Мең дә бер чирдән дәва

Кешелек тарихында һәр нәрсә вакытлар узу белән яңадан кабатлана. Тарихи вакыйгалар гына түгел, әби-бабаларыбыз кулланган дәвалау ысуллары да күпмедер онытылып тора да, кабат халыкка кайта. Шундый дәвалау чараларының берсе — сөлек салу. Медицина телендә аны гирудотерапия дип йөртәләр. Сөлекләр турында берни белмәүчеләр генә аны кеше канын эчә дип уйлый. Чынлыкта исә бу алай түгел. Гирудотерапия белән дәвалану хакында халык табибы Алмаз Зарипов белән сөйләшәбез.

? Халык телендә, сөлек кешенең пычрак канын эчә, дигән сүз йөри. Сөлекнең селәгәе дәвалау үзенчәлегенә ия дип ишеткәнем бар. Моның кайсысы дөрес?

Сөлекләрне «тере барометр» дип йөртәләр. Тәҗрибә туплаган саен, аларның кеше энергетикасына да, кәефенә дә сизгер икәнен тоя башладым. Шундый акыллы җан иясе ничек итеп пычрак канны эчсен ди?! Дөрестән дә, аның селәгәендә кеше организмындагы авыруларны дәвалауга сәләтле 120 дән артык фермент матдәләре бар. Сөлекнең дәвалау сәләте шуннан гыйбарәт.

? Сез дәвалау өчен нинди сөлекләр кулланасыз, аларны кайдан аласыз?

– Сөлек салу ата-бабаларыбыз заманында киң кулланылган дәвалау чарасы иде. Хәзер ул ысуллар кире кайта. Казанда да сөлек салдыручылар арта бара.
Сөлекләрне табу хәзер чишелмәслек мәсьәлә түгел. Даруханәләрдән дә сатып алырга мөмкин. Аларны махсус биофабрикаларда үрчетәләр. Дөрес, шылтыратып тәкъдим итүчеләр дә шактый. Әмма андыйлардан алмаска тырышам, минем өчен сыйфат беренче урында. Бер кулланган сөлекләрне сырага яки тозлы суга салып торсаң, алар суырган канны кире чыгара. Алдап акча эшләүчеләр шундый сөлек тә сатарга мөмкин.
Даруханәләрдә сөлекне табиб язуыннан башка гына да алырга була. Әмма белгеч белән киңәшләшмичә эшләү аяныч нәтиҗәләргә дә китерүе бар.


? Сөлек ярдәмендә нинди авыруларны дәвалап була?

– Сөлек ярдәмендә дәвалану бик ерак гасырларга барып тоташа. Әйтик, Мисыр патшабикәсе Клеопатра, Юлий Цезарьга кияүгә чыккач, озак вакытлар балага уза алмый интегә. Кулланмаган чарасы, бармаган табибы калмый. Шуннан соң Клеопатрага берничә сеанс сөлек салалар. Патшабикә балага уза… Бу – бер генә мисал.
Чибәр күренергә теләгән кызлар колак артларына сөлек салдырган. Битләре алсуланып киткән. Урта гасырларда бирән чирен сөлек ярдәмендә дәвалаулары билгеле.
Хәзерге заманда сөлек ярдәмендә дәваларга мөмкин булган авырулар исемлеге бик озын. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, ревматизм, ашказаны системасы белән бәйле авырулар, урология, тире авырулары... Йөрәк, кан әйләнеше системасына ярдәме әйтеп бетергесез зур.


? Ә нинди авыруларны дәваларга алынмыйсыз? Гомумән, сөлек салдыру кемнәргә медицина тарафыннан тыела?

– Яман шеш белән авыручыларны дәваларга алынмыйм, аларга сөлек салдыру килешмәскә мөмкин.
Авырлы хатын-кызларга, каны начар оешучыларга сөлек салу тыела. Кайбер кешенең организмы сөлеккә «каршы килергә» мөмкин.

? Сөлек салдырырга килгән кешегә аерым таләпләр куясызмы?

– Әйткәнемчә, сөлекләр бик сизгер. Канда ятрак нәрсә булса, шундук сизәләр. Әйтик, сөлек салдырыр алдыннан бер тәүлек чамасы кофе, спиртлы эчемлекләр-дән тыелып тору кирәк. Сөлекләр аерым исләрне дә яратмый.
Хушбуй сибенмәскә, төрле кремнар кулланмаска, исле гельләр белән юынмаска киңәш ителә.
Ашау, туклану мәсьәләсенә килгәндә, ризык аксымга бай булырга тиеш. Сөлек салдырыр алдыннан шикәрләп чәй эчү зарур.


? Сөлек салганнан соң, кешенең хәле үзгәрергә, начарланырга мөмкинме?

– Берсендә миңа бер ханым шылтырата. «Башка гомеремдә дә сөлек салдырмыйм, ул миңа инфекция кертте», – ди. Мин аннан тәфсилләп тәнендә нинди билгеләр булуын сорадым. Сөлек салганнан соң кычыту, шешү, температура күтәрелү, кызару еш күзәтелә.
Бу ханымда да шундый билгеләр иде. Тик ике-өч көндә аларның барысы да юкка чыга.

? Эчке органнарга массаж ясау һәм чүлмәк салу белән дә шөгыльләнәсез икән.

– Эчке органнарга массаж ясау элек тә булган. Аның ярдәмендә даруларсыз гына күп авыруларны җиңәргә мөмкин. Корсак тирәсенә ясалган массаж, мисал өчен, шул ноктадагы авыруларны гына дәваламый, ә күкрәк, аяк, баш, кул һәм аяклардагы кан әйләнешен дә яхшырта. Әйләнә-тирә мохит көннән-көн начарлана бара. Бу, әлбәттә, кешеләрнең сәламәтлегендә дә чагыла. Һава килеп җитмәү, файдалы матдәләрнең аз булуы күзәнәкләрнең үлүенә яки үз-үзләрен «агулауга» китерә. Шул сәбәпле, кан йөреше начарланырга, организмда матдәләр алмашы бозылырга мөмкин. Кан начар йөрү үзе үк организмның дөрес эшләмәвен күрсәтә. Массаж ясагач, лимфа кисәкчекләре һәм кан тәнчекләре тизрәк хәрәкәтләнә башлый. Шулай ук «эч төшү» кебек авырудан да эчке органнарга массаж ясау ярдәмендә котылып була.

? Ә чүлмәк салу хакында ни әйтә аласыз?

– Ул шулай ук «эч төшкәндә» бик нык булыша, эчнең зурлыгын киметергә дә ярдәм итә. Мисал өчен, бер сеансым 20-25 минут дәвам итә – шул вакыт эчендә 1,5-2 сантиметрга киметергә мөмкин.
Бу – ябыгыр өчен менә дигән ысул.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    2125
    10
    127
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3852
    5
    125
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6477
    1
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4745
    1
    52
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан