Логотип
Сәламәтлек

Күзеңне яшьтән сакла

Кеше мәгълүматның 80-90 процентын күзләре аша ала, диләр. Күзләр – дөньяга ачылган күңел тәрәзәләребез. Аларда көн дә кояш нуры чагылсын, бәхет балкысын өчен, бала чактан ук сакларга кирәк. Бүгенге телевизор, компьютер, телефон заманында моны ничек башкарырга? Казан шәһәре 3 нче поликлиникасының консультатив-диагностика бүлеге мөдире, табиб-офтальмолог Диләрә Шәйдулатова  белән балаларның күзләрен саклау, иң еш очрый торган күз авырулары хакында сөйләшербез.
 
Бүгенге балалардагы күз авыруларын замана чире дисәң дә була. Техник алгарыш алга киткән саен, күзләргә көчәнеш арта гына бара. Балалар кече яшьтән техника белән «син» дип кенә сөйләшә, аларны смартфон, телефоннардан аерып алуы да кыен. Бер яктан, смартфоннар балаларга өстәмә белем чыганагы да. Икенче яктан, кечкенә экранга озаклап текәлеп карау күзләргә көч китерә. 
Ә тулаем алганда, табибка күбесенчә рефракция, ягъни күзнең оптик системасы бозылу аркасында начар күрү сәбәпле мөрәҗәгать итәләр. Мәктәп укучыларында бу, гадәттә, күрә карау – якыннан яхшы күреп тә, ерактагысын күрмәү. Кече яшьтәге балаларда киресенчә – югары гиперметропия (якыннан – начар күрү) күзәтелә. Югары гиперметропия үз чиратында амблиопиягә, кылый күзлелеккә, тумыштан килгән күрә карауга китерергә мөмкин. 
Соңгы елларда мәктәп укучыларында миопия бер афәткә әверелде дисәң дә була. Башлангыч классларда ул балаларның 30 процентында ачыкланса, 9-11 классларда инде 70-80 процент укучыда күзәтелә. Күзләргә авырлык елдан-ел арта бара. Якыннан карап эшләү күп.
Укучылар арасында якыннан начар күрүчеләр дә бар, ләкин ул аның кадәр массачыл төстә түгел.  Балаларның бик күбесе ерактан күрми. Әлеге аномалиянең сәбәбе – күз алмасының озынаюы. Шуның аркасында күзнең челтәр катлавында сурәтләр юньләп фокусланмый, бала ерактагы предметларны тонык итеп күрә башлый. 
Дәвалау әлеге патологиянең ничек тиз үсүенә бәйле. Елына бер диоптриядән күбрәк артучы миопия кичекмәстән дәвалауны сорый. Югыйсә күз төбендә җитди үзгәрешләр башланып, кеше өлешчә сукыраерга да мөмкин. Ерактан начар күрүче балаларга дәваны мөмкин кадәр тизрәк башларга кирәк. 
 
Баласының күзләрендә үзгәреш булуын әти-әниләр үзләре дә сизә ала. Беренчедән, ул еракка караганда күзләрен кыса. Класста арттагы парталарда утыра икән, начаррак укый башлый, язганда өстәлгә иелә, телевизорның төбенә үк утырып карый... Кайчагында балага туры караганда бер күз алмасы борынына яки чигәсенә таба авыш күренә. Болар барысы да тизрәк күз табибына күренү өчен сәбәп булып тора. 
Баланы болай да елына бер тапкыр күз табибына күрсәтү мөһим. Яңа туган баланы бер айдан ук офтальмологка алып килергә кирәк: тумыштан килгән кимчелекләр юклыгын ачыклар өчен бу. 1 яшендә күзнең рефракциясен ачыклыйлар, кирәк булса, күзлек билгеләнә. 3 яшендә күзнең үткенлеген тикшерәләр. Начаррак күрсә, күзлек белән бергә, махсус аппарат белән дәва курсы билгелиләр. Мәктәпкә керер алдыннан баланы кабат табибка күрсәтү мәҗбүри. 
 
Хәзер күзләрне дәвалау ысуллары да, мөмкинлекләр дә күп. Заманча магнитерапия аппаратлары, лазер белән дәвалау, аккомодация күнегүләре – болар бар да баланың күрүе алга таба начарланмасын өчен кулланыла. 
Әти-әниләргә әйтәсе килгән сүзем – гаджетлар белән сак булырга. Беренчедән, гаджетлар белән эшләүнең вакытын чикләргә. Икенчедән, экранның зурлыгына игътибар итәргә. Экран никадәр кечерәк булса, баланың күзләренә дә шуның кадәр күбрәк көч килә. Иң зыянлысы – телефон, ул сөйләшер өчен генә кулланылсын, уеннар уйнар өчен түгел. Уку өчен компьютер яки ноутбук кулай. 
Балагызның тактада язганнарның барысын да укый алуы-алмавы, ерактагы әйберләрне ничек күрүе, телевизорны кая утырып каравы белән кызыксыныгыз. Теләсә нинди тайпылыш сездә шик уятырга һәи кичекмәстән табибка барырга этәргеч булырга тиеш. Күз авыруларын башлангыч стадиядә кисәтү ул балага картайганчыга кадәр яхшы күрү мөмкинлеге бүләк итү дигән сүз.
 
Киңәш
* А витамины күзнең челтәр катламындагы таякчыклар һәм көпшәчекләр эшен яхшырта.
* Күзләр өчен бик тә кирәкле бета-каротин кишердә генә түгел, яшел төсле яшелчәләрдә дә күп. Мәсәлән, шпинатта, кузгалакта, аштәмләткеч үләннәрдә. 
* Бета-каротин фәкать майлар белән бергә кулланганда гына үзләштерелә. 
* Составында кальций булган ризыклар һәм терлек ите күз өчен файдалы. 
* Кызыл, сары төсле яшелчә һәм җиләк-җимештә күз өчен әһәмиятле лютеин бар.
* Кышкы-язгы вакытта балаларның рационын күз өчен файдалы махсус витаминнар белән баетырга тырышыгыз. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар