Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Чир китәр, гадәт калыр»

Мин аны дустым да, якын танышым да дип әйтә алмыйм. Аның белән әледән-әле күрешеп, очрашып торуыбыз да гел очраклы килеп чыга. Бу юлы да шулай булды. «Университет янындагы бакчаны беләсең бит. Шунда кил әле. Мин сине көтәм», – диде дә, миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә элемтәне өзеп куйды. Сәер кеше. Мин ни эшләп йөрергә тиеш инде анда?! Шулай да барырга булдым. Кызык бит, нәрсәгә чакыра икән?
Эскәмия янында арлы-бирле йөренеп торган ханымны дистәләгән кеше арасыннан тиз танып алдым. Кара әле, күрешмәгәнебезгә дә еллап вакыт узып киткән икән бит. Ә ул бирешкән, бөтенләй бирешкән... Картаеп киткән, димме. Әмма уйлаганымны йөземә чыгармыйча гына сәлам бирдем дә, култыклап алдым.
 – Нәрсә булды? Әллә янамы? – дим, шаярткан булып. Ул миңа текәлеп карады да, үпкәләгәндәй итеп: «Ә син һаман көләсең, – дип куйды. – Нишлим микән, малай (безнең якта шулай сөйләшәләр), картаеп беткәч, йөри башлады теге нәрсә.
«Теге нәрсә»нең кем икәнен беләм инде мин. Ирен шулай дип әйтә ул. 
– Картаеп беткәч, кемгә кирәк без? Йөрер-йөрер дә, кайтыр. Тапкансың кайгырыр нәрсә... 
– Сиңа җиңел лә ул әйтүе. Синең хет, ичмасам, картаймыш көнеңә ике балаң бар. Ә минем... – диде дә, елый ук башлады.
Аны ничек юатырга белми, шактый вакыт сөйләшмичә генә бакчаны арлы-бирле әйләндек. Өшетә башлагач, якындагы кафега юнәлдек. «Нишлим, малай?» – дип кабатый ул баягы сүзен. Һәм ашыга-ашыга сөйләп китә. Бертуктаусыз аккан күз яшьләре салкыннан кызарган бит алмалары буйлап тәгәрәп төшә. Ул сөйли, ә мин үземчә нәтиҗә ясыйм: ханым ирен югалтудан курыкмый, ялгыз калудан курка. 
– Син үзең дә гаепле, – дим, танышымны тынычландырырга керешеп. – теге нәрсә дә, теге нәрсә... Өйдә дә шулаймы? Яши торгач, җылы сүзләрең беттеме? Олыгайгач кирәк бит алар... 
– Син нәрсә, – ди ул, – оялмыйча, кочакларга кирәкмиме тагын?!
Гадәттә, баласыз гаиләдә ир белән хатын бер-берсен баладай күреп яши. Андый парларны да беләм. Алар урамда җитәкләшеп йөри. Өйдә дә бер-берсенә «матурым» да, «акыллым» гына... Бәлкем, алар – йөзгә бердер. Әмма ләкин бар. Әнә шул сүзләр ике араны күзгә күренмәс җепләр белән бәйли дә инде. Чал чәченнән бер сыйпап куйсаң, бер җылы-матур сүз әйтеп куйсаң, мактап та җибәрсәң... Инде гомер баешында аерылган ир, йә хатын үзен ялгызлыкка (балалары булмаса, бигрәк тә) хөкем итеп, нәрсә эзли соң? Ни җитми аларга? Ялкынлы мәхәббәт түгел ләбаса. 
– Сөйләш әле аның белән, – ди ул саубуллашканда. – Кеше көлдереп йөрмәсен. Инде күршеләр гайбәт сата башлады. Оят, билләһи.
– Кирәкме соң ул сиңа? – дим, ни өчен бирегә чакырылуымның сәбәбенә төшенә башлап. – Яратмыйсың, дип әйтмим дә инде, туйгансың ич син аннан... Сез бит бала-чага түгел, үзегез килешсәгез генә...
– Аңладым, – ди хатын, – мине гаеплисең: ул – әйбәт, мин – начар. Ул 60 яшендә хатыннар белән йөрсен, ә мин аның кайтканын көтеп утырыйм. 
...Аңламадың шул менә. Сүз кемнең әйбәт, кемнең начар булуы турында бармый. Сүз инде, гомумән, бу хакта бармый. Аллаһы Тәгаләдән күңел тынычлыклары бирүне, тигез картаюны сорыйбыз. Өйдә тынычлык, бер-береңне аңлау булмаса, әнә шулай чәчләргә чал кунгач та, тормышлар чәлпәрәмә килә. 
Баягы танышымның ире дә: «Әшәке телле, түзәр хәл юк, – дип зарланды. – Әйтәсе сүзен әйтеп бетерде инде ул миңа», – диде.
– Китәсең, алайса... Жәл түгелме? 
– Жәл, – ди ул, авыр сулап, – ни хәл итим соң, үзе гаепле бит, һаман мине талый. 
           Шуның белән сөйләшү тәмам. Минем: «Кайт, башка алай итмәс», – дип үгетләргә телем әйләнми. Ни дисәң дә, мәкальдәгечә – чир китәр, гадәт калыр инде ул...


    
     
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    фикерегез..олыгайгач ир ат бала чага Кебек жылы сузгэ якты карашка мохтаж.Синен горурлыгыннан кемгэ нинди файда.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер-берсеннән башка кемнәре бар инде бу икәүнең балалары да булмагач. Шуны аңлап, киресенчә бер-берсенә якынаерга тиешләр кебек тә бит. Ире дә чирли башласа сөяркәләренә кирәкмәс. Картым-карчыгым дип кенә яшәр көннәре.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чэчлэре чаларган, купне кургэннэрдер, э кайбер нэрсэлэрне анламаганнар...... Кочаклашсагыз да була, кирэк тэ! Нигэ оялырга, чит кеше тугел, уз ирегез бит! Матур сузлэрне, болай гына, бер сэбэпсез генэ убэргэ, елмаеп карарга оялырга кирэкми, гомер итэргэ узегез риза булган кешегез лэ! Минем ирем баштарак "Мин корырактыр бэлки, убу- кочаклауларга эллэ ни юмарт тугел" ди иде. Зыян юк, башка матур сыйфатлары куп анын, кочакларга- убэргэ мин узем дэ яратам. Э хэзер, ярты гомер яшэмэдек эле, без яшь парлардан саналабыз, ирем узе ук иялэнеп китте, яныма килеп сырпаланырга). Ярату, анлашып яшэу кирэк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Белэт ирне бердэ сыпырып матур суз эйтэсе килми шул. 19 ел бергэ,аларга аяк астында тушэк булсан да читлэр якынырак

          • аватар Без имени

            0

            0

            Анлаган ир бар, анламаган ир бар. Кайсысы, шулай, хатын тиеш, дип, яши бирэ. Тэрбиядэн тора шул, барысы да

            Хәзер укыйлар