Моннан берничә ел элек. 8 Мартка чүлмәктәге орхидея бүләк иткәннәр иде. Бер ел буена диярлек өзлексез чәчәк атты ул. Тик менә инде икенче елын чәчәкләре бөтенләй юк. Ул гына да түгел, яфраклары да саргая.
Моннан берничә ел элек. 8 Мартка чүлмәктәге орхидея бүләк иткәннәр иде. Бер ел буена диярлек өзлексез чәчәк атты ул. Тик менә инде икенче елын чәчәкләре бөтенләй юк. Ул гына да түгел, яфраклары да саргая. Чүлмәге кечерәйде, ахрысы, дип, савытын да алыштырып карадым, туфрагы да яңа. Ләкин гөлем барыбер артык тернәкләнеп китә алмый әле. Сәбәп нидә булырга мөмкин икән?
Ә аның сәбәпләре күп булырга мөмкин:
Суны бик күп яки бик аз сибү;
яктылык җитмәү;
ашлама җитмәү;
һаваның артык кору булуы;
тамырларга артык җылы булу;
тамырлар арасыннан һава йөрмәү;
гөлгә сибә торган суның катылыгы югары;
гөмбә чире белән зарарлану.
Туфракта кайсы элемент җитмәгәнен гөл үзе дә әйтеп бирә ала.
Орхидеяның яфрак буыны саргайса, бу аңа тимер, марганец, бор, цинк җитмәвен белдерә.
Карт яфраклар башлыча цинк җитмәгәннән саргая.
Яфраклар бөтәрләнеп килә икән, димәк, бакыр яки борга кытлык бар.
Яфракларда ак таплар барлыкка килсә, шулай ук бакыр яки цинк җитешми дигән сүз (кояш пешерсә дә яфракларда ак таплар күзәтелә).
Көрән таплар цинк яки тимер кытлыгына ишарә. Краннан ала торган су артык каты булганда күзәтелә бу хәл.
Яфраклар шәлперәйсә – бакыр җитми.
Комплекслы ашламалар белән ашлап, суны да тиешенчә генә сибеп, яктылык та, дымлылык та нормада, ә гөл барыбер тернәкләнми икән, тамырын карарга кирәк. Савыт төбендә су җыелып тормыймы, тамырларга зарар килмәгәнме? Бу очракта гөлнең яфракларында көрән таплар күренә башлый. 80 процент очракта проблемалар нәкъ менә суны дөрес итеп сипмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Гөлне туфрагыннан аралап, тамырларны кипшертергә кирәк. Черегән җирләрен кисеп ташлагыз. Зарарсызландыру өчен, алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотарга була. Туфрак әле яңа булса, аны кипшертеп, гөлне кабаттан шул ук туфракка утырта аласыз.
Гөл инде бик яшь түгел, яфраклар торганнан-торганга берәм-берәм саргая икән, бу – аның табигый картаю процессын белдерә. Табигатьтә мәңгелек әйбер юк, яфраклар да кайчандыр бер саргаерга тиеш.
Гөлнең тамырлары туфрак өстенә бик нык чыккан булса, димәк, аңа бу чүлмәк тар, тамырлар артык кысылган, алар арасыннан һава йөрми. Савытның зуррагына күчереп утыртып, проблеманы җиңел генә хәл итеп була.
Безнең өйләрдә, гадәттә, җылылык торбалары тәрәзә астына урнаштырылган. Бәлки, тәрәзә төбендә гөлгә артык эсседер? Эссе һава коры да була әле. Тамырлардагы һәм яфраклардагы температура артык нык аерылса, яфракларга туклыклы матдәләр килми башлый. Бу очракта гөлне эссе тәрәзә төбеннән алырга кирәк.
Гөлгә сибә торган су каты булып, туфрак кальцийга туенса, үсемлек тимер кытлыгы кичерә башлый. Бу очракта тимер хелаты зур ярдәмче. Яфрак очлары саргаю да суның катылыгына ишарә.
Кайчагында, ә андый хәл гадәттә сирәгрәк була, гөлнең саргаюы суны бик аз сибү белән бәйле. Бу очракта аның тамырлары да кибә. Гөлне туфрагыннан аралап, тамырлар дымга туенганчыга кадәр суга тыгып торырга кирәк.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк