​Слива сихәте

Ниһаять, көзге җиләк-җимеш нигъмәтләрен авыз итәр чак та килеп җитте. Карбыз, кавын, йөзем… һәркайсы үзенчә файдалы. Мисал өчен, кош йомыркасыдай озынча түгәрәк, карасу-зәңгәр төстәге сливаны гына алыйк.

Тарихи мәгълүматлардан чыгып караганда, слива күгән белән алычаның табигый кушылуы нигезендә барлыкка килгән җимеш. Борынгы Римда сливаның унбер төре билгеле булган. Ә культуралы слива Россиягә 1654 елда килеп кергән. Аның беренче үсентесе Мәскәү янындагы Измайлово авылы патша бакчасында тамырланып үсеп киткән. XVII гасырның икенче яртысында халык медицинасы китабында бу җимешнең шифалау сыйфаты турында: “Слива чистарту, йомшарту сыйфатларына ия”  дип язылган. Дөрес, башка җиләк-җимеш белән чагыштырганда слива витаминнар чемпионы түгел. Тик шулай да күп кенә авыруларны дәвалауда менә дигән табигый ысул булып санала. Мәсәлән...



Эчәкләрне чистарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Бу процесста слива йомшагындагы пектин матдәләр төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.

Гастриттан һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива согы эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар.

Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.

Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инжир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчегез.



Тәндәге җәрәхәткә чи слива согына манчылган мамык кисәге каплап куегыз.


Караҗимеш бакте­рияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш санала. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла. Мәсәлән, ит фаршына өстәлгән караҗи­меш андагы бактерияләрне үрчеттерми. Моннан тыш, киптерелгән слива дымны бик яхшы саклый, ит озак вакыт сусыл булып тора.
Шунысы кызыклы, Америкада бу ачыш турында билгеле булгач, караҗимешле гамбургерга сорау бермә-бер арткан. Агулану ихтималы янамаган бу кабымлыкны кешеләр куркусыз ашый башлаган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июнь 2021 - 14:25
    Без имени
    Хэзер ук кул кутэргэч,гел кутэрэчэк ул кончел кеше бн яшэу бик авыр,туганнарын тынласын иде сенлегез
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 23 июнь 2021 - 12:16
    Без имени
    16 яшьлек кызнын фикерлэре бит бу
    Әгәр ир китсә... 
  • 23 июнь 2021 - 12:10
    Без имени
    Бу кешеден ерак качырга Кирек
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 23 июнь 2021 - 11:42
    Без имени
    Рэхмэт бик матур язылган🌹🌹🌹❤️❤️❤️🙏🙏🙏
    Сыңар алкалар
  • 23 июнь 2021 - 11:32
    Без имени
    Бу ярату тугел, чир бу, хэзер ук кул кутэргэч янадан кыйнап утерэчэк бит ул, аллам сакласын инде.
    Көнләшә. Димәк, ярата???
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан