Ә үзе хәлне дә сорашмый.
15.05.19.
Җиләкләр алып килгән көннән бирле Илфарның күренгәне юк. Берни дә дәшми. Мин беркемгә кирәкмиииим! Башымны алып әллә кайларга качасым килә. Үземә кырыйдан карый башладым. Менә озак та үтмәс эчемнең зурайганы беленер, эштәгеләр чыш-пыш килер. Иң мөһиме: әни ни әйтер?! Бердәнбер кызы ич мин аның! Моңа чаклы гел ул теләгәнне эшләдем, йөзенә кызыллык китермәдем. Кечкенәдән әни мине «йөз аклыгы бул» дип үстерде. Күңелне ачып, әнигә соңгысын сөйләмәсәм дә, яратам ич мин аны! Аның бөтен бәхете, якты хыяллары миңа бәйле икәнлеген яхшы аңлыйм. Ә хәзер ни дияргә, әни мин ирсез генә бала алып кайтырга булдым, дияргәме. Юууук, бу хурлыкны аның йөрәге күтәрмәячәк.
17.05.19
Төне буе йокламыйча уйланып чыктым. Илфарның вакыт-вакыт язып торулары да күңелгә җиңеллек бирми. Уртача хезмәт хакына яшим. Ипотека түлим. Илфар яныма килергә ашыкмый. Әни әлегә берни белми, авылга ник кайтмыйсың, дип кенә аптырап йөри. Көчем дә, бала үстерерлек байлыгым да юк. Куркыта. Бәлки... Бәлки миңа вакытында баладан котылырга кирәктер... Төшемдә иңемә кунган фәрештә «бәхетле буласым килә», диде бит. Ә мин аны барыбер бәхетле итә алмамдыр...
(Дәвамы бар.)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.