Логотип
Гореф-гадәт

Исәнмесез!

Таныш-белеш, дус-иш, туган-тумача белән очрашканда, без, үзара, күркәм, ягымлы мөнәсәбәтләрнең бер чагылышы буларак, агай-эненең хәл-әхвәле, ни хәлләрдә яшәве белән кызыксынабыз. 

Бу рәвешле сораштыру, сәламләшү төрле кавемдә төрле сүзләр белән белдерелә. Немецлар, мәсәлән, якыннарына иртә-кичнең, көннең матур, хәерле булуын теләп, гутен морген, гутен таг, гутен абенд, диләр. Болай эндәшү соңгы вакытларда азмы-күпме безгә дә кереп бара. 

Әйтик, иртәнге якта кунак кеше йокыдан торып чыккач, ачык йөзле, ягымлы хуҗабикә аны: «Хәерле иртә!» — дип каршы ала. Яңа урында ничек йоклавы, нинди төшләр күрүе, кәеф-халәте белән кызыксына, яхшы кәеф тели.

Тик шулай да безнең кавем очрашканда сүзне: «Исәнмесез?», «Саумысыз?», «Исән-сау торасызмы?», «Ни хәлләрдә яшисез?» дип исән-саулык сораштырудан башлап җибәрергә ярата. Мәгърифәтлерәк әһелләр «Сәламәтмесез?» дип күрешүне мәгъкуль күрә. Элегрәк исәнләшү тәгъбире буларак, «Әссәламегаләйкем» кәлимәсе актив кулланылган. «Сезгә тынычлык булсын» дигән мәгънә белдерә ул. Аның әле хәзер дә телдән төшеп калганы юк. 


Ошбу мөгамәлә, бер-береңә игелек теләү гадәте аерылышып киткәндә дә тайпылышсыз саклана, инсаннар таныш-белешләренә күңелгә ятышлы, мәгънәле мөнәсәбәтләрен белдерә. Инглизләр, фаразан, «Гут бай», диләр. 

Бу тәгъбир һәр нәрсә аман, әйбәт булсын дигәнгә туры килә. Немецлар кабат күрешү ягына басым ясап, «Ауф виедер зейн», дип озатып кала. Бу гыйбарә кабат күрешкәнгә кадәр дигән мәгънәдә, бу очракта алга таба да очрашуга өмет баглау төсмерләнә. Урысча хушлашу да шундыйрак шәкелдә яңгырый. Урыс кешесе бер-берсе белән «До свидания» дип аерылыша. Күрәсез, монда да кабат күрешү ихтыяҗы сизелә. Әлеге фраза бу телләргә ныклап кереп урнашкан, табигый төс алган, калыплашкан.

Болардан үзгә буларак, безнең халык аерылышканда да бер-берсенә барыннан да бигрәк сихәтлек теләүне мәслихәт күрә, дус-ишен, туганын «исән булыгыз», «сау яшәгез» дип озата. «Таң җилләре аша» тапшыруында телевизордан «Ходай беркайчан да сәламәтлектән аермасын» дигән теләк тә ишетелеп кала. Болардан тыш тагын «исән-имин торыгыз» кәлимәсе дә кулланыла. Шоферларга карата «исән-имин йөрегез» сүзләре аеруча кулай. Болай әйткәндә, шигърилек белән бергә, мәгънә шактый киңәя, тирәнәя төшә, сихәтлек теләгенә хәвеф-хәтәргә юлыкмау теләге килеп кушыла. Габделҗаббар Кандалый «Сәхибҗамал» поэмасына мондый тезмә белән кереп китә:

Сәңа, җаным, дога итдем,
Дога илә сәлам әйтдем,
Сәламнәрнең соңы, җанкәм,
Язып гозре кәлям итдем...


Читтәге берәр таныш турында гәп кузгалганда да аңа сәлам тапшыруны кирәк саныйбыз. Махсус тәбрикләү-котлауларның да үзәгендә исәнлек-саулык, озын гомер теләге тора. Кыскасы, агай-энегә исәнлек теләү безнең хәяткә бик тирән үтеп кергән, яшәеш фәлсәфәсенә әйләнгән. 
Ул канунга тиң йола, норма төсен алган, затлылык, якын күрү, кайгыртучанлык күрсәткече рәвешендә кабул ителгән. Безнең рухи халәтне, күңел байлыгын, вөҗүд юмартлыгын чагылдыра. Телебез бу җәһәттән нинди дә булса җитмәүчелек, кысанлык сизми, яхшылык теләү нияте берни белән дә чикләнмәгән. 


Соңгы араларда күршеләрнең сөйләшү рәвеше белән кайчак ныграк мавыгып барабыз кебек. Үтә зыялы бәндәләр, Европа алдында модалы, мәдәниятле күренер өченме, без дә төшеп калганнардан түгел, дипме, «Исән булыгыз!» гыйбарәсен ошатмыйча, «Ауф виедер зейн» шәкеленә өстенлек бирә башладылар, шуны калькалаштырып, «Очрашканга кадәр», «Күрешкәнгә тикле», «Алдагы якшәмбегә кадәр» сүз тезмәләрен кулланырга кереш­теләр, тырышып-тырмашып шуларны сөйләмебезгә күчермәкче булалар. Әйтерсең, моңарчы безнең милләт хушлашу йоласын бөтенләй белмәгән дә, киңәш сорап, күршеләргә кергән. Югыйсә моңа ихтыяҗ юк иде. Ул телебезгә кирәксезгә кереп бара, хәтта килешле, күркәм сөйләшебезне кысрыкламакчы була.

Үзебезнең җирлектә шытып чыкмаганлыктан, әлеге калькалар сәер яңгырый, колакны тырнап уза. Чөнки бу очракта җөмлә, төгәлләнмичә, түгәрәкләнмичә, башланмас борын киселеп кала. Гадәттә, «кадәр», «тикле», «чаклы» бәйлекләре үзләреннән соң ниндидер гамәл бәян ителүен сорап тора, аның чиген билгели, әнә шул аралыктагы процессны хәбәр итә. Фикернең төше шушы бәйлекләрдән соң килгән сүзләрдә белдерелә. Мәсәлән, «очрашуга кадәр әле хәтсез вакыт бар», «күрешкәнгә тикле эшне бетереп куярга кирәк» рәвешендә әйтергә була. Ә менә теге бәйлекләр белән өзелеп калган өтек җөмлә исә мөстәкыйль мәгънә аңлата алмый. Мондый лөгать тик диалогта, ниндидер чикне сораган фразага җавап биргәндә генә урынлы булырга мөмкин.

Үз мөлкәтебезне санламыйча, үз бакчабызда җитешкән нигъмәтнең тәмен-ләззәтен тоймыйча, читләр үрнәгендә, алар өлгесе белән сөйләшкәндә исә, билгеле инде, милли горурлык та онытыла, истән чыгып китә, сөйләмнең яме-хозурлыгы да җилгә оча. Мондый тәгъбирне, гомумән, ихластан әйтелгән дип булмый.
Күп милләтләрдә хатлар да сәлам белән башлана, сәлам белән төгәлләнә. 

Шул ук вакытта «очрашканга кадәр» кәлимәсе белән өзелеп калган гыйбарәгә нидер җитмәвен әлеге модага иярүче әфәнделәребез дә тойган булса кирәк. Соңгы вакытта алар үзләренчә мондый җөмләне тулыландыру гамәленә, теге кальканы һәм үзебезчә сөйләшү нормасын кушып, яңа конструкция китереп чыгардылар, ягъни «күрешкәнгә кадәр исән булыгыз» рәвешендәге сөйләмне куллана башладылар. Болай әйткәндә формаль яктан гыйбарә төгәлләнә. Төгәлләнүен төгәлләнә, ләкин трансплантация көтелгән нәтиҗәне бирми. Хәтта бөтенләй кире мәгънә барлыкка килә: теләкнең срогы бик нык кыскара, ул тар лимит эченә куып кертелә. Өстәвенә, калька төзек җөмләнең мәгънәсен үзенә суырып ала. Теләк бу очракта күрешү вакыты белән чикләнә. Әйтик, «алдагы якшәмбегә тикле сау булыгыз!» дигәндә, теләкнең вакыты бер атна була, шул атна дәвамында исән торыгыз, дигән мәгънә килеп чыга, аннан соңгы халәт игътибарга алынмый. Күз алдына китереп карагыз: әгәр дә шуны ук, тагын да ачыграк итеп, «Ике-өч көн, берәр атна сәламәт бул!» дисәң, тыңлаучы моны ничек кабул итәр иде икән? Рухы, вөҗүде куырылып килмәсме? Чынлыкта, ясалма гыйбарәдән нәкъ шундый мәгънә килеп чыга бит. Артык та түгел, ким дә түгел. Дөресен әйткәндә, андый теләкнең булуыннан булмавы хәерлерәк. 
 
Мәгънәви нәтиҗә турында уйламыйча, читләргә ияреп кенә сөйләшсәң, сүзең әнә шулай үзеңә каршы юнәлә икән.

Безнең телевизион каналларда кайбер тапшырулар болай тәмам­лана: «Талантларны онытмыйк, хәтерлик, хөрмәт итик. Киләсе очрашуга кадәр». Ошбу өндәү ике җөмлә рәвешендә уйланылган булса кирәк. Әмма икенче гарип гыйбарә биредә үзен тотрыксыз, терәксез хис итә һәм, чарасыздан, янәшәсендәге тулы җөмләгә сөйкәлә, ахырда аңа кушылып китә. Нәтиҗәдә, «талантларны киләсе очрашуга кадәр хәтерлик» килеп чыга. Очрашканнан соң истә тотмасак та ярыймы?  Шулай итеп, әйтелү формасы белән асыл затларны бик тиз онытырга өндәү кебегрәк яңгырый. 

Бу юлларны язып утырганда, Гофманның «Крошка Цахес» повесте (1819) келт итеп искә килеп төште. Анда тасвирланганча, әкәмәт бер персонаж – терсәк буйлы, килбәтсез кәрлә Цахес янындагы күренекле шәхеснең яхшы гадәтләрен, күркәм гамәлләрен сихер ярдәмендә үзенеке итеп күрсәтә. Шул рәвешчә хәтта министр дәрәҗәсенә ирешә. Ямьсез кыяфәтен, алама кыланышларын исә башкаларга күчерә. Тик сихер йогынтысы беткәч, баш түбәсендәге тылсымлы өч бөртек чәче йолкып алынып яндырылгач кына кабат шөкәтсез кыяфәте белән күренә башлый. 

...Теге «Очрашканга кадәр сау булыгыз!» гыйбарәсендәге «очрашканга кадәр» кәлимәсенең артыклыгы, кирәксезлеге әллә каян кычкырып тора. Аннан арынгач, мөстәкыйльлеккә ирешкәч, төзек җөмлә яктырып, иркен сулап куя, фикерне төгәл әйтеп бирә.
Аерылышканда кабат күрешү өмете безнең йолада, сөйләмдә бер дә искә алынмыймыни соң диярсең? Нишләп искә алынмасын! Алына, хәтта теге өтек җөмләдән матуррак, мәгънәлерәк итеп бел­дерелә. Киселеп калган тәгъбирдә яңадан очрашу омтылышы турыдан-туры, төгәл сүз белән әйтелми. Аны шәйләргә генә мөмкин. Халык сөйләмендә исә күрешү өмете бик матур, килешле җөмлә белән, саулык-сәламәтлек теләү белән бәйләнештә яңгырый. 
Безнең кавем, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр «исәнлектә күрешергә язсын», «саулык-сәламәтлектә очрашырга насыйп булсын», диләр.

Безнең тел – озын тарихлы бай хәзинә. Гасырлар буена ишәя, тулылана, көч туплый килгән, күренешнең, гамәл-фикернең нечкә төсмерләрен, хис-кичерешнең сизелерсизелмәс тибрәнешләрен ачык, төгәл итеп әйтеп бирерлек сәләткә ирешкән. Ул халкыбызга карусыз, игелекле хезмәт итә. Шул ук вакытта ул читтән кергән мәгънәсез конструкцияләрне, сөйләмнең күркәмлеген, мәгънәсен җуярдай уйсыз экспериментларны өнәми, лөгатьнең кануннарын, яменпоэзиясен тоя белүне, хөрмәт белән карауны, үз ресурсларын тулы, дөрес файдалануны мәслихәт күрә.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин гафу утенэм, татар харефлэрсез язуыма.Уйлавымча бик кирэкле тема кузгатылган. Шуна курэ сезгэ минем белэн булган вакыйганы сойлэп утэм. Безнен белэн бергэ олы яшьтэге Идрис абый эшли иде, язарга белмэгэнгэ курэ, туганнарына хат язу эчэн мине чакыра, салэмлэу юлларын язгач мин укып курсэттем" Исэнмесез...."Идрис абый мина карады да, улмэдегезме дип кенэ сорамагансын диде. Моннан куп вакыт утте(80 еллар). Шул вакыттан бирле мин сау- салэмэтсезме дип исэнлэшергэ тырышам. Сезгэ унышлар телэп калучы Каюмова Загира

    Хәзер укыйлар