Логотип
Сәламәтлек

Кычытканның ун чирдән файдасы

Кычыткан – поливитаминлы дару үсемлеге. Аның яфракларында аскорбин кислотасы кара карлыганга караганда ике тапкырга күбрәк. Ә каротин буенча ул кишерне дә уздыра. Файдалы үзлекләре киптергәннән, пешергәннән соң да кимеми. 

Кычыткан – поливитаминлы дару үсемлеге. Аның яфракларында аскорбин кислотасы кара карлыганга караганда ике тапкырга күбрәк. Ә каротин буенча ул кишерне дә уздыра. Файдалы үзлекләре киптергәннән, пешергәннән соң да кимеми. 

Ул канны яхшырта –  гемоглобинны, эритроцитларны, тромбоцитларны арттыра. Тагын бер мөһим сыйфаты – кычыткан гормоннар ясалышын көйли.

Организмдагы ялкынсыну процессларын баса. Ялкынсыну – инфекцияләргә каршы табигый реакция ул. Хроник рәвеш алса, ялкынсыну куркыныч тудыра башлый. 

Простата аденомасыннан шифасы бар. Статистика буенча, 50 яшьтән узган ир-атларның яртысында мәни бизенең зураюы күзәтелә икән. Кычыткан төнәтмәсен куллану әлеге бизнең зураюын тоткарлый, бәвел бүлеп чыгару проблемасын җиңеләйтә. 

Кычытканның «сенная лихорадка» дигән чирдән шифасы булуы расланган. Ул – аллергиянең бер төре. Бу вакытта борын томаулау, күздән яшь агу күзәтелә. 

Югары кан басымы булган кешеләргә дә кычыткан ярдәмгә килә. Кычыткан куллану инфаркт, инсульт ихтималын нык киметә. Йөрәк тибешен җайлый.

Кандагы шикәр күләмен киметә. Тикшеренүләр кычыткан составында инсулинга охшаш матдә булуын күрсәткән. 
Кан агуын туктата. Кычытканның әлеге үзлеге аеруча хатын-кызлар өчен актуаль. Менструация көчле булып, авырттырып килсә, кычыткан төнәтмәсенең шифасы бар.

Бавырны чистарта. Кычыткан бавырдан авыр металларның тозларын, токсиннарны чыгара. Үсемлек составындагы антиоксидантлар аның күзәнәкләрен ялкынсынудан саклый. 

Кычыткан – менә дигән бәвел кудыргыч үлән. Аның кан басымын төшерү үзлеге шушы сыйфаты белән дә аңлатыла. 
Кычыткан төнәтмәсе тәндәге җәрәхәтләрне төзәтә, чәчне үстерә, чәч коелуын туктата. 

Кычытканнан төнәтмә ясар өчен аның яфракларын да, сабакларын да кулланалар. Бер уч кипкән яки яңа гына өзгән үләнне кәстрүлгә салып, 1 стакан кайнар су коярга һәм кайнап чыгу хәленә җиткезеп, 15 минут сүрән утта төнәтергә кирәк. Әзер төнәтмәне тагын 30 минут тастымал белән каплап, суытканнан соң сөзеп кулланалар. Шифасы булсын өчен, кычыткан төнәтмәсен ике атна дәвамында көнгә өч тапкыр ашар алдыннан бер аш кашыгы күләмендә эчәләр. 

Куе төнәтмәне кычытканның орлыгыннан да ясарга була. Моның өчен бер аш кашыгы орлыкны бер стакан кайнар суга салып, күләме бермә-бер кимегәнче кайнатырга кирәк. Суынгач, төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – өч атна. 

Кычытканнан чәй дә ясап эчәргә мөмкин. Бер чынаяк кайнар суга 7 кычыткан яфрагы салып ясала ул. 

фото: https://pixabay.com/ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар