Кышны яхшы кәеф белән каршылау серләре

Рационга аксым һәм майлар кертегез
Салкын тиюдән бик күптөрле ысуллар белән сакланып була. Тик ул безнең тәлинкәдән башланырга тиеш. Табиб-диетологлар салкын вакытларда аксым һәм майларны җитәрлек күләмдә ашарга киңәш итә. Иммунитетны ныгыту өчен һәр көнне 1 аш кашыгы җитен мае һәм 2 капсула балык мае кабул итегез. Ак майдан баш тартмагыз. Олы кеше өчен аны көнгә 10-15 г ашау зарур. Көн саен ярты килограммга якын яшелчә ашау файдалы. Ул – витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсе. Ак-яшел төстәге яшелчәләргә өстенлек бирегез. Аларны томалап пешереп ашау отышлырак. Салкын вакытларда чөгендер, кабак, помидор, шалкан ашау файдалы.
Диеталар хакында онытып торыгыз
Салкыннарга кергәч, организм авыр һәм баллы ризык таләп итә башлый Бу нормаль күренеш. Безгә энергия кирәк, ә аларны организм без ашаган ризыктан ала. Табиблар кыш көне катгый диеталарда утырырга киңәш итми. Салкын диетик салатлар артык авырлыкны киметер дә, тик иммунитетны гына күтәрә алмас. Бу теләсә ничек ашый башларга мөмкин дигән сүз түгел. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш.
Спорт белән шөгыльләнегез
Галимнәр тарафыннан күптән расланган: актив тормыш рәвеше сәламәтлекне ныгыта. Әгәр сез тренажерлар яки спортзалда шөгыльләнергә яратмыйсыз икән, йоклар алдыннан саф һавада йөреп керү гадәте булдырыгыз. Офиста һәм көне буе утырып эшләүчеләр өчен бу бигрәк тә файдалы.
Көн яктысын озынайтыгыз
Көз-кыш вакытларында яктылык җитмәү серотонин гормонын эшләп чыгаруны киметә. Нәтиҗәдә, апатия башлана, һәрвакыт йокы килә. Иртәнге 6.00–10.00 сәгать арасында урамда йөреп керү мөһим. Ул сезне депрессиядән коткарыр. Иртән иртүк урамга чыгасыгыз килми икән, тәрәзә каршына басып, кояш чыкканы булса да күзәтеп торыгыз. Кояш энергиясен күбрәк алырга тырышыгыз.
Тирә-ягыгызны ачык төсләргә баетыгыз
Көз төсләре – кызыл, кызылсары, алтын төсләр. Кызылсары хәл калмаганда булыша дип исәпләнә, кызыл эшкә тотынырга ярдәм итә, сары төс кәефне күтәрә. Әлеге төсләрне көнкүреш тормышыгызга кушыгыз. Кызыл шарф, төрле төстәге хризантема гөлләмәре, эштә төрле төстәге папкалар – кәефне күтәрә, депрессиядән дә саклый.
Аромалампа яндырыгыз
Ароматерапия салкын тиюдән, күңел төшенкелегеннән саклый. Шуңа күрә эфир майлары кышны ныклы иммунитет һәм яхшы кәеф белән каршыларга теләүчеләрнең тугры дуслары. Көз-кыш айлары өчен цитрус, эвкалипт, ылыслы агачлар, лаванда, бөтнек майлары файдалы. Аромалампага һәрберсеннән 3-4 тамчы тамызыгыз. Һәр иртә 1-2 тамчы бөтнек, эвкалипт майлары белән ингаляция эшләү – томан төшүдән менә дигән профилактика.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.