Логотип
Сәламәтлек

Мастопатия 

Хатын-кызның матурлыгы да, горурлыгы да, бизәге дә – күкрәк. Ләкин ул аның иң нечкә җире дә... Күкрәк бизендә ниндидер үзгәрешләр булуын тоеп, кайсыбыз гына хафага төшмәс икән. Андый чакта күңел төрлесен уйлый...

 

Хатын-кызның матурлыгы да, горурлыгы да, бизәге дә – күкрәк. Ләкин ул аның иң нечкә җире дә... Күкрәк бизендә ниндидер үзгәрешләр булуын тоеп, кайсыбыз гына хафага төшмәс икән. Андый чакта күңел төрлесен уйлый. Күкрәк бизендәге һәр төер әле ул яман шеш дигән сүз түгел. Күп очракта ул мастопатиянең билгесе булып чыга. Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-онколог Илсур ШӘЙМӘРДАНОВ белән шул хакта сөйләшәбез. 

Мастопатия – җыелма мәгънәдә әйтелүче сүз. Мин аны хәтта авыру дип тә әйтмәс идем. Ул күкрәк бизенең функциональ бер  халәте. Ләкин алай да мастопатия онкологларның игътибарында тора. Ник дисәгез, күкрәк яман шеше белән мастопатия дип аталган функциональ халәтнең килеп чыгу сәбәпләре бертөрле. 

Бүгенге көндә ул сәбәпләрне төгәл генә әйтә дә алмыйлар.  Алай да инде тикшерелгән берничә сәбәпне атарга мөмкин: күремнең бик иртә башлануы һәм соң бетүе, гәүдәнең артык авырлыгы, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, күкәйлектәге, бавырдагы, калкансыман биздәге чирләр. Күкрәк бизе хатын-кыз организмында була торган һәрбер гормональ үзгәрешкә бик сизгер. 

Халыкта һәм кайбер табиблар арасында да, мастопатия – яман шешнең башлангыч чоры, дигән сүз йөри. Бу дөрес түгел. Мастопатия яман шешне китереп чыгармый. Гомере буе мастопатия билгеләре белән яшәүче, күкрәгендә төерләр булган хатын-кызларның 60 процентында яман шеш күзәтелми. Ә икенче бер өлешендә мастопатия билгеләре булмый, булган очракта да ул клиник чагылыш тапмый, әмма яман шеш башлануы ихтимал. 

Күрем килер алдыннан күкрәкнең тыгызлануы, сызлавы – мастопатиянең бер билгесе. Кайчак күкрәктә каты төерләр дә барлыкка килә. Имчәк башыннан бүлендек килергә мөмкин. Күкрәк бизендә бернинди үзгәрешләр сизелмәсә дә, елга бер тапкыр маммологка күренергә кирәк. Мастопатия гомергә куркыныч яный торган чир булмаса да, хатын-кыз табибның җентекле күзәтүе астында булырга тиеш. Аеруча мастопатиянең төерле формасы даими күзәтү һәм игътибар сорый. Медицинада кабул ителгән стандартлар буенча, күкрәктәге каты төерләр алына һәм гистологик тикшерүгә җибәрелә. Мастопатия дип, потенциаль яман шешне вакытында ачыкламый калмас өчен эшләнә ул. 

Мастопатия халәте УЗИ яки маммография ярдәмендә ачыклана. Гадәттә, маммография  45 яшьтән соң гына билгеләнә, чөнки гормональ актив чорда хатын-кызның күкрәк бизе тыгыз була һәм  маммография барлык үзгәрешләрне күрсәтмәскә мөмкин. Шуның өчен яшь туташларга һәм ханымнарга УЗИ тикшеренүе билгеләнә.  Хатын-кыз өчен иң куркыныч чор – климакс башланыр алдыннан булган вакыт һәм климакс чоры. 75 яшьтән соң күкрәк яман шеше башлану куркынычы бетә. 

 

  

Күп кенә пациентлар, мастопатия булганда кояшта кызынырга, кайнар мунчада юынырга ярыймы, дип сорау бирәләр. Аның төерле формасы (узловая) булмаса, әлеге халәтнең чынлап та яман шеш түгеллеге ачыкланса – тыюлар юк. 

Мастопатия халәте дәвалауны таләп итми. Алай да медицинада пациентларның хәлен җиңеләйтүче препарат кулланыла. Аларны табиб билгели. Әйткәнемчә, төерләр булганда, аларны алдырырга кирәк. Бу – пациентның үзе өчен иминлек чарасы булып тора.  Һәм, әлбәттә инде, хатын-кыз елга бер тапкыр маммологка күренергә тиеш. 

 

Моны белү мөһим: 

- Балигъ булып, күкрәк бизе үсә башлауга, кыз балаларны  маммологка күрсәтергә кирәк. Үз сәламәтлегеңне кайгырту культурасы балачактан ук тәрбияләнергә тиеш. 

Сәламәт яшәү рәвеше – тәмәке, спиртлы эчемлекләрне кулланмау, гәүдәнең авырлыгын нормада тоту, вакытында кияүгә чыгып, тәртипле җенси тормыш алып бару, баланы тиешенчә имезү – мастопатияне кисәтү чарасы булып тора. 

- Галимнәр күкрәк бизенең нәселдән килүче формасы барлыгын ачыклаган.
Моның өчен BRSI гены җаваплы. Әлеге генның булу-булмавы кан анализы
ярдәмендә билгеләнә. 2013 елда Америка артисты Анжелина Джоли ике
күкрәген дә алдырып, җәмгыятьнең игътибарын әлеге проблемага юнәлтергә
тырышты. BRSI гены табылган очракта, кеше үзенең сәламәтлегенә өчләтә
игътибарлырак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар