Логотип
Сәламәтлек

Йокысызлык – юләрләндерә

Йә, кайсыгыз төнлә йокы алмаганга яки көне буе башы чатнаганга игътибар итеп тора? Баш авырту – ул безнең гадәти халәтебез инде. Түзәбез. Инде бер дә түзә алмасак, баш даруы эчәбез. Ә йоклый алмау... аның белән дә килешми кая барасың... дип уйлыйбыз.

Килешергә ярамый, диләр психиатрлар. Йокысыз бер төн уздырсаң да, баш мие моны башка эш режимына күчү өчен сигнал дип кабул итә. Без аны үзебез сизмибез дә, ләкин баш мие экономия режимында эшли башлый. Информацияне кабул итү, эшкәртү сәләте күп тапкырларга кими. Йокысы туймаган кеше эшендә хаталар җибәрә, игътибарсызлана, хәтере начарлана. Йокысыз уздырган бер төннән соң баш мие дөрес режимга күчсен өчен ике төн тәгәрәп йокларга кирәк икән. Әгәр йокы алмаса?

Әгәр йокы алмаса, үзе узар дип карамаска, ә туп-туры терапевтка язылырга! Маршрутизатор – терапевт. Ул сезне ничек дәвалыйсын, кайсы белгечкә җибәрәсен акылына, белеменә, тәҗрибәсенә таянып үзе хәл итәргә тиеш. Тик менә бер катлаулылык бар: йокысызлыкны кайсы белгеч дәваларга тиеш? Неврологмы, психотерапевтмы?

Бу сорау табибларның үзләрен дә борчый. Әлеге сорауга бу атна дәвамында Казанда уза торган нейрофорумда җавап табачаклар. Берочтан баш авыртуларын дәвалый торган яңа дарулар да тәкъдим ителәчәк. «Казанда неврология атналыгы – 2019» дип аталучы бу чарада Россиянең 30 шәһәреннән 70ләп докладчы катнаша. Монда баш миенең кан тамырларына бәйле патологияләре, йокысызлык, хәвефлелек, хәтерсезлек, баш өянәкләренә бәйле проблемлар күтәрелә.

Баш өянәге дигәннән, табиблар баш авыртуның зур проблема булуын кисәтә. «Аның сәбәпләре күп. Инсульт булыр алдыннан да баш авыртырга мөмкин, – ди Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов. – Чирнең җитдилеген «кызыл әләм»нәр дә ачыкларга ярдәм итә. Болар: баш гадәттәгедән күпкә катырак авырта яки авыртуы башка төрлерәк, күңел болгана, хәлсезлек күзәтелә, йөрәк кага... Баш авыртуы шундый форматка күчә икән, монда инде кичектергесез чаралар күрергә кирәк», – ди табиб.

Ә менә йокысызлыкка китерүче сәбәпләрнең берсе дип, табиблар гаджетлар белән мавыгуны да атый. Аеруча йоклар алдыннан, интернетка кереп, тегесен-монысын карап чыгу бик зыянлы. «Зәңгәр төс йокы гормоны булган мелотанинны тарката. Йокларга ике сәгать кала, гомумән, телефон, планшет, ноутбукларга карамаска киңәш ителә», – ди Эдуард Закирҗан улы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар