Логотип
Сәламәтлек

Көнгә күпме кефир эчәргә кирәк?

Кефир – безнең рациондагы гадәти эчемлек, ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Кефир – безнең рациондагы гадәти эчемлек, ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
 

Аның составында: сөт аксымы, майлар, органик һәм май кислоталары, табигый шикәр, А, РР, бета-каротин, С, Н, В төркеменең 8 витамины, минераль матдәләрдән – кальций, магний, натрий, калий, фосфор, хлор, күкерт, тимер, цинк, йод, бакыр,  марганец, селен, хром, фтор, молибден, кобальт бар. 

 

Кефир бөтен кешегә дә файдалымы? 

Бу миф. Ашказаны кислотасы югары булган кешеләргә ул бармый. Ашказанында һәм унике илле эчәктә җәрәхәте булган, гиперацидлы гастрит һәм панкреатитлы кешеләргә зыянлы. 

 

Бу – мөһим! 

Балалар җиде айлык булганчы, аларга кефир бирергә ярамый. Гомумән, бер яше тулганчы, кефир эчерми торырга кирәк, чөнки ул лайлалы тышчаның ялкынсынуына китерә. 

 

Майсызландырылган кефир гадәтиеннән файдалыракмы? 

Иң яхшысы – 3,2 процентлы кефир. Майсызландырылган кефирда майлар, май эретүче витаминнар булмый. Мәсәлән, Д витамины май молекулаларыннан башка үзләштерелми. Д витамины исә кальцийны үзләштерү өчен кирәк. Шулай да ябыга торган кешеләргә 1 процентлы кефир эчәргә киңәш ителә. 

 

Био-кефир гадәтиеннән ничек аерыла? 

Био-кефирда гадәти сөт кислоталарыннан тыш,  бифидобактерияләр бар – 1 грамм кефирда 10 миллион бактерия. Ул активрак һәм эчәклекләрне шлак һәм токсиннардан тизрәк чистарта. 

 

Исегездә тотыгыз! 

Кефирны шикәрсез эчәргә кирәк. Шулай да, бер кашык бал аны тагын да файдалырак итә. 

 

Эч киткәннән кефир ярдәм итәме? 

Күп кенә кулланучылар шулай дип уйлый. Элек өч көнлек кефирлар сатылганда, бу дөреслеккә туры килгән. Хәзер андый кефир җитештермиләр. Без бер тәүлеклек кефирлар гына сатып ала алабыз, ә алар, киресенчә, эчне йомшарта. 

 

Төнгә нәрсә эчү яхшырак: кефирмы, сөтме? 

Кефир яхшырак. Сөт үзләштерелеп бетсен өчен, аны йокларга ике сәгать кала эчәргә кирәк. Ә кефир бактерияләре эчү белән үз эшен башлый. 

 

Кефир сөттән яхшыракмы? 

Өлкән кешеләр өчен кефир файдалырак, чөнки аның составындагы әчегән сөт бактерияләре эчәклекнең перистальтикасын (эчәклек стеналары мускулларының дулкынсыман кыскаруы) активлаштыра, патология китереп чыгара торган микроорганизмнарны үтерә, шулай ук казеин – сыер сөте аксымын үзләштерергә ярдәм итә. 

 

Бу – мөһим! 

Кефирдагы кальций сөттәгегә караганда, яхшырак үзләштерелә. Сөт шулай ук тимер үзләштерелүне кыенлаштыра. 

 

Кефирны кемгә эчәргә кирәк? 

  • −    эчәклектә дисбактериоз;
  • −    бавыр авырулары; 
  • −    шикәр диабеты; 
  • −    аутоиммун һәм аллергия авырулары; 
  • −    түбән кислоталы гастрит;
  • −    эч кату. 

           Бу авырулар булган кешеләргә кефир эчәргә кирәк! 

 

Көнгә күпме кефир эчәргә кирәк? 

Олы кеше өчен тәүлеклек норма – 200–400 мл.

 

Кефир чыннан да депрессиягә китерәме? 

Бу да чираттагы миф. Әйе, кефир әче, баллы түгел. Киресенчә, кефирда триптофан дигән аминокислота бар, ул шатлык гормоны – серотонин чыганагы. 

 

Бу мөһим! 

Кефир нерв системасын «ял иттерә», шуңа да аны имтиханнар вакытында эчми торуың яхшырак. 

 

Кефир сөякләрне ныгыта 

Кефир – организмдагы күзәнәкләр төзелеше өчен кирәк булган аксым чыганагы. Шулай ук сөякләрнең ныклыгы өчен кирәк булган кальций чыганагы да. Шуңа да кефир эчкән кешеләрнең остеопороз белән авыру рискы азрак. 

 

Кефир сусауны баса 

Эссе һавада без тирлибез. Бу исә организмда су җитмәүгә китерә. Бу бик күп органнарга тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, су җитмәү тромбоз рискын күтәрә, кан куера бит. Йөрәк кага, баш авырта, кан басымы күтәрелә. Эссе һавада суны кефир белән аралаштырырга да мөмкин. Ул сусауны баса һәм организмда суны тоткарлый, чөнки аның составында минераль тозлар да бар. 

 

Тагын...

Күптән түгел генә галимнәр кефирда антиконцерәген матдәләр барлыгын ачыклады. Алар ашкайнату органнарын онкология авыруларыннан саклый. 

Кефир җәрәхәтләрнең төзәлүен тизәйтә, күзләрнең төсләрне кабул итү сәләтен яхшырта. 

Йокысызлыктан, хроник арыганлыктан булыша. 

Кефир кояшта пешкән тәнне тынычландыра. 


фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар