Йөрәк нигә кага?

Халык аны йөрәк кагу, йөрәк сикерү, йөрәк хәлсезләнү дип йөртә. Медицина телендәге атамасы – аритмия. Сәламәт йөрәкнең тибеше синус ритмына тәңгәл. Шушы ритмнан үзгә теләсә кайсы тайпылыш аритмия дип бәяләнә. Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең кардиолог-аритмологы Денис ШАМЕС белән сүзебез аның барлыкка килү сәбәпләре, билгеләре, дәвалау ысуллары турында.
Аритмия – йөрәк тибешенең дөрес ритмы бозылу. Аның төре күп, тибрәнүле – «мерцательная» дигәне ешрак күзәтелә. Йөрәк тибеше минутына 60–90 тапкыр кабатланганда норма санала. Ә тибрәнүле аритмия вакытында ул минутына 700 тибеш тә ясарга мөмкин. Йөрәк тибешенең тизләнүен кеше электрон тонометр белән кан басымын үлчәгәндә дә күрә ала. Электрокардиограмманы, Холтер аппаратын диагностика чаралары буларак әйтеп үтәргә була. Төгәл диагнозны, әлбәттә, бары тик табиб кына куя.
Тибрәнүле аритмиянең куркынычы шунда – сул йөрәгалдында тромблар барлыкка килергә һәм, вакытында диагноз куелмаган очракта, инсультка китерергә мөмкин. Йөрәк эшчәнлеге кинәт кенә бозылса, кеше күкрәк читлегендә авырту тойса, тыны кысылса, салкын тир бәреп чыкса, кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Кайбер төр аритмия махсус дәвалауны таләп итми. Ә менә йөрәк ритмының кеше гомеренә куркыныч янарлык дәрәҗәдә бозылуы аритмияне көйләүче препаратлар билгеләүне таләп итә. Андый препаратлар булышмаган очракта, операция ясала. Брадиаритмия күзәтелгәндә бердәнбер дәва методы – электрокардиостимулятор урнаштыру. Тибрәнүле аритмия вакытында, инсульт барлыкка килү куркынычы зур булганда пациент еллар дәвамында кан сыеклаучы препаратлар кулланырга мәҗбүр.
Аритмиянең барлыкка килү сәбәпләре
- иң беренче сәбәп – йөрәк ишемиясе, ягъни йөрәк мускулларына кислородның җитәрлек күләмдә барып җитмәве;
- миокард инфаркты;
- калкансыман биз авырулары;
- югары кан басымы;
- кардиомиопатия;
- хроник йөрәк зәгыйфьлеге;
- исерткеч эчемлекләр белән чамасыз артык мавыгу;
- йөрәкнең ялкынсынуы;
- тумыштан килгән йөрәк җитешсезлекләре;
- организмда натрий, калий һәм магнийның артык күп булуы.
Аритмиянең билгеләре
- йөрәк тибешенең ритмы тизләнү;
- йөрәкнең әле тизрәк,
- әле сүлпәнрәк тибүе;
- йөрәк тукталып торгандай тоелу;
- хәлсезлек, баш әйләнү;
- колак шаулау;
- күз күременең җетелеге кимү.
Ничек кисәтергә
- йөрәкнең сәламәтлеген тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр бетерүен онытмагыз;
- гәүдәнең авырлыгын гел нормада тотарга тырышыгыз;
- җитәрлек хәрәкәтләнү бик мөһим;
- физик нагрузкалар көч китерерлек булмасын;
- эш һәм ял, йокы режимнарын саклагыз;
- туклануга игътибарлы булыгыз.
Моны белү мөһим
Аритмиядән ниндидер аерым диета юк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тәкъдим ителүче диета аритмиядән дә шифа бирә. Аның нигезен яшелчә, җиләк-җимеш, бөртеклеләр, балык, кош ите һәм майсыз сөт ризыклары тәшкил итә.
Йөрәк эшчәнлеге бозылганда кофеин һәм тоз күләмен чикләү мөһим. Иртәне кофесыз күз алдына китерә алмаучылар, табиб белән киңәшеп, аны тәүлегенә 300 мг гына куллана ала.
Тибрәнүле аритмия гәүдә авырлыгын нормада тотуны таләп итә. Кулланылган калорияләргә игътибарлы булыгыз. Хәзер смартфоннар өчен ризыкларның калорияләрен исәпләргә ярдәм итүче кушымталар бар.
Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнара Тимуршина ярдәме белән әзерләнде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.