Яраннарны күчерергә вакыт

Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез, нәкъ менә хәзер аларның тәрбиясе белән шөгыльләнер вакыт.
Яраннарны төрле кеше төрлечә кышлата. Мәсәлән, минем дәү әни аларны көздән идән астына – караңгыга, салкынча урынга төшереп куя да, кыш азагында якты урынга чыгара иде. Яз көне исә яңа туфракка күчереп утырта.
Кайнанамның да яраннары бик матур булып, өйне бизәп үстеләр. Ул исә яшь ботакларны көздән үк яңа туфракка утыртып, тамырландырып калдыра. Яшь гөлләре кышны яктыда чыга, җәй көне чәчәккә күмеләләр иде.
Кайбер кеше яраннарны хәтта җәй көне дә күчереп утырта. Ләкин бер мөһим шарты бар – күчереп утырткан вакытта гөлләр чәчәк атарга тиеш түгел.
Яраннарны чәчәк аттыруның сере – аларны яз көне кыскартып кисүдә. Кисмәсәң дә, яран сүз әйтмәс үзе, ләкин чәчәкләре генә ярлы булачак. Кыш көне гөлләргә яктылык җитмәгәнлектән, яран буйга сикерә. Яшь тармаклар да ботак очында – өстә генә барлыкка килә.
Яранны жәлләп кисмәгез! Яран гөле кискәнне ярата, аннары яшәреп, куе булып үсеп китә ул. Ләкин бу кагыйдә яраннарның «королевский» һәм «ангельский» сортларына кагылмый. Аларда чәчәк бөреләре кышын ук ярала.
Шулай ук тамырлары зәгыйфь яранны да кисми торырга кирәк. Аңа әле болай да кыен, башта тамырлары көчәеп китсен.
Игътибар итсәгез, яранның сабагы буыннардан тора. Һәр буын – йоклаучы бөре. Әлеге бөредән яңа тармак үсеп чыга ала. Буынны табуы кыен түгел, коры кабырчык кебек булып тора ул. Кайчандыр монда яфрак үскән.
Яранны кискәндә һәр төптә шундый 3-5 буын калдырырга кирәк. Бер төптә 5 тармактан да артык калдырмагыз. Югыйсә гөл куагы артык куерып китәчәк.
Киселгән яраннарга бик күп яктылык кирәк. Кояш нуры – иң яхшы үсеш стимуляторы. Азотлы ашламалар куллану да яранның үсешен тизләтә.
Кискәннән соң, гөлләрне яңа туфракка күчереп утырталар.
Күчереп утырткан вакытта чүлмәкнең зурлыгын дөрес билгеләү мөһим. Яшь тармакны зур савытка утыртасыз икән, ул тиз генә көчәеп китә алмаячак, чөнки зур савытта туфрак күп була, андагы дымны кечкенә гөл алып бетерә алмый, тамырлары чери башлый.
Яран гөл пластик чүлмәккә караганда, балчык савытта яхшырак үсә. Пластиктан аермалы буларак, балчык чүлмәк артык дымны һәм судагы тозларны чүлмәк тышына чыгара.
Баштагы мәлләрдә киселгән яраннарга суны чамалап кына сибәргә кирәк.
Яз килү белән яраннарны тәрбияләү төгәлләнми әле. Җәй дәвамында да гөл куагын куертучы артык тармакларны өзгәләп торырга кирәк.
Кискәннән калган тармакларны ташламагыз. Аларны тамырландырып, җәй көне бакчага чыгарып утырта аласыз. Яран гөлнең тармагы дымлы туфракта тиз тамырлана. Сулы банкада тамырландырырга да була. Тамырландырасы тармаклардагы бер-ике яфракны гына калдырып, аларны да яртылаш кисәргә кирәк. Тармакның аскы очын кыйгачлап кисеп, бер-ике сәгать кипшертәләр.
Яңа утыртылган тармакларны салкын тәрәзә төбенә куймагыз, салкында тамырлар яралмый. Тамырланганчы, суны чамалап кына сибәләр.
Яшь яраннарны бакчага җәй башында, кыраулар беткәч утырталар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.