Логотип
Бакча

Кырау. Үсемлекләрне ничек сакларга?

Апрель ахырындагы җылы һавага ышанып, агач-куаклар инде чәчәк ата башлаган гына иде, майның беренче көннәре салкын алып килде. Май башында суытып, кыраулар төшү – безнең өчен яңалык түгел түгелен дә... Җиргә чәчкән, әле тишелергә өлгермәгән орлыкларга бу кыраулар әлегә куркыныч булмаса да, карлыганнар, чияләр өчен зыянлы. Бакчаны кыраудан ничек сакларга? Әйдәгез, шул хакта сөйләшик.

Кырау кайчан төшә?
Температура 0 градустан түбән төшсә, кырау буласын барыбыз да белә. Безнең җирлектә кыраулар май аенда гына түгел, июнь урталарына кадәр дә көтелә. 
Иң куркынычы – радиацион кырау. Ул бөтенләй көтелмәгәндә төшә һәм күпчелек бакчачылар аңа әзер булмый. Радиацион кырау төшәсе көнне көндез чалт аяз һәм эссе була. Температура 20–25 градуска кадәр күтәрелә. Кичкә таба температура төшә башлый һәм төнлә ул нольнең теге ягына чыгып китә. Бу кырау бакчачылар өчен генә түгел, үсемлекләр өчен дә көтелмәгән булып чыга. Радиацион кырау, гадәттә, төнлә, таң алдыннан иң максималь зыян салып өлгерә. 
Көндез җил булып, кичкә таба җил тынса һәм аязса, ул төндә кырау төшәргә мөмкин. 
Адвектив кырау –  һава массалары алып килгән салкын дулкын аркасында температура акрынлап төшә. Температура көндезгә яки кичкә карап тормый, көндез салкынрак булып, кичкә җылытып та җибәрергә мөмкин. 

Кырау төшү куркынычы җирнең рельефына да бәйле. Иңкүлекләрдә салкын һава тотылып тора. Тау башындагы һәм иңкүлектәге һава температурасы арасында аерма берничә градус булырга мөмкин. Таулы җирләрдә яшәүчеләр җылы ярата торган үсемлекләрне шуңа күрә тау битенә утырталар да. 
Иңкүлектә елга яки күл булса, ул көндезге җылыны үзенә туплап, төнлә белән кире бирә. Су буенда төнлә  температура берничә градуска җылырак була. 

Төрле кырауны үсемлекләр төрлечә кичерә. Мәсәлән, иртәнге якта 3-4 сәгать дәвамында температураның -1 градуска кадәр төшүе күпчелек үсемлекләргә бернинди дә зыян китерми диярлек. Арктик һава массалары аркасында температураның төнлә -4 кә кадәр төшеп, икенче көнне өйләгә кадәр җылыта алмавы – икенче мәсьәлә. 

Кырау аркасында үсемлекләрнең күзәнәкләрендәге су бозга әйләнә һәм тукымаларны ерта, өзә. Кышка дип туңдыргычта үләннәр катырган хуҗабикәләр белә: ярты сәгатьтә генә үләннәрне туңдыру мөмкин эш түгел. Әле туңдыргычта температура күпкә салкынрак та. Бакчадагы үсемлекләр дә шулай. Таң алдыннан суытып алу гына әллә ни куркыныч түгел. Ә менә температура кичтән үк төшә башласа, үсемлекләрне саклау чарасын күрергә кирәк. 

Кайсы үсемлекләр кырауга тизрәк бирешә
Язын үсемлекләр тизрәк үсеп китсен өчен, күп вакыт азотлы ашламалар белән ашлыйбыз. Азот күзәнәкләрдәге суны арттыра. Кырау төшсә, мондый үсемлекләр тизрәк зарарлана. Коры туфракта, таулы урыннарда үскән үсемлекләрнең күзәнәкләрендә су аз. Алар кырауларны җиңелрәк кичерә. 

Бакчада кыраудан иң зур зыянны төшле культуралар – чия, төче чия, слива, алыча, абрикос күрә. Чәчәкләргә караганда, бөреләр кырауга чыдамрак. Әле генә яралган җимешләргә караганда, чәчәкләр чыдамрак. Бөреләр – -5, чәчәкләр – -2, яңа яралган җимешләр -1 градус кырауларга бирешә. Агачлар өчен бигрәк тә радиацион кырау куркыныч. Температура әкренләп төшсә, алар салкынга берникадәр әзерләнә. 

Алмагачлар да кырауга шушы ук температурада бирешә. Ләкин алмагачлар соңрак чәчәк атканлыктан, кырауга эләкмәскә дә мөмкин.

Кырауга иң чыдамы – зелпе (жимолость). Аның бөреләре дә, чәчәкләре дә -8 градуска кадәрге кырауга бирешми. Ул бик хәйләкәр: чәчәкне салкын вакытта ата, ә җимешләре көн җылынгач кына ярала. Кыраулар башланганда алар инде ныгып өлгергән була. 

Карлыган чәчәкләре -2 градуска кадәрге кырауга чыдый. 

Яшелчәләрдән укроп, петрушка, кишер, редис, кәбестә, борчак, суган озакка бармаган -5 градустагы кырауга бирешми.

Бәрәңге белән кукуруза -2 градуска чыдый. Ә менә борыч, баклажан, помидор, кабак, карбыз, кавын, фасоль 0 градустан ук бирешә башлый. 

Үсемлекләрне кыраудан ничек сакларга? 
Капларга мөмкин булса, әлбәттә, өсләрен капларга. Салам, печән, туфрак белән дә күмәргә була. Бәрәңгене туфрак белән күмеп куйсаң, кыраулар куркыныч түгел. 

Кырау буласын алдан белсәң, үсемлекләргә кичтән мул итеп су сибәргә кирәк. Салкында су аларны юка гына боз элпәсе белән өртә, бу аларга өстәмә җылылык була. Ләкин бу ысул адвектив кыраулардан саклану өчен отышлы. Радиацион кырау кояш баегач кына төшә, төнлә бакчага су сибеп йөри алмыйсың бит.  

Кыраудан саклар өчен бакчага төтен җибәрергә дә була. Ләкин бу – куркыныч ысул. Җил булса, янгын чыгу куркынычы бар. Учаклар ялкын чыгарып янарга тиеш түгел, алар бары куе төтен генә бирергә тиеш. Андый төтәгечләр һәр агач-куак саен берәү кирәк. 

Үсемлекләрне кыраудан саклар өчен махсус препаратлар да бар. Алар ике төрле – күзәнәкләргә үтеп керә торган һәм үтеп керми торган. Беренчесе «незамерзайка» принцибы белән эшли. Мәсәлән, җимеш куакларына һәм агачларга «Мивал-Агро», «Белый Жемчуг», «Полидон» препаратлары сиптерергә була. 
Күзәнәккә үтеп керми торган препаратлар  үсемлекләрне тышкы яктан өртеп ала. Аларны берәр адаптоген белән бергә кулланалар. Мәсәлән, «Антистресс» препараты+«Эпин Экстра». 

Җимеш куакларының төбен калын итеп мәлчәләп куеп, аларны чәчәк атуын тоткарларга да мөмкин. Ләкин моны хәзер генә эшләп, файдасы юк, аны язын эшләргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар