Логотип
Безнең йолдызлар

Декабрь, 2015

Фәүзия БӘЙРӘМОВА (5.12.1950) – сәясәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе.

Саба районы Сабай авылында туа. Сигез сыйныфны тәмамлагач, район газетасына урнаша. Шунда эшләгәндә кичке мәктәпне тәмамлый. Аннан театр училищесында укый. 1983 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Беренче зур әсәре –  «Болын» повесте. Бу әсәр  җәмәгатьчелектә зур бәхәс уята. Сиксәненче еллар ахырында илдә башланган үзгәрешләр язучыны милли азатлык өчен гаярь көрәшче итеп таныта. Ул – 1990–1995 елларда Татарстан Республикасы парламенты депутаты. Иҗаты да шул елларда активлаша. Сөргенгә сөрелгән дин әһелләренә багышланган «Кырык сырт», Русия мөселманнарының бүгенге хәлен яктырткан «Соңгы намаз» (шушы һәм «Кара урман» романы өчен язучы 2001 елда Татарстан язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясенә лаек була), радиацияле зоналарда яшәүче татарлар тормышыннан алып язылган «Караболак» романнары халкыбыз язмышын таныта торган әсәрләр. Соңгы елларда зур-зур тарихи романнары дөнья күрде.

Бүгенге көндә Чаллыда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар