Логотип
Шәхес

Гөнүл ханым

Күпләр аны XX йөз башы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе, 1907—1913 еллар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Төркия Республикасының корылышында Мостафа Кемаль Ататөрек белән иңгә-иң куеп хезмәт күрсәткән сәясәтче, галим Садри Максуди Арсалның оныгы буларак беләләр. Төрки-татар дөньясына гына түгел, Европа дәрәҗәсендә танылган бабасының даны шулхәтле көчле булган ки, оныгының хезмәтләре аныкылар янында, әйтерсең, күмелеп кала. Хәер, моңа ул ризасызлык белдерми, эшчәнлеге тиешенчә күренмәгәнгә бик исе дә китми кебек, киресенчә, 
бабасы гамәлләренең бер гасырга якын гомер эчендә туган халкы тарафыннан һаман онытылмавына чын күңелдән куана гына. 

Сүзебез Гөнүл ПУЛТАР турында.

Буыннан-буынга бирелгән сыйфатларның күркәм чагылышы булса кирәк, Садри Максудиның олы кызы Әдилә Айда — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, мәсләгендә зур уңышларга ирешкән белгеч, борынгы төрки халкына кагылышлы гыйльми хезмәтләр авторы. Ә аның кызы Гөнүл ханым нәсел сукмагыннан иңнәренә бүгенге катлаулы тормышта әле кайбер ирләр дә күтәрә алмастай авыр йөк салып атлый. Үзе теләп һәм сынатмыйча.

Гөнүл (татарчасы Күңел) Айда-Пултар 1945 елның 11 декабрендә Истанбул каласында дөньяга килгән. Чорының иң атаклы Роберт колледжында «Чагыштырмалы әдәбият» юнәлешендә укыган. Төркиядәге алдынгы югары уку йортларының берсе булган Урта көнчыгыш техник университетында аспирантура тәмамлаган. Шуннан бирле — фәнни хезмәткәр, Анкарадагы Билкент университетында, Истанбул­дагы мәшһүр Босфор университетында укыткан. Аның тормышында фән белән җәмәгать эшчәнлеге — бергә үрелеп бара торган аерылгысыз ике тармак. Туктаусыз эзләнүләре Гөнүл ханымны 1998 елда хәтта Гарвард университетында гыйльми эзләнүләр алып баруга этәрә. Ул озак еллар Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазифаларын үти. Чит илләрдәге тикшеренү оешмаларында әгъза булып тора. Америка Кушма Штатла­рында басылып килә торган «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы, «Төркиядәге Америка тик­­шеренүләре» журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире. Гөнүл ханымның мәкаләләре Америка һәм Европа илләрендә генә түгел, һиндстан, Япония матбугатларында да зур игътибар күрә.

Максуди оныгының тынгысыз җанын, эшкә дәртен, хәяткә бәйлелеген болар гына баса аламы соң? Ул әдәбият белән мавыга. Әз генә буш вакыты калдымы, кулына каләмен алып язарга утыра. Төрек әдәбият дөньясы зәңгәр күзле, сары чәчле, көләч йөзле бу ханымны 1979 елда «Дөнья — куласа» романы (!) аркылы беренче мәртәбә язучы буларак таный. Гөнүл Пултар — хәзер билгеле язучы, Төркиядә һәм Франциядә беренче урыннарга чыккан сценарий язу остасы. Әдәбият тикшеренүләре буенча Төркиядә Америка Кушма Штатларында дөнья күргән гыйльми хезмәтләре җыентыкларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әдәбият фәне өчен тиңдәшсез ачышлар, яңалыклар, мәгълүматлардан тора алар.

Өзлексез эшкә бирелгән бу ханым гаилә тормышы белән күпләр алдында, бигрәк тә кешелек дөньясы әхлакый чигенеш кичергән бу чорда, хатын-кыз буларак, өлге тәшкил итәрдәй күркәм сыйфатлары белән үзенә, Максуди һәм Рәмиевләр токымына карата чиксез хөрмәт уята. Гөнүл ханым, үзе кебек үк фән эшлеклесе Мостафа Пултар белән гаилә корып, бер-бер артлы бер кыз, ике ул — өч бала үстерергә дә вакыт тапкан бәхетле әни.

Хатын, Ана, Галимә, җәмәгать эшлеклесе — барча бу сыйфатлар бик килешә Садри Максуди оныгына. Төркиянең Истанбул каласында гомер итүче милләттәшебез, Бөтен­дөнья татарлар лигасы һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе, галимә Гөнүл Пултар белән әңгәмәбез, мөхтәрәм укучылар, аны сезгә якыннанрак танырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәм.

— Гөнүл ханым, сүзне Бөтендөнья татарлар лигасы эшчәнлегеннән башлыйсы килә, бу оешма үз алдына нинди максат куеп эшли? 
— Бөтендөнья татарлар лигасы әле Советлар Берлеге таралганчы ук, Гали Акыш башламасы белән, Ана-Ватаныбыздан читтә, 1991 елда, диаспорадагы  милләттәшләребезне   берләш­тереп тору максатыннан  чыгып корыл­ган оешма. 1997 елда Али Акыш аның җитәкчелеген миңа тапшырды. 

Бер-берсеннән  еракта булган та­тар җәмгыятьләрен берләштерергә ки­рәк дигән фикер белән баш­ладым эшемне. Ул җәмгыятьләрдә иң беренче бурычыбыз — яшьләрдә милли аңны, татарлыкны уяту. Күңел­ләрен­дә татар булуның горурлыгын яшәткән очракта милләтебезне сак­лап калу мөмкинлеге арта. Советлар Берлеге җимерелеп, Ана-Ватаныбызга кайтып килә башлагач, урта буын вәкилләрендә милли аң баш калкыта башлаганлыгын күреп сөендем, бу яшьләр арасында татарлык тойгыларның бөреләнүенә уңай йогынты ясый торган күренеш.

Якын киләчәктә Истанбулда Татарстанның бүгенге халәте белән бәйле берәр фәнни чара оештырасым килә. Россия Федерациясе территориаль округларга бүленгәннән соң тарихи Ватаныбызның сәяси халәте безне аеруча кызыксындыра. Татарстанның һәм Татарстан дәүләтенең хакимияттә инде көче юк, Татарстан кебек бөтен җөмһүриятләр округ җитәкчелегенә буйсынырга мәҗбүр булдылар, диючеләр байтак.

— Сез үзегез ничек уйлыйсыз?
— Мин Татарстанда «Көнбатыш дөньясы белән бөтенләшү» дип атарга мөмкин булган зур үзгәрешләр күрдем. Алар, беренче чиратта, иң элек урамнарда, тукталышларда, кибетләрдә чагылыш тапкан. Кешеләр, теләсә-теләмәсә, көнбатыш дөньясы кыйммәтләре, мәдәнияте белән танышырга һәм аларны кабул итәргә тиеш була. Бу нисбәттән, мин Татарстанның киләчәген яхшыга юрыйм. Татарстан һәм аның халкы яңалыкларга ачык, яхшы белән начарны аера, югары сыйфатны гаять оста таный. Чит илгә чыгу яңалык түгел, байтак кеше Аурупаның төрле шәһәрләрен күрергә өлгергән. Балаларын чит илләрдә укыталар. Мин әле һаман Татарстан дәүләтенең көчен тоям. Бәлки безгә билгеле булмаган нюанслар бардыр, фәнни конференция оештырылганда күп нәрсәгә ачыклык кертелер, дип уйлыйм.

— Гөнүл ханым, Сез шул ук вакытта Төрек мәдәниятен өйрәнү җәмгыятен дә җитәклисез. җәм­гыять­нең эшчәнлеге белән таныштыра алмассызмы? Рәисе бер татар ханымы булганлыктан, татар халкына хезмәт итүе көтеләме?
— Мин, Америка мәдәнияте һәм әдәбияты белгече буларак, инглиз теле һәм әдәбияты, Америка теле һәм әдәбияты буенча елга бер мәртәбә уздырыла торган җыелышларда катнаша идем. Инглиз теле, әдәбияты булсын, Америка теле, әдәбияты булсын — җыелышлары инглизчә алып барыла. Без анда «Көнчыгышта мәдәният тикшеренүләре» дигән төшенчә белән таныштык. Төркиядә дә моңа охшаш хезмәтләр булырга тиеш дип, 1999 елда унлап Аурупа һәм төрек галиме белән берлектә «Төрек мәдәнияте тикшеренүләре» дигән бер төркем булдырдык. Төрек мәдәниятен өйрәнүгә аеруча игътибар бирә башладык. Ләкин Төркиядә төрек мәдәниятен өйрәнүне Англия мәдәният мәркәзе һәм Америка хәбәрләр мәркәзе биргән карарлар нигезендәге платформада һәм алар боерган инглиз телендә алып бару миндә канәгатьсезлек тудырды. Миңа фикердәш булган кайбер иптәшләр белән бергә төрек дөньясы мәдәнияте буенча эшләргә теләгән бер төркем булдырып, җыелышларыбызны, хезмәтләребезне төрекчә алып барырга дигән карарга килдек. Шулай итеп, Төрек мәдәниятен өйрәнү үзәге барлыкка килде, аны «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте буларак теркәдек. «Төрек һәм төрки мәдәниятләр» дип аталган фәнни симпозиумны оештырганда, татар  мәдәния­те — төрек мәдәниятенең бер өлеше дип, аерым секция булдырдык. «Халыкара Идел-Урал тикшеренүләре» дип аталган симпозиумыбыз фән дөньясында зур яңгырау тапты. Икенче елны төрек галиме Тимур Коҗа оглу симпозиумның дәвамы буларак, «Алтын Урда» дип исемләнгән өч көнлек халыкара конференция оештырды. Гаяз Исхакыйның кызы, галимә Сәгадәт Чагатай тарафыннан корылган фонд әлеге чараның спонсоры иде. Секцияләрнең берсе «Идел-Урал тикшеренүләре» дип аталды.  Узган ел мәдәният тикшеренүләре җәмгыятенә Идел-Урал төбәге белән бәйле тагын бер конференция оештыру насыйп булды. Бер генә тикшеренүебез дә, бер генә фәнни чарабыз да татар тарихын, мәдәниятен читләтеп үтми.

— «Халыкара Идел-Урал тикшеренүләре» симпозиумының исеме белән бәйле төрле сүзләр ишетергә туры килде. Нигә симпозиумны «Идел-Урал тикшеренүләре» дип түгел, «Волга-Урал тикшеренүләре» дип атадыгыз? Милләтче бер галимнең оныгы буларак бирелә сезгә бу сорау.
— Әйе, бу мәсьәләдә тәнкыйть ителдем. Ләкин Төркия карталарында, бигрәк тә инглиз телендәгеләрендә, «Волга» дип язылган булыр. Төркия дә «Идел»не түгел, «Волга»ны белә. Уку-укыту инглизчә булган Билкент университетында үткәрелгән симпозиумының исемен теләсәм дә, теләмәсәм дә «Волга-Урал» дип куярга мәҗбүр идем.

— Фәнни конференцияләр, симпозиумнар оештырганда Бөтен­дөнья татарлар лигасы җитәкчесенә караган вазифаларыгыз алгы планга чыгамы?
— Әлбәттә. Милләттәшләребез арасында дәрәҗәле галимнәребезнең саны шактый. Алар белән элемтәләрне җылы тотарга омтылам, гыйльми чараларга теләп чакырам. Соңгы елларда татар яшьләре арасында белем дөньясына тартылучылар ишәйде. Безнең чараларны алар өчен чыныгу мәктәбе дияргә була. Моннан берничә ел элек сеңлем Гөлнур Мәрмәр университеты галимәсе әминә Наскали белән берлектә «Татарстан кичә, бүген, иртәгә» дигән бер конференция оештырган иде. Анда без Татарстан, Россия галимнәреннән тыш, Америкада яшәүче милләттәшебез Юлай Шамил оглуны да чакырдык. Ачылыш докладын ул укыды. «Алтын Урда» халыкара конференциясенә дә килгән иде. Шулай ук Гайшә Рорлих та без үткәргән конферен­цияләрдә теләп катнаша.

— Татар халкының киләчәк язмышы сезне уйландырмый калмыйдыр, әлбәттә. Без 200—300 елдан соң да бер милләт буларак яшәвебезне дәвам иттерә алырбызмы? Әллә, Гаяз Исхакый әйткәнчә, инкыйраз яныймы?
— Мин татарның юк буласына беркайчан да ышанмаячакмын. Минемчә, вазгыять татарларга каршы түгел, киресенчә, алар файдасына үзгәрә. Берләшкән Милләтләр Оешмасында Шәрык Тимурның байрагы урын алган икән, анда ни өчен Татарстан байрагы җилфердәмәскә тиеш ди. 

— Төркиядәге һәм дөньядагы татарларның хәл-хәятен ничек бәялисез? Татарстаннан читтә яшәүче татарлар үзләрен ничек саклап кала алырлар? 
— Төркиядә таркаулык бар. Соңгы вакытта моны аңлый башладылар. Төркиядәге татарлар берләшергә тиеш. Татар җәмгыятьләренең бер конфедерация түбәсе астына җыелып, берлек оештырулары кирәк. Бүгенге көндә андый берлегебез юк, бер-беребезне танымыйбыз, кемнең нәрсә эшләгәнен белмибез, арабызда хәбәрсезлек бар. Куру­һуюктә, Бөгрю­дэликтә, Алашәһәрдә һәм башка калаларда татарлар яшәгәнлеге турында күптән түгел генә белеп алдык. Бу уңайдан Сабантуй бәйрәме безнең өчен очрашу, берләшү урынына әверелеп бара.

Мин дөньядагы башка татарларның хәяте белән дә танышып барырга тырышам. Финляндия татарлары чын мәгънәсендә бер җәмгыять булып яшиләр. Ләкин анда фин ягына кыз бирү, фин ягыннан килен төшерү барлыкка килгән. Татар гаиләсенә финнәр үтеп кергәч, кайбер нәрсәләр үзгәрә башлаган, татар ысулы, шәрык мәдәнияте арткы планга этәрелгәнлеге сизелә. Төркиядән яки Татарстаннан килен алу — алар өчен шатлык чыганагы. Фин татарлары барысы бергә берләшеп, Ислам җәмгыяте буларак оешканнар һәм көчле җәмгыять булып эшләп киләләр иде. Киләчәктә дә шулай дәвам итүләрен телим. Америкадагы татарларны да көчле төркем диясем килә. Тик, ике татар өчкә бүленә дигәндәй, андагы проблема — җәмгыятьләрнең күп булуы. Дөнья тарихында кискен борылышлар була, андый вакытта чикләр яңадан сызыла. әнә шундый очракта мин фалымда татарлар өчен әйбәт киләчәк юрыйм.

— Сез үзегез ничек татар булып кала алдыгыз? 
—  «Салкын сугыш» елларында безнең татарлыгыбызны ике әйбер  алып  калды:  беренчесе  —  җырлар,  икенче­се — ашларыбыз. Моннан берничә ел элек Татарстанда Садри Максудины искә алу җыенында сеңлем Гөлнур Учок: «Сез гел бабаебыз турында сөйлисез, әбиебез Камиләне бер дә телгә алмыйсыз. Татарлыкны иң әүвәл безгә ул сеңдерде. Татар бәлешләрен, пәрәмәчләрен әбиебез пешереп ашатты», — дигән иде. Бәлки сез, Татарстаннан килү­челәр, кайбер ризыкларның пешерү рәвешен үзгәрткәнсез, шәкелен бозгансыз, дип безне гаепләрсез, ләкин безнең өчен әбиләребез пешергән татар ризыкларының әһәмияте чиксез зур. Без аңа бер мәдәният итеп карыйбыз. Минем дә, татар хатыны буларак, гаиләдәге беренче бурычым — бу мәдәниятне киләсе буыннарга җиткерергә тырышу.

— Садри Максудиның Төрек хал­кы һәм Россия мө­сел­ман­­нары мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган гамәлләрен беләбез. Ләкин  Камилә ханым турында, чынлап та, мәгълүматыбыз бик аз.
— Әбием 1970 елда вафат булды. Ул безнең белән яшәде. Әбием алтын приискасы хуҗасы Рәмиевләр гаиләсе  кы­зы. Тормышка яшьли чыккан. Күпмедер вакыт Казан университетының тарих бүлегендә укып алган. Гомумән, ул укырга бик ярата иде. Аңа тавышының опера җырчысы була алырлык бик матур икәнен әйткәннәр. Күңе­лендә әлеге форсатны югалту кебегрәк бер үкенеч бар иде. Ләкин ул бөтен тормышын иренә, ике кызына һәм оныкларына багышлады. Әбием балачак истәлекләре, төрле вакыйгалар турында сөйләргә ярата, безгә кызыклы тарихи хәлләрне аңлата иде. Ба­баема сәркатиплек хезмәте  күрсә­түче  Мәхмүт Җаек дигән бер милләттәшебез беркөнне безне кызганган кебек: «Бәйрәмнәрдә сезнең  кулга нинди бүләк керә?» — дип сорады. Без ык-мык итеп торганда ул: «Һе-е, анда сезнең әбиегезгә һәр бәйрәмдә берәр кирпеч алтын бирә торган булганнар», — дип куйды. Без, әлбәттә, ул вакытта моның нәрсә икәнлеген аңламаганбыз. Инде хәзер, бу яшькә җиткәч, мәгънәсенә төшендек.

— Татарстан — Төркия мөнәсәбәтләренә килсәк, Сез чикләрнең ябык вакытларын да күрдегез,  бүгенге тормышны да беләсез,  ике ил арасындагы элемтәләр турындагы фикерләрегез нинди? Төркия ягыннан караучы буларак, киләчәктә мөнәсәбәтләр ничек дәвам итәр яки ничек дәвам итәргә тиеш дип уйлыйсыз?
— Татарстан белән Төркия арасындагы элемтәләрнең узганы бик матур. Татар ягыннан Төркиягә килгән кешеләр зур, мәртәбәле урыннарга урнашканнар, шул ук вакытта алар да тырыш хезмәт куйганнар. Рәшит Рәх­мәти Араттан башлап, Сәгадәт Чага­тайга кадәр. Йосыф Акчура, Садри Максуди кебекләрнең үтә җаваплылык таләп иткән вазифалары булган. Алар­ның эшчәнлекләре Төркия җөмһүрия­тенең тууына хезмәт иткән.

Җөмһүрият корылгач, кайбер сәяси карарлар нигезендә, Төркия хәтта үз теленә иң якын телдә сөйләшә торган Азәрбайҗанны да онытырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, Төркиядән читтәге төрки халыклар турында бернәрсә белми торган яңа буыннар барлыкка килде. Күбебез «Төркестан» дигән атама белән таныш түгел. Аурупада төрекләрне, татарларны белүчеләр бик аз. «Казанга барам» дигәч, «ягъни Казахыстангамы?» — дип кайтарып сорыйлар. Аяныч. Шуңа күрә мин мөнәсәбәтләрнең тиз арада ныгуы мәсьәләсендә оптимист түгел. Бу җәһәттән бер вакыйганы искә алып үтәсе килә. Билкент университетында эшләгән вакытта бер кичәдә Төркиянең элеккеге премьер-министры Бүләнт әҗәвит  белән очраштым. Янына барып: «Минем Сезнең белән аеруча татарлар турында сөйләшер өчен очрашасым килә», —  дигәч, ул: «Кырым татарларымы?» — диде. Минем:  «Юк,  Казан татарлары турында»,  — дигәч, аптырап,  йөземә аңышып бетмәгән кеше  кебек карады. Кызганыч, хәтта  дәүләт  эшлеклеләребез дә са­ны миллионнар белән исәпләнә торган халыкны белми түгелме?
Төркиянең Татарстанга мөнәсәбәте башка төрки җөм­һүриятләргә мөнәсәбәт читендә булмасын иде. Татарстанга да теге яки бу төрки җөмһүрияткә күрсәтелгән игътибар булырга тиеш.

— Татарстан татарлары турында ниләр уйлыйсыз?
— Аларның ана телләрен белеп бетермәүләрен яманлап әйтәсем килә. Татарча сөйләшергә омтылулары безнең кебек читтән килүчеләргә гүя бер бүләк. Безнең белән ике минут татарча сөйләшәләр дә, борылып үзара русча гәп коралар. Минем, чит илдә тәрбияләнгәнлектән, татарча сүз байлыгым бик аз, ләкин аларныкы да минекеннән артмый, көнкүреш лексикасының аръягына чыга алырлык түгелдер дип уйлыйм.

— Сезне чорыбызның эшлекле, актив татар хатыны һәм галимә булудан тыш, узган гасырның оста сәясәтчесе Садри Максудиның оны­гы буларак та таныйлар. Сезнеңчә, Садри Максудига Төркиядә тиешле игътибар биреләме? Күбрәк кайсы мохит искә ала?
— Беренчедән, Садри Максуди Ататөрек чорында милләт вәкиле (депутат) булган. Икенчедән, Төркия җөм­һү­риятенең тел реформасын тормышка ашыручыларның иң башында торган. өченчедән, Төрек тарихының (Төрек тарих институты) яңабаштан формалашуында зур хезмәт куйган. Аеруча, аның милли тойгыларның социологик нигезләрен ачуга багышланган «Мәгънәви васыятем» дигән фәнни хезмәте зур әһәмияткә ия. Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кемаль Зәйбәк миңа «Мәгънәви васыятем»нең үзе өчен еллар буенча баш очындагы китап булуы турында әйткән иде. Бабамның әлеге хезмәте бүген дә актуальлеген җуймый. 

Садри Максуди Арсалның тел белән бәйле фикерләре төрле даирәдә төрлечә кабул ителә. Ул төрек телендәге гарәпчә, фарсыча сүзләрнең алып ташлануын, төрек теленең саф төрекчә булырга тиешлеген яклап чыккан кеше. Аның фикерләре белән Ататөрек тә килешкән. Ә милләтчеләр, хупларга тиеш кебек күренсәләр дә, бабаемның тел турындагы идеясен өнәп бетермиләр. Нигә? Чөнки традицияләргә, яшәп килә торган гадәтләргә каршы килергә теләмиләр. Еллар уза, хәзерге Телеволе (күренекле шәхесләрнең шәхси тормышлары турында телевидение әзерли торган гайбәт тапшыруы) мәдәниятендә башка нәрсәләргә игътибар арткан саен, Садри Максуди онытыла башлаган кебек. Ләкин, һич көтмәгәндә, аның элеккеге студентлары белән очрашырга туры килә, алар остазның фикерләрен, хезмәтләрен сагынып искә алалар, юксыналар. Иске буын әле онытмаган, ә яңа буын аны белми. Кискенрәк тә әйтәм кебек тоелыр, тик Садри Максуди Арсал мең төрле нечкәлек белән булдырган милләтчелек теориясенең асыл мәгънәсе бүген Төркиядә, кызганыч, җуелган, игътибардан еракта калган. Ә бит 1931 елда Төрек тарих корылышын бар итеп, Төркия җөмһүриятенең рәсми тарих нигезен булдырган төркемдә урын алган шәхес. Төркия җөмһүрияте төзелгәнгә кадәр шәригать хокукы патшалык сөргән җәмгыятькә ул Төрек хокукы тарихын язып бүләк итүче. Хокук мәктәбен корып, төрек дәүләтенең көнбатыш хокук нигезен булдыруы белән дә онытылмас бер зат.

«Сөембикә», № 3, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Бөтендөнья татарлар лигасы"ның җитәкчелеген Гөнүл ханымга тапшыру турында Гали абый Акыш минем белән киңәште, бу хәл 2003 елның декабрендә Анкарада булды. Мин ризалыгымны бирдем. Шул вакыйгадан бер фото (фейсбукта мине сәхифәдә).

    Хәзер укыйлар