Логотип
Дин

Намаз

Күпләр намазга басмауларын: «Күрәсең, миңа әле вакыт җитмәгән», – дип аңлата. Мондый кешеләргә үз-үзләрен вакыт җиткәнгә ничек инандырырга? Гомумән, намазга басу-басмауның вакыты җитү кешенең үзенә генә бәйләнгәнме, әллә юкмы? Бу хакта «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән сөйләшәбез.

Күпләр намазга басмауларын: «Күрәсең, миңа әле вакыт җитмәгән», – дип аңлата. Мондый кешеләргә үз-үзләрен вакыт җиткәнгә ничек инандырырга? Гомумән, намазга басу-басмауның вакыты җитү кешенең үзенә генә бәйләнгәнме, әллә юкмы?

– Намаз ислам дине терәкләренең берсе булып санала. Кеше үзен мөселман дип саный икән, димәк, ул ислам динен таный һәм динебезне үтәүче булып тора дигән сүз. Ә ислам биш баганага нигезләнә: шәһадәт сүзләре («Әшһәдү ән лә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдәр рәсүлүллаһ»), намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү һәм хаҗ кылу. Үзеңне мөселман дип атау өчен шушы биш әйберне үтәргә кирәк. «Мөселман» сүзенең тәрҗемәсе «буйсынган» дигән мәгънәне аңлата. Ягъни Аллаһы Тәгаләгә буйсынган, аның кануннарын, хөкемнәрен, биргән бөтен шәригатьләрен кабул иткән, шуңа риза булган һәм үтәгән кеше. 

Ә кеше намазга басарга кайчан әзер була дип сорауга килсәк, әгәр үзен мөселман дип атый икән, димәк, әйткәнемчә, ул моңа инде әзер. Үзен мөселман дип атаган очракта да, намазга басарга әзер түгел икән, кеше үз-үзенә: «Мөселманмы соң мин? Һәм ислам диненә нинди катнашым бар? Ислам дине мин аңлаганчамы икән соң ул?» – дип сорау бирергә тиеш. Хәзер халыкта: «Күңел һәм йөрәк белән ышансаң, кешегә зыян китермәсәң, яхшы уйлар белән йөрсәң, ризыкны дөрес тапсаң, калганын үтәмәсәң дә була», дигән ышану бар. Күпләр үзләрен шулай тынычландыра. Ләкин дин ул Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры бәйле. Әгәр син: «Болай эшләсәм – болай дөрес була, тегеләй эшләсәм – тегеләй дөрес була», – дип фикер йөртәсең икән, ялгышасың. Монысы инде аның Аллаһы Тәгалә белән бәйле дин түгел – үзеңә-үзең уйлап чыгарган дин була. Аллаһы Тәгаләнең боларга бер катнашы юк. Әгәр инде Аллаһы Тәгалә биргән динне танысаң, бу очракта аның кушканнарын үтәми хәлең юк. Менә ни өчен намаз – мөселман кешесе өчен, динне таныганнар өчен мәҗбүри гамәл булып санала. 

Инде үзеңне намазга басарга ничек әзерләргә? Кеше намазны балигълык яшенә җиткәч укый башларга тиеш. Димәк, 10–12 яшьтә ул инде намаз укырга әзер дигән сүз. Аллаһы Тәгалә шулай куша. Бу очракта әзерме-түгелме икәнеңне сорап тормыйлар. Чөнки без бу дөньяда «мин әле әзер түгел» дип яшәмибез. Әйтик, мәсәлән, сиңа 7 яшь тулды, ди. «Мәктәпкә барырга әзерме?» – дип берәүдән дә сорамыйлар бит – җитәкләп баралар да парта артына утырталар. Ярый, 18 яшең тулды, ди. «Мәктәпне тәмамларга, тормышка аяк басарга әзерме әле?» – дип сораучы да юк синнән. 20–22 яшь тула – инде эшкә керергә кирәк: телисеңме-теләмисеңме дип кызыксынмыйлар. Сиңа 45 яшь: иртән будильник шалтырагач, торасың да, эшкә чыгып чабасың. Кәефең юклыгы, арып китүең исәпкә алынмый. Менә намаз да шундый әйбер. «Мин әле аңа әзер түгел, башта чистарынырга, күңелне әзерләргә кирәк», – диюләр урынсыз. Тормыш ачы бер хакыйкать белән бара. Аны кабул итсәң, тормышың җиңелрәк барачак. Киресенчә булса, интегеп яшисең. Әмма бит барыбер яшәргә кирәк! Диндә дә шулай – намазсыз яшәп булмый.
 
Намазга басарга әзерләнү өчен бер нәрсәне аңларга кирәк: ул – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү, шөкрана кылуның бер ысулы. Аллаһы Тәгалә: «Минем колым бары тик фарыз гамәлләр аша гына миңа якыная», – ди. Үзе уйлап чыгарган әйберләр белән кеше аңа якыная алмый. Бары Аллаһы Тәгалә таләп иткәннәрне үтәп кенә якынаеп була. Ә нәрсә өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә соң? Биргән нигъмәтләре өчен! Намаз укымасак та, нигъмәтләрен каерып-каерып алабыз лабаса. Акчасын да тотабыз, сәламәтлеген дә кулланабыз, өйләнәбез, кияүгә чыгабыз, балаларны сөеп-яратып үстерәбез... Шуңа күрә намаз укыйсың, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәсең килмәсә, аның биргән нигъмәтләрен дә кулланма. 

Намазга әзер булу өчен тагын бер нәрсәне аңларга кирәк: кыямәт көнне кешедән сорала торган иң мөһим нәрсә – намаз. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә кеше үлсә, аңардан иң беренче намазы соралачак. Намазы үтәлгән булса, кешенең калган изге гамәлләрен карыйлар, ә намазы үтәлмәгән булса, калган изге гамәлләрен карап та тормыйлар», – ди. Менә нинди хикмәт. Намаз укымыйча, «Мин яхшы кеше, берәүгә дә начарлык эшләмим, игелек кылып, ярдәм итеп кенә торам», – дип уйлап йөрүең хакыйкатькә әле туры да килмәскә мөмкин икән. 

Намаз ул – дәва, җанның шифасы. Әгәр дә тәнебез авырта икән, аны бит дәваларга кирәк. Әйтик, авырганда хастаханәгә барасыз һәм сезгә: «Ашыгыч рәвештә операциягә ятарга кирәк! Хәзер үк!» – диләр. Ә сез: «Гафу итегез, мин әле моңа әзер түгел. Азрак вакыт бирегез. Бер ел, ике, ун... Юк, егерме ел!» – дисез. Ә табиб ни дип җавап бирә? «Нинди ун ел? Әгәр хәзер үк операция ясамасак, бер ай да вакытыгыз юк сезнең», – ди. Менә безнең җаныбыз да шулай. Ул авырый, сыкрый, намазсыз тилмерә – инде тәмугка керергә әзерләнә. Ә сез һаман: «Мин әзер түгел, тагын бераз көтим әле», – дисез. Ә ихтыяҗга әзер булу соралмый – аны берсүзсез үтәргә генә кирәк.

Image by Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар