Логотип
Арабыздан беребез

Тормыш язган кагыйдәләр

– Мин яңа көн тууын бик яратам, – ди ул. – Бүгенге көнгә планнарыңны барлауга кадәр рәхәт: кемне күрергә, нәрсәгә өлгерергә... Гомумән, бөтен нәрсәнең башланганын яратам. Хәрәкәтне! Тизлекне!
Күңеле белән гел шулай алга, яңа иртәләргә, яңа үрләргә ашыкса, ашкынса да: «Үткәннәргә борылып карап әледән-әле нәтиҗә ясый торган гадәтем бар, – ди. – Моны һичшиксез эшләргә кирәк: бәлки, нәрсәнедер онытканбыздыр, хата ясаганбыздыр, бәлки, уйламыйча әйтеп, кемнеңдер хәтерен калдырганбыздыр...» Беренче карашка ул бик йомшак, нечкә күңелле булып күренә, әмма аның белән иңгә-иң куеп эшләүчеләр белә: бу ханымдагы ныклык күпләрне сокландырырлык! Сүзем – Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Наҗия Мисбах кызы ХӘЙДӘРОВА турында. 
 

«Мин булдырырга тиеш!»

Нәдер урта мәктәбен ул алтын медальгә тәмамлый. Документларын Казан дәүләт университетының тарих факультетына тапшыра. Укытучыларының: «Безнең Наҗия мәктәпкә кире кайтырга тиеш инде ул», – дип гел әйтеп торулары эзсез узмый... 472 нче группага – бөтен Россиядән җыелган медалистлардан гына торган эксперименталь төркемгә эләгә. Ул да «алтын»лы, әмма татар мәктәбен тәмамлап килгән авыл кызы... Ничекләр итеп булган белемеңне аудитория алдында күрсәтеп бирергә, ничек үз-үзеңне җиңәргә?  «Башкалар булдырганны нигә мин булдырмаска тиеш?!» Гомер буе аны озатып барачак, максатларына ирешергә ярдәм итәчәк бу таләп-кагыйдәне үзенә-үзе шул чагында куя ул. («Мин һәрвакыт үземнең сәләтемә караганда билгеле бер баскычка югарырак күтәрелүне максат итеп яшәдем. Гомумән, кешенең теләкләре һәрчак зурдан, ә максатлары күп булырга тиеш».) Китапханәнең уку залыннан ял көннәрендә дә китеп тормаучы студент­­ларның берсенә әйләнә. Группадашлары да ярдәмгә килә: әйе, алар барысы да көчле, белемле, әмма семинарларда: «Әзерләндең бит, кулыңны күтәр!» – дип, терсәк белән аңа төртәләр. Тел дигән киртә шулай җиңелә. 

Әлмәт районының Кәләй авылына алар – ике яшь белгеч – 1984 елны кайталар. Кулларында – яшь тә сигез айлык кызлары Алсу. Наҗияне бик куанып мәктәпкә эшкә алалар, тарих дәресләре бирәләр. Рус мәктәбенә! 145 нче Кәләй урта мәктәбе Куйбышев тимер юл чел­тәренә карый. Мәктәпнең абруе зур, укытучылары көчле, укучылар саны күп.
– Халык бик җылы каршы алды безне. Иртән торып чыксаң, баскычка кемдер йә гладиолус, йә кашкарыйлар куеп киткән була иде. Ай ярым эшләүгә кызым авырып китте. Шул вакыт бер төркем укучылар килеп керде. Кайсы утын кертә (и-и, чи утын белән тилмерә идем инде!), кайсы мичкә яга, кемдер суга китте, чәй куеп җибәрде... Мин Кәләйдә зур тормыш мәктәбе уздым. «Алар Казанда укып кайткан», – дип, халык киңәш-табышка йөри башлады: олысы да, кечесе дә. Гел онытмыйм, беркөнне кичке сигездә бер укучым килеп керде. «Үги әтием мине якын итми, ул әнине генә ярата.
Мин өйдән китәм. Бүген генә сездә куныйм әле», – ди. Икәү утырып чәйләр эчтек, төнге унбергә кадәр сөйләш-тек. Аннан... мин аны өенә озатып куйдым. Башка көнне әнисе белән очрашып, җайлап кына сөйләштем... Маша юрист булды, әниләре янына гел кайтып йөри. 

Күңелгә язылган кагыйдәләр Кәләйдә тагын бергә арта: «Кеше хәлен аңлар өчен үзеңне аның урынына куеп кара». Классны яңа уку елына әзерлиләр – Наҗия әти-әниләр белән бергә идән буйый, тәрәзә юа. Укучы­лары өмәгә чыга – ул эш киеменнән тагын алар арасында. Хөрмәт шулай казаныла. Ул сыйныф җитәкчесе булган класс тугызынчыны тәмамлаган елны, 1 Май бәйрәменә әти-әниләр җыелып киләләр дә: «Балалар алга таба монда укыса-укымаса да, класс бүлмәсендә ремонт ясарга телибез. Бу – бездән сезгә бүләк», – дип шаккаттыралар. Хезмәтенә бәя кебек тә яңгырый бу сүзләр. 

1996 елны Кәләй мәктәбен Әлмәт җирлегенә күче­рәләр. Озакламый мәктәпкә фронталь тикшерү килеп төшә. Наҗиянең кайгылы вакытлары – әнисен җирләгән чагы. Үзен күрсәтү өчен махсус нидер эшләми дә кебек: дәресләре моңарчы ничек үтсә, шулай дәвам итә. Мәгариф идарәсенә чакырып алулары: «Сез безгә ошадыгыз. Методист булып эшләргә теләгегез юкмы?» – дип сораулары шуңа да гел көтелмәгән хәбәр булып яңгырый. «Башкалар булдырганны нигә мин булдырмаска тиеш?!» – дип уйлый да, ризалаша. 
– Диләрә Әхмәтова, Илдар Баһманов кебек яшь, кыю, идеяләре ташып торган акыллы җитәкчеләр белән эшлә­дем. Өч елдан беренче урынбасар итеп куйдылар. 

XIX гасырда мәгариф системасы иң консерватив, үзгәрешләргә бирешмәгән, фундаменталь белемнәр бирә торган система булган. Безнең өлешкә XX гасырның азагы эләкте. Бу вакытта мәгариф өлкәсе тоташ реформалардан гына торган сыман иде. Үзгәрешләр туксанынчы еллардан соң башланды. Оптимизация дигән яңа термин барлыкка килде. Бала саны шәһәр җирендә сыйныфта – 25, авылда 14 балага тулмаса, андый классларны берләштерү яисә тарату, нормативка туры килмәгән мәктәпләрне кыскарту, ябу мәсьәләләре – без шул чорны, шул дулкынны уздык. Һәм аларның һәрберсе балалар, укытучылар язмышы белән бәйле иде бит! 

2007 елдан башлап Наҗия Хәйдәрова район мәгариф бүлеген җитәкли. Милли мәсьәләләр буенча шактый эшләр башкарыла ул елларда Әлмәттә. Татар мәктәп­ләрен, татар телле группаларны саклап калалар.
Күп районнарда, оптимизация дип, ашыгып-ашыгып башлангыч мәктәпләргә кадәр ябалар. Ә Әлмәттә җитәкчеләр ул юлдан китми – башлангыч мәктәпләрне ябуны алар хәтта көн кадагына да куймыйлар. Авылларның киләчәге турында сүз бара бит: мәктәп бетә икән, авылның да гомере озак калмый. Соңлабрак булса да, бу мәсьәләгә кире кайттылар хәзер: «Һәр җирлектә башлангыч мәктәп булырга тиеш», – диләр.

Тик ябуы җиңел, ә ишекләрне кабат ачуы... Наҗия Мисбах кызының бу яктан күңеле тыныч, барлык ата-аналар алдында да йөзе ак: Әлмәт районында башлангыч сыйныфта укучыларның берсе дә, күрше авыл мәктәбенә укырга бару өчен салкын автобуска чыгып утырмады.
 
Сынауларны узып, язмышларны җиңгәннәргә сокланам. 

Көчле урынбасарлар туплана – бер команда булып эшлиләр. Мәгарифтән башка тормышны күз алдына китермәгәндә – яңа тәкъдим. Бу юлы да яңалыкка таба икеләнмичә атларга тагын шул: «Мин булдырырга тиеш!» – дию булыша. 
Бүгенге вазыйфалары депутатлар корпусы эшен оештыру белән бәйле аның: федераль яки республика дәрәҗәсендә законнарга нинди үзгәреш кертелсә дә, ул урындагы законнарда да көне-сәгате белән чагылыш табарга тиеш. Әйе, монда барысы да җитди: законнар, нормативлар, сессия, комиссияләр, референдум, сайлаулар... Барлыгы 332 мандат аларда. Күбесе – шәһәр һәм районның төрле өлкәләре өчен җаваплы зур-зур җитәкчеләр, нефтьчеләр – эш кешеләре. Алар куйган таләпләр буенча эшләп, күтәргән мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнеп, үзеңнең сәләтле икәнеңне эшең белән исбатлый алганда гына сине кабул итә торган шәхесләр. Наҗия Мисбах кызының җитәкче буларак үз-үзенә куйган беренче таләбе – нинди аудитория алдына чыксаң да, һәрвакыт әзерлекле булу. Аннан – нидер хәл итә алмасаң, тыңлап кына китүдән ни мәгънә?! Депутат мандатына ия булу – халык алдында зур җаваплылык дигән сүз ул. Аңа ышаныч белдергән Багряж-Николь­ское авылы халкының да моң-зарлары бихисап: кечкенә авыл, халык саны аз, эш юк... Кечкенә генә үзгәрешне дә шуңа зур итеп кабул итәләр. Ярым җимерек бинага урнашкан элемтә бүлеген мәктәпнең бер почмагына ремонт ясап шунда күчерүне дә, фельдшерлык бүлеген төзекләндерү өчен акча бүленеп бирелүне дә, автобус көтү өчен тукталыш урыны ясап куюны да... 

– «Үзеңнән өстә торган җитәкченең йөзенә кызыллык китермәскә» – без шулай тәрбияләнгән. Шулай эшлибез. Әлмәт – ул сәләтле кешеләр җирлеге. Безнең җитәк­че­ләр­нең һәрберсенең монда калдырган эзе, шәһәрне үстерүгә керткән үз өлеше бар. Мин бу урында көчле ихтыярлы, таләпчән, тәҗрибәле җитәкче – Мәҗит Хаҗип улы Салихов кулы астында эшли башладым. Остазларыма бик рәхмәтлемен! Бүгенге башлыгыбыз Айрат Ринат улы Хәйруллин да киң карашлы, идеяле, зур мөмкинлекләргә ия шәхес. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Ә бүген мин биләгән урында моңа кадәр һәрвакыт хатын-кызлар утырды: Гүзәлия Әхмәдиева, Мәхәббәт Гарифуллина... «Ир-атка бу вазыйфада, мөгаен, җиңелрәк булыр иде», – дип шуңа да уйлаганым юктыр. Куйган бурычлар хәл ителә, максатларга ирешелә. «Башкаларны хөрмәт иткәндә, халык белән эшләүнең авырлыгы юк аның...» Күңелгә язылган кагыйдәләрнең соңгысы түгел әле бу. 
 
Үз халәтеңнән риза булу — тукта-лып калу дигән сүз.


«Яхшы кешеләр күбрәк!»

– Безнең арттан барыгыз... Ул-бу булса, туктарбыз, шуннан аңларсыз...
Алексеевское–Казан арасы. «Ашыгыч ярдәм» маши-насын күңелең, уйларың, ялвару-теләкләрең белән алдан бар көчеңә «тартып», арттан «этеп» барганда, чакрымнар гомер озынлыгы булып тоелу гаҗәп түгелдер. Табиблар утырган машина тизлеген аз гына акрынайтса да, йөрәк аңны җуяр дәрәҗәдә кысыла башлый: «Өлгерсәк иде! Өлгерә генә күрсәк иде...» 

Кече кызлары Розаның әтисе һәм апасы белем алган Казан дәүләт финанс һәм икътисад университетын тәмамлап, диплом алу тантанасыннан кайтканда юл фаҗигасенә юлыга алар. Ире һәм ике кызы... Розаны урыныннан кузгатырга ярамый булып чыга, аны Алексеевскоеда калдыралар, ә Алсуны «Ашыгыч ярдәм» Казанга алып китә. Икесенең дә хәле соң чиктә авыр, кызларын чит кулларда ялгыз калдырырга теләмәгән әни кеше исә берәү генә. Йөрәк тә бер... 

– Казаннан Роза янына Алексеевскоега кайттым. Хәсрәтле чагым бит инде – тормыш туктаган кебек. Палатага озын буйлы бер егет килеп керде. «Хәйдәрова кирәк миңа», – ди. «Азат Хафизов сезнең укучыгызмы? Без аның белән бергә хезмәт иттек, ул шалтыратты миңа... Шушында, район үзәгендә генә яшим, хәзер сезне үземә алып кайтып китәм, ял итәрсез», – ди. Югалып калдым хәтта, исемен дә хәтерләп калмаганмын... Әллә никадәр күчтәнәч алып килгән. Бер белмә­гән, күрмәгән кеше бит! Аннан Розаны Әлмәткә күчер­дек. Мин кызларымның икесе арасында бәргәләнәм. Казаннан Әлмәткә кайтсам: «Наҗия апа, сез ял итегез, безнең монда, күрәсезме, график төзелгән», – диләр. Карыйм, исемлектә мин белгән кешеләр түгел... Бөтен Нәдер, Әлмәт безгә ярдәмгә купты ул чак. Гаиләбезне район белән аякка бастырдылар. «Дөньяда яхшы җаннар күбрәк», дигән уй шул чакта тагын да ныгыды. Кеше­ләргә ничек рәхмәтле булмыйм, аларны ничек яратмыйм, ди, мин?!. Кем белән генә аралашсам да, моңар­чы таныш булмаган кешедән дә аның матур якларын, яхшы сыйфатларын эзлим. Һәм табам! Үземнең бу сыйфатым миңа бик ошый. Тормышның кырыс вакытларында, егыла язып калганда, алга атларга ярдәм итә ул. Тормыш барыбер матур, кешеләр барыбер яхшырак! 

Әйе, гаиләбез зур сынау кичте ул чакта. Әтиләренә бигрәк тә авыр булды, чөнки руль аның кулында иде. Инсаф үзе турында онытты, сынган кабыргалары турында уйламады да. Безнең телдә-уйда бер генә теләк иде: «Кызлар аякка бассын!» Шөкер, барысы да артта калды! Матур туйлар ясап, кызларыбызны кияүгә бирдек.

Өч оныкка – Айсылу, Салих, Ансарга сөенеп туялмаган көнебез бүген. Сынаулар эзсез генә узмый, тормышка, аның кыйммәтләренә карашны да үзгәртә. Шушы хәл-ләрдән соң ирем дә, кызларым да намазга басты, хаҗ сәфәре кылдылар. Кияүләр дә биш вакыт намазлы.
Без инде ирем белән бер-беребезне сүзсез дә аңлар яшьтә. Өйдә, аның янәшәсендә булган мизгелләр җаныма шуңа аеруча рәхәттер... 
 

«Мин шигырь яратам...»

«Кырыслык нечкә күңелле булырга комачауламый», – ди ул. Наҗия Мисбах кызы өчен бу да – кагыйдә. Аның эш кәгазьләре арасында Клара Булатова, Фәнис Ярул­лин, Энҗе Мөэминованың шигырь китаплары күренеп калса – гаҗәпләнергә кирәкми. 
– Шигырь укырга ярату, бәлки, ул тормышка битараф түгелләрнең аерым сыйфатыдыр? Үсештән туктаса, яшәүдән дә туктый кеше. Үз-үзенә, тышкы кыяфәтенә, уйларына, сөйләменә, якыннарына, табигатькә карата битараф булу шикләндерә торган фал. Күзаллавың алтмышта да утыздагы кебек кала икән, бу инде дөрес түгел. Җитәкче кеше, әлбәттә, кырыс булырга тиеш. Эш урыны үз таләпләрен куймый калмый. Ә нечкә күңел­лелек... Бу сыйфатның үземә кайдан килгәнен дә беләм. Мин – гади авыл кызы. Без өч бала, мин – төпчеге. Әтием гомер буе шофер булып эшләде, сугыш кичкән кеше. Әни белән яшь аермалары алты яшь иде. Мин кечкенәдән әтинең әнигә булган җылы карашын сизеп үстем. Ярата иде ул аны! Әни дә яраткандыр, әмма әтинеке ныграк сизелә иде шул. Чаңгы шуып кайтып кергәндә әти белән әнинең икәү өйдә өчпочмак пешер­гән­нәрен хәтерлим. Әти бәрәңге әрчи, әни камыр баса... Искиткеч җылы мөнәсәбәтләр! Әни гомер буе исәнлеккә туймады. Без кечкенәдән: «Берүк исән генә булсын!» – дип, аның өчен гел куркып, аны саклап, яратып үстек. 50 яшендә йөрәгенә операция ясаттык. Шуннан соң да әнине 16 ел яшәтә алдык. Аңардан соң әти 4 кенә ел торды, әнинең китүен, юклыгын бик авыр кичерде. Менә болар барысы да күңелне нечкәрткәндер... 

Ә кагыйдәләр... Артта еллар күбрәк калган саен, алар күңелгә языла, өстәлә генә бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хороший человек она.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матурда, унганда, кешелекледэ.

      Хәзер укыйлар