Йөрәк кенә чыдасын...

Кайсы гына әгъзабыз авыртса да — калкансыман бизме ул, ашказанымы, йә булмаса, үпкәме — йөрәк ярдәмгә килә. Ул икеләтә көч белән хәлсез әгъзаларга кислород җиткерергә ашыга. Шул рәвешле үзенә авырлык китерә.
Була бит ул дөньяда йөрәгенең кайда икәнен дә белмәгән бәхетле кешеләр! Сирәк, әмма бар. Мин алар исәбендә йөрмим. Чөнки йөрәкнең, бигрәк тә авырткан йөрәкнең ни икәнен яхшы беләм. Кинәт кенә хәлсезләнеп, баш әйләнеп, күкрәк тирәсе ут булып яна башлаганда йөрәктер дип уйламыйсың да ул. Йөрәк көн саен 8000 литр кан «әйләндерә». Күз алдына китерәсезме – 8000 литр! Ул туктаусыз кан суыртып торучы насосны хәтерләтә. Һәм көненә 100 мең тибеш ясый. Үзегез беләсез, бөтен кичерешләр йөрәк аша уза. Шуңа да бу мөһим органны эштән чыгару бик җиңел. Гомумән, кардиология – ул медицинаның иң төгәл юнәлешләреннән берсе. Биредә барысы да исәпләнгән, арифметика шикелле.
Туганда кешенең кан тамырлары чип-чиста була әле. Вакыт үтүгә, кан тамырлары «ката» һәм аңа буй-буй булып сары төстәге майлы матдәләр (липидлар) утыра башлый. Әкренләп алар төерчәгә әйләнә һәм атеросклероз китереп чыгара.
Табибларга ни дип мөрәҗәгать итмә, ни дип зарланма – иң беренче эш итеп йөрәкне тикшерә башлауларын аңлыйм мин хәзер. Казандагы «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының медицина эшләре буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы, кардиолог Василә Зөфәр кызы Һадиева йөрәк хәлләре турында шундый итеп сөйли ки, үзеннән-үзе уйлап куясың: йөрәк кенә чыдасын...
Ә чыдамаса?! Ул да бит тимер түгел. Хастага сабышкан әгъзаны коткара торгач, аңа да көч килә. Инде хәзер аның үзен ничек коткарырга? Ничек ярдәмгә килергә?
«Күкрәк бакасы»
– Стенокардия мөстәкыйль чир түгел, – дип аңлатма бирә башлый Василә Зөфәр кызы. – Ул – ишемия авыруының бер билгесе. Аны башкача «күкрәк бакасы» дип тә йөртәләр. Чөнки билгеләре шуңа охшаган: күкрәккә нидер басып, кыздырып торган шикелле. Авырту сул кулга, сул калак сөягенә, муенга, ияк астына төшәргә һәм 1 минуттан 15 минуткача дәвам итәргә мөмкин. Мондый вакытта шундук утырырга яисә ятып торырга, изү төймәсен чишеп җибәрергә, тирән итеп сулыш алырга кирәк. Беренче генә авырту булмаса, корвалол йә валидол кабып куярга була. Әгәр ул нерв авырулары белән бәйле булса, чирнең үзеннән-үзе узуы да ихтимал. Өянәк кабатлана башлады исә, кичекмәстән табиб чакыртырга тәкъдим итәм.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: миокард ишемиясе булганда да чир билгеләре шундый ук – күкрәк тирәсе авырта, тын кысыла. Хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр һәм шикәр диабеты белән авыручылар моны сизми калырга да мөмкин. Бары тик йөрәк кенә ешрак тибә, баш әйләнү, күңел болгану, көчле тирләү күзәтелә. Ишемия хасталарының кайберләре миокард ишемиясе кичергәнен белми дә кала. Бу күренешне «чукрак» ишемия дип тә атыйлар.
Йөрәк тибеше нинди?
– Аритмия дигән төшенчә турында ишеткәнегез бардыр. Йөрәкнең тигез типмәве ул. Гадәттә, без тыныч хәлдә, әйтик, ятып торганда, йөрәк тибешен генә ишетәбез, ә ритмны юк. Аритмия вакытында исә кеше аны шундук тоя: йөрәк әле еш тибә, әле туктап калгандай була. Ул йөрәк авырулы кешедә дә, аның сау-сәламәт булганында да очрый, ягъни бу чирдән берәү дә хали түгел. Моңа эмоциональ, психик кичерешләр сәбәпче булырга мөмкин.Кагыйдә буларак, йөрәк минутына 60-80 мәртәбә тибәргә тиеш. Әмма ул авыр физик эш башкарганда, мәсәлән, йөгергәндә, баскычтан менгәндә тизрәк тибә. Иң мөһиме – кеше, көч килгәннән соң, кыска гына вакыт эчендә үз хәленә кайта аламы-юкмы?! Кайсы гына җирең авыртса да, йөрәккә көч килә, дидек. Аның гадәттәгедән ешрак тибүе шуның белән бәйле. Мисалга, үпкәнең хәле юк икән, йөрәк тиешле микъдарда кислород алу өчен тагын да катырак эшли башлый, канны үпкә аша тизрәк куа.
Спорт белән шөгыльләнгән кешедә йөрәк тибеше минутына 50-60 тирәсе. Ә гадәти кешенең йөрәк тибеше 60 тан, бигрәк тә 50 дән дә төшеп китсә, йөрәкнең импульс бирә торган өлешендә яки ул импульсны уздыра торган юлларда тоткарлык килеп чыга.
Вакытында тиешле импульс ясалмый. Шул вакытта йөрәк әкрен эшли, насос функциясен үти алмый. Шуннан хәл китә, күңел болгана, баш әйләнә. Кеше хәтта аңын югалта. Авыруны хастаханәгә инсульт дип алып киләләр. Ә ул берникадәр вакыттан соң аңына килә. Невролог тәҗрибәле булса, аны шундук кардиологка җибәрер. Авыруга тәүлеклек мониторинг ясала, йөрәкнең типми торган урыннары ачыклана. Бары шуннан соң гына авыруны аритмологка җибәрәләр.
Аритмия яшьләрдә дә, өлкән кешеләрдә дә очрый. Әмма ябык, озын, физик яктан чыныкмаган кешеләрдә күбрәк күзәтелә. Моңа йөрәкнең ике камерасы арасындагы клапаннарның төгәл ябылмавы яки митраль клапаннарның пролапсы сәбәпче була. Йөрәк тибешен нормаль хәлдә тоту өчен физик яктан чыныгырга, саф һавада ешрак булырга, дисәм, яңалык әйтмәм. Аеруча йөзү файдалы. Кояш астында эшләмәскә, ял итә-итә, чамасын белеп эшләргә кирәк. Әлеге чир яшәү рәвешенә дә бәйле. Шуңа тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, майлы, кыздырылган азыктан баш тартырга... Стресс, депрессия дә файдага түгел.
Читлегеннән очкан коштай
Мондый халәт һәркайсыбызга яхшы таныш. Курка калганда, ниндидер бер шомлану кичергәндә без: «Йөрәгем читлегеннән очып чыгып китә хәзер», – дибез. Бу тахикардия (йөрәк тибеше 90 нан арта) дип атала. Ул чир түгел, ә бәлки аның бер билгесе генә. Курыкканда – канга гормоннар, стресс кичергәндә адреналин килә. Йөрәкне ешрак тибәргә менә шулар мәҗбүр итә дә инде. Пульс 140 тан узганда табиб чакыртыгыз. Бу очракта бары ул гына ярдәм итә ала. Ул килгәнче 40 тамчы валокордин яисә корвалол эчеп куегыз.
Каян килгән чир бу?
– Бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Без аны үзебез китереп чыгарабыз. Кан тамырларына кереп оялаган
май – липидлар әкренләп төерчәгә (бляшка) әйләнә. Ул, үз чиратында, атеросклероз барлыкка китерә. Аның төерчәләре, урта һәм зур артерия юлларына тыгылып, мөһим органнарга кислород килүне тоткарлый. Йөрәккә ул – «күкрәк бакасы», баш миенә зиһен бетү һәм инсульт рәвешендә әйләнеп кайта. Атеросклероз аякларны зарарлый. Кандагы холестерин дәрәҗәсен гел күзәтеп торырга кирәк. Әгәр дә холестерин 6-7 ммоль/л икән – бу норма.
Ә менә йөрәк чирле кеше өчен бу сан югары. Төрле сәбәпләр аркасында кан тамырлары эчтән җәрәхәтләнә. Шул урынга тромбоцитлар, ә аларга холестерин утыра.
Бу – атеросклероз бляшкасы ясалуга бер сәбәп. Кайвакыт шушы бляшканың өске капкачы ярыла, аннан чыккан кисәкчекләр кан белән йөзеп барып, кайдадыр килеп тыгыла. Нәтиҗәдә, йә инфаркт, йә инсульт...
Нәрсә эшләргә?
– Белер-белмәс дәваланырга керешмәгез! Табиб чакыртыгыз! Чөнки, бөтен кешегә дә (чире бер үк булуга карамастан) бер төрле дәва була алмый. Нинди дәва кирәклеген бары табиб кына белә. Инфаркт белән инсультның ахыры да төрлечә булырга мөмкин. Кемдер инсульттан соң урын өстенә ята, кемдер чабып йөри. Кемгәдер бер дару төймәсе җитә, кемдер җитди дәвалауга мохтаҗ.
Йөрәге авырткан кешегә, чирне кисәтү максатында, көн саен иртән ашаганнан соң (ашказанында җәрәхәт китереп чыгармас өчен) бер мәртәбә 125 мг аспирин (төймәнең дүрттән бер өлеше) эчәргә киңәш итәм. Ул канны сыегайту өчен менә дигән дару, арзан да... Гемоглобин күтәрелгәндә канның куеруын исегезгә төшерәм. Тозлы әйберләрне чикләргә. Ник дигәндә, тоз суны тоткарлый, кан басымын күтәрә. Иртән гимнастика ясарга онытмагыз. Аны урыннан торганчы ясый башлау хәерлерәк. Һәм, әлбәттә инде, гел хәрәкәттә булыгыз!
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.