Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Алмам

Алмам, тор инде, тор. Тор, әйдә. Бри­гадир Нәҗип абыең печәнгә төшсен, диде. Тор, Алмам, тор, тор!

Гашига түтинең улын шулай назлап-көйләп уятканын үсмергә эшкә әйткән бригадир гына ишетсә ишеткәндер. Әмма шул иртәдән Наилнең исеме онытылды. Ул Алмам булып калды. Матур гына кушамат югыйсә. Әмма үсмер егет моңа үртәлә торган иде. Үртәлеп кенә калмагандыр, кимсенгәндер дә әле. Җиткән егет булганның соңында да Алмам булудан туктамады бит ул.

Инде менә Наил карт егет. Әмма һаман – Алмам! Өйләнә алмый калуында да шул кушамат гаепле түгел микән әле? Егетләр кушаматы андый булырга тиеш түгел бит инде!
Картаеп бара шул, Гашига апа да киленсез тилмерә. Үсмер Наилнең күндәмлеге ярсучанлык, кыдрачлык белән алышынды. Хәер, әүмәкләшкән, тукмашкан өернең уртасында электән дә гел ул була торган иде. Күбрәк үзенә эләгә. Ә Наил йодрыкларны күбрәк татыган саен, үзен егетнең шәбе кебек хис итә иде бугай. Ә менә сыйныфташы Фирая аны гел кызгана. Әнисенең бердәнбер улының – Алмамның кыйналып кайтуын күрү аңа бер дә җиңел түгелдер, дип кызгана.

Шулай бервакыт Наилнең тагын өер уртасында калуын күреп, Фирая аны, аралап алып, тирги-тирги өйләренә кадәр озата китте. Гап-гади бер гамәл Наил өчен вакыйга булган, күрәсең. Моңарчы аны әнисеннән башка жәлләүче юк иде бугай. Өйләренә кайтып җиткәндәрәк егет «өлгереп җиткән» иде инде:
– Фирая, чык миңа кияүгә, ә, алтынга төрермен үзеңне!
– И-и, кит әле моннан! Сине яклаган булам тагын, – дип, Фирая, үз алдына тузынып, Алмамны хыяллары белән ялгызын урам уртасында калдырып кайтты да китте. Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, дигәндәй булды инде бу.
Аннан соң күп еллар узды, Фирая да тормышлы булды. Балалары үсте. Авылга бер кайтуында урам буйлатып үзләренә таба килүче Наилне күреп алды. Фираялар күршесендәге тол хатынга ияләшкән, дип ишеткән иде аны. Әле дә шул капкага төбәп килүе икән. Күчтәнәче дә бар – бер чиләк кызарып пешкән алмалар тоткан. Икесе дә уңайсызланып калды...

Арадагы кыенсынуны йомшартып, Фирая елмаеп куйды.
– Кая әле, алмаларың тәмле микән? – дигән булып, чиләктәге алмаларга күз төшерде...
Наил, сөенә-сөенә, сыйныфташына алма сузды.
Шуның белән шул булыр иде дә бит... Шул кичне, дөресрәге, төнгә каршы капкага кагылдылар. Әнисе, кем булыр икән дип, ашыгып, чыгып китте:
– Наил икән, алмалар китергән сиңа! – дип урап керде ул. – Фираяны сыйла, Фәния апа, дигән була. Менә, сыйланыгыз...
– «Алтынга төрермен» дигән вәгъдәсе бар иде шул... Алтын югында алма да ярый, дигәндер инде.
– Гел сине сораштырып тора ул. Классташ кайткалап йөриме, ди. Өйләнә алмады шул. Йомшак булганга санламадылар үзен. Менә без дә бит әле, кияүдән дә оялмыйча, Наилдән көлгән булабыз. Элек заман булса, аңа да тиңе табылыр иде. Кызлары да юк бит аның авылда. Алмага гына түгел, Сабантуй батырына да юк кызлар...

Әнисенең сүзләреннән соң Фираяга уңайсыз булып китте. Кайчандыр жәлләгән булып, хәзер көлеп утыру икейөзлеләнү кебек тоелды аңа. Бер ул гынамы, әнә, ире дә көнләшү галәмәте күрсәтмәде.
– Йәгез әле, мин дә татып карыйм әле күчтәнәч алманы, – диюдән узмады.
Ә Наил... Йә, нәрсәдә инде аның кимлеге? Нечкә күңелле, тырыш бер адәм. Шәһәрдә үссә, сәнгать йә музыка мәктәбендә укыса, бәлки аңардан иҗат кешесе чыккан булыр иде. Йә, кем бар тагын төн уртасында алма өләшеп йөрүче?!.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алтмышны узган яки алтмышка житеп килуче буйдаклар куп шул хэзер... Кая сон аларнын икенче "яртылары"? Демографик кризис дигэн булабыз - буген генэ кинэт килеп чыккан хэлэкэт тугел бит бу. Аяныч...

    Хәзер укыйлар