Логотип
Сәламәтлек

ВИЧ турында миф һәм чынбарлык

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн 1988 елдан бирле билгеләп үтелә.

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн 1988 елдан бирле билгеләп үтелә. Быел ул «Я за #профилактика ВИЧ» шигаре астында үтә. СПИДка каршы көрәш көненең максаты – әлеге чир турында халыкка сөйләү. Кызганыч, күпме генә сөйләнелсә дә, кисәтелсә дә, чир әле чигенергә уйламый. Бүген Татарстанда ВИЧ – инфекцияле 12745 кеше исәптә тора. 2016 елның ун аенда гына да республикабызда 1037 кеше бу вирусны «эләктергән». Элегрәк ВИЧны наркоманнар, «зәңгәрләр» һәм фахишәләр генә чире генә дип уйлыйлар иде. Ләкин ул күптәннән инде бу даирәдән чыгып, гади халык арасында аршынлы адымнар белән таралып ята. Һәм иң кызганычы да, иң аянычы да – күпләр ВИЧның ничек таралганын да, аннан ничек сакланасын да белми. Күпчелек бу чирне эләктергән кешеләрдән чумадан курыккан кебек курка, аларга орынсам, кагылсам, чирләре миңа да күчмәгәе, дип шикләнә. Югыйсә, ВИЧ кул кысышу, авыру кеше белән бер мунчада юыну яки бассейнда коену, бер савыт-сабадан ашау, бер урын-җирдә йоклау, кочаклашу, хәтта үбешү аркылы да кешедән-кешегә күчми. Вичны фәкать кан, сперма яки ана сөте аша гына йоктырып була. ВИЧ йөрткән ана кеше алдан дәваланмаса, чир ана карынындагы балага да йогарга мөмкин. Ләкин, мөмкин генә, бөтен балага да йога дигән сүз түгел!

«Светлана Изамбаева фонды»ның оештыручысы һәм җитәкчесе Светлана Изамбаева 14 ел буе үзе дә ВИЧ белән көрәшә. Бу чир белән яшәргә тырышуы турында ачыктан-ачык сөйләшә башлаучыларның беренчесе ул. Күпләр үзенең чирен ничек тә яшерергә тырышканда, ул Россия буйлап чыгышлар ясый, үз тормышыннан, башкалар тормышыннан мисаллар китереп, бу чир белән тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин, без җәмгыять куркыныч тудырмыйбыз, бу чирне әлегә тулысынча җиңеп булмаса да, «авызлыклап» була, дип, аңлату эшләре алып бара, чир белән күзгә-күз калучыларга рухи ярдәм күрсәтә. ВИЧ инфекцияле килеш тә бу дөньяга сау-сәламәт ике бала тудырган, шуның өстенә әниләре үлгәннән соң балалар йортына эләккән ике бертуганын (бер энесе балалар церебраль параличы белән авырый) алу өчен әллә никадәр бюрократия киртәләрен җиңгән бу ханым ВИЧ инфекцияле кешеләргә карата җәмгыятьнең фикерен үзгәртү өчен, әлеге чир белән яшәүчеләргә ничек булса да ярдәм итү өчен бар көчен куеп, кайвакыт үз гаиләсенә дигән вакытын, егәрен, акчасын сарыф итеп көрәшә.

Әле менә шушы көннәрдә ВИЧ белән яшәүче яшүсмерләр хакында «Книга судеб» – «Язмышлар китабы» дип аталган альбом чыгарырга йөри. Туганда ук ВИЧ белән туып, ятимнәр йортында үскән 15 баланың язмышы бәян ителгән бу альбом декабрь аенда басылып чыгарга тиеш. Балаларның, әлбәттә, йөзләре каплаулы булачак, чөнки әле җәмгыять бу кешеләрне үз эченә кабул итәргә әзер түгел.

Алла сакласын, бу чир миңа кагылмас, дип әйтеп булмый. Шуңа да ВИЧ хакында барысын да белеп торырга, кирәкмәгән шик-шөбһәләрдән, мифлардан арынырга кирәк.

Теги: Сәламәтлек ВИЧ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар