Логотип
Сәламәтлек

Курку

Бу хис миндә әнине җирләгәннән соң ук барлыкка килде бугай. Яман шеш белән авырды ул.

Газиз кешемнең бу дөньядан никадәр интегеп китеп баруын күрү җаныма коточкыч бер курку булып кереп утырды. Әгәр бу чир белән мин дә авырсам? Минем дә балаларым шулай интегүемне күреп газапланса? Бу хакта уйлыйсым килми, ләкин ул хис, куе томан сыман, җанымны акрын гына сара барды... Кайчагында каядыр югалып та торгалады. Ләкин озакка түгел. Кемнеңдер бу чир белән авырганын ишетсәм яки шул хакта берәр мәгълүмат күрсәм, йөрәгемне өшеткән, тын аласым барлыгын оныттырган теге курку тагын баш калкытты. Соңыннан белдем, бу куркуның хәтта исеме дә бар, канцерофобия дип атала, һәм ул бер мине генә өркетми, мондый хис белән яшәүчеләр күп икән. 

Канцерофобия – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә курку. Авырып китүдән һәркайсыбыз да курка анысы, ләкин бу курку үзгә.

Республика клиник онкология диспансерының медицина психологы Алия ӘХӘТОВА

– Ул буш урында гына барлыкка килми. Күп очракта тормышыбызда шушы чир белән бәйле булган берәр фаҗига тудыра аны, – ди Алия Альбертовна. – Хәтта якыннардан беркем авырмаган очракта да безнең һәммәбездә дә онкологиянең нәрсә икәнен берникадәр күзаллау һәм аннан курку бар. Әгәр берәр танылган артистның авырганын яки билгеле кешенең бу чирдән вафат булганын ишетсәк, шунда ук сагаябыз. Курку уйларны чикли, хисләрне били, җанны гына түгел, тәнне дә борчый башлый – әле анда, әле монда авырту барлыкка килә. 
Психологның моңа аңлатмасы бар:

– Курку бездә аерым бер эмоцияләр кузгата. Ә эмо­ция­ләр аркасында организмда билгеле бер симптомнар күзәтелә. Әлеге симптомнар ул куркуны тагын да көчәй­теп җибәрә. Әнә шундый ябык боҗра барлыкка килә, – ди Алия Альбертовна. – Кайчагында курку аркасында кеше үз-үзен шул дәрәҗәгә җиткерә ки, читтән ярдәм булмаса, үзлегеннән генә бу халәттән котыла да алмаска мөмкин. Канцерофобия акрынлап аны үз кагыйдәләренә буйсындырырга керешә. Кешенең йокысы кача, аппетиты бозыла, кәефе китә. Эшчәнлеге кими, тиз арый, күңеле үсми... Ул гел стресс халәтендә яши башлый. Ә бит озакка сузылган стрессның организм өчен никадәр зыянлы булуын барыбызның да ишеткәне бар. 
Канцерофобияле пациентлар белән безгә еш эшләргә туры килә. Алар, гадәттә, ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәгеләр үзләрендә гел чир эзли. Әле бер табибка күренә, әле икенчесенә. Шушы темага язылган барлык китапларны ул инде укыган һәм үзенә үзе күптән диаг-ноз куйган. Хәзер шул диагнозны раслатмакчы. Рас­ланмагач, ачуы килә, табибларны гаепли. Миндәге барлык симптомнар да яман шеш авыруы булуын күр-сәтә, ди. Дөрестән дә, ул үзендә шул симптомнарны тоя. 

Икенче төркемдәгеләр исә, киресенчә, табибка күренүдән бөтенләй баш тарта. Тикшеренә башласа, чир табарлар дип курка. Ул хәтта тәненең берәр җире сызласа да, ахыргача түзәчәк, ләкин табибка күренмәячәк.
Бу темага сөйләшүдән, ниндидер мәгълүмат белүдән гомумән кача. Билгесезлек курку хисен арттыра гына. Андый кешеләр үзләренең кичерешләрен кем беләндер бүлешергә дә кыенсына. Авырганымны белсәләр, кырын карарлар, гаепләрләр дип уйлый. 

Канцерофобияле кешеләр кайчагында чынлап та туганнарының ачуын китерә. Алар яки аның бар куркуларын кире кага, танымый яисә аны табибтан табибка йөртә башлый, психологка күренергә мәҗбүр итәргә тырыша. Мәҗбүриләп табибка алып килүнең файдасы юк. Ул моны иң элек үзе теләргә тиеш. Ләкин бар шундый кешеләр: алар бу куркудан арынырга теләми дә. Аларга шулай үз-үзләрен кызганып, башкалардан кызгандырып яшәү ошый. Психологиядә бу икенчел файда дип атала. Гадәттә, балаларга хас ул, авырыйм дисең икән, әни мәктәпкә җибәрми, тәмле ризык ала, бөтен игътибар сиңа гына... 
Ничек кенә булмасын, канцерофобияле кешегә туганнарының ярдәме кирәк. Кайчагында аны бары тыңлап тору гына да ярдәм итә. Үзенең уйларын, борчуларын бушатсын ул, кичерешләре турында сөйләсен. Аларны кем беләндер уртаклашу эчтәге хәвеф хисен киметергә булыша. 

Әйткәнемчә, кемдәдер фобия якын кешесе бу чир белән авыргач туа. Ә кемдәдер ул үз диагнозын белгәннән соң барлыкка килә. Бер авырганнан соң, чир чигенеп, яңадан баш калкытса, канцерофобия яңа көч белән башланып китәргә мөмкин. Бик тәэсирләнүчән, барысын да йөрәгенә якын алучыларда ул хәтта гадәти медосмотрдан соң да башлана ала.

Ул хакта уйлама, дип әйтеп кенә пациентларны фобиядән арындыру мөмкин түгел. Баштагы уйларны сүндереп куя торган механизм юк. Мондый очракта хис-кичерешләрне көндәлеккә теркәп бару ярдәм итә ала. Бер дәфтәр башлап, анда көн дәвамында туган уйларны, куркуларны, тойгыларны язасың. Нәрсә борчый – барысын да теркәп, дәфтәр битен ябып куясың. Иртәгә кичкә чаклы, көндәлекне кабат ачканчыга кадәр бу хакта уйламый торам, дисең. Кичектерелгән хисләр көндәлеге дип атала әлеге ысул. Ләкин бу да вакытлыча гына чара, көн дәвамында авыр хисләр барыбер туарга мөмкин. 

Курку бик нык биләп алган мизгелләрдә сулыш алу техникасы да булыша. «Квадрат буенча сулыш алу» дигән бик гади бер техника бар. Моның өчен күңелдән генә квадрат ясап, аның дүрт почмагын билгеләргә кирәк. Карашыбызны шуның бер почмагына төбәп, өчкә кадәр саныйбыз һәм үзебез бу вакытта сулыйбыз. Карашны квадратның икенче почмагына күчереп, өчкә кадәр санаганчы сулышны чыгармый торабыз. Өченче почмакта өчкә кадәр санап, сулышны чыгарабыз. Дүртенче почмакта тагын өчкә кадәр санап, сулыш алмый торабыз. Шулай берничә тапкыр кабатлыйбыз. Бу шулай ук бик файдалы күнегү.

Күңелендә курку яшәгән пациентларга үз хисләрен аңларга өйрәнү бик мөһим. Мин үземнең пациентларыма тагын шундый бер ысул тәкъдим итәм. Дәфтәр битен биш баганага бүлеп, беренче баганага курку хисен барлыкка китергән ситуация языла. Мәсәлән, телевизордан авыру бала турында сюжет күрсәттеләр, ул сездә, минем дә балам авырырга мөмкин, дигән курку хисен кузгатып җибәрде. Икенче баганага бу сюжетны караганда үзеннән-үзе туган уй языла (хәзер авыручылар бигрәк күп, бу чир безгә дә кагылса...). Өченче баганада – әлеге сюжет аркасында туган хисләр (курку, кызгану, борчылу...). Дүртенче баганага бу вакытта тәнегездә нәрсә тойганыгызны язасыз (йөрәк тибешем ешайды, тын алырга оныттым, туңган кебек булдым...). Бишенче баганага болардан арыныр өчен нәрсә эшләгәнегез языла (телевизорны сүндердем, башка бүлмәгә чыгып киттем, табибка язылдым...) Болай эшләү үз хисләреңне контрольдә тотарга өйрәтә. Инде куркуны йөгәнләү мөмкин түгел икән, ул чагында психологка, кайчагында хәтта психиатрга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. 

Күпләрнең Америка артисты Анджелина Джоли турында ишеткәне бардыр. Әнисе, әбисе һәм апасы яман шеш авыруыннан вафат булганнан соң, ул тикшеренә һәм Анджелинада BRCA1 һәм BRCA2 геннарының мутациясе табыла. Бу мутацияне йөртүче хатын-кызларда яман шеш авыруы килеп чыгу ихтималы бик зур. Әлегә үзендә чир табылмаса да, актриса операция өстә-ленә ята – сөт бизләрен һәм күкәйлекләрен алдыра. Бу хакта күп яздылар, телевизордан да сюжетлар булды. Әлбәттә, бу мәгълүмат болай да шөбһәләнеп яшәүчеләрдә канцерофобияне арттырды гына. 


Республика клиник онкология диспансерының маммология бүлеге мөдире Альберт ГЫЙМРАНОВ

«Миндә дә шундый мутация юкмы икән?» – дип пошаманга калучы хатын-кызлар аз түгел. Яман шешне алдан кисәтү өчен Россиядә мондый операция ясаламы? Аны ясаткач, рак барлыкка килмәс дип әйтеп буламы?» дигән сорауны Альберт Мөнисәгыйтовичка бирәм. 
– Чынлап та, бу мутацияне йөрткән хатын-кызларның 40 проценттан алып 80 процентына якын арада яки алдагы ун елда яман шеш белән авырый башлау куркынычы яный. Ә инде сөт бизләре белән күкәйлекләрне алдыру бу ихтималлыкны 90 процентка кадәр киметә. Ләкин Россиядә мондый операцияләр ясау закон нигезендә каралмаган. Бездә сау-сәламәт кешенең сәламәт органнары алынмый, операция фәкать инде авырый башлаган пациентка гына билгеләнә. Үзендә бу мутациянең булу-булмавына һәр хатын-кыз тикшертә ала. Ләкин моның өчен якын туганнардан ике кешенең – әниең белән әни ягыннан әбиеңнең 50 яшькә кадәр сөт бизендә яки күкәйлегендә яман шеш табылган булуы кирәк. Бу очракта әлеге тикшеренү мәҗбүри медицина иминиятләштерүе нигезендә түләүсез башкарыла.

BRCA1 һәм BRCA2 геннарының мутациясе табыла калса, алга таба үз организмыңа бик игътибарлы булу, ешрак тикшеренү таләп ителә. Мәсәлән, гадәти кешеләр өчен тикшеренү стандарты елга бер тапкыр сөт бизләренә УЗИ, 40 яшьтән соң маммография үткәрү булса, геннарның мутациясе табылган яшь ханымнар башкачарак тикшеренергә тиеш. Аларның сөт бизләренә елга бер тапкыр МРТ ясала, чөнки УЗИ гына андагы үзгәрешләрне күрсәтмәскә мөмкин. 

Яман шеш килеп чыгу ихтималын киметү өчен билгеле бер химия-терапиясе дә бар. Ул онкология белән инде авырый башлаган пациентларны дәвалый торган препаратның бик тә җиңеләйтелгән варианты, һәм ул әлеге мутацияне йөртүчеләргә профилактика максатыннан билгеләнә. Бу эш белән беренче звено онкологлары – гадәти поликлиникада эшләүче белгечләр шөгыльләнә. 

Анджелина Джоли синдромы, ягъни рак булмасын өчен сәламәт органнарны алдырып ташларга теләү безнең пациентларда да очрый. Кемдәдер киста, кемдәдер фиброаденома, кемнеңдер әнисе авырган...
«Гел тикшеренеп, гел куркып яшәп арыдым, алыгыз да, аның урынына имплант кына куегызчы?» – диләр. Әмма имплант куйдыру ул бу проблемадан котылу түгел әле. Имплантлар хатын-кызга гомерлек проблема тудыра. Беренчедән, имплант куелган күкрәкнең табигый түгеллеге күренә. Хәзер силикон имплантларның сәламәтлек өчен бөтенләй үк куркыныч булмавын торган саен ешрак сөйлиләр. Медицинада «редкий синдром с установкой силиконовых имплантов» дигән термин да бар хәтта. Әлеге имплантлар аркасында пациентта тора-бара анапластик лимфома – яман шеш башланырга мөмкин. Шуңа күрә дә сәламәт хатын-кызларга күкрәкләремне зурайтам дип пычак астына кергәнче яхшылап уйларга киңәш итәм. Косметология белән шөгыльләнүче хирургларның барысы да бу проблеманы белә. 

Без хәзер яман шеш булган очракта да хатын-кызның күкрәген тулысынча алмаска тырышабыз. Шеш булган урынны һәм лимфа төеннәрен генә алабыз. Күп еллык тәҗрибә шуны күрсәтә: күкрәкне тулысынча алып ташлау гомер озынлыгына берничек тә тәэсир итми. Күкрәкне калдырып, нур терапиясе билгеләү дә шул ук нәтиҗәне бирә. Бик сирәк очракларда гына, башкача мөмкин булмаганда гына күкрәк алына. Хатын-кыз өчен тышкы матурлыкның никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Пациентларның күбесе нәкъ менә күкрәкләрен алдырудан курка. Канцерофобия шуңа бәйле дә туарга мөмкин. Без үзебезнең бүлектә дәваланучы хатын-кызларның күкрәкләренә операция барышында яки бераз соңрак реконструкция ясыйбыз, аларны яңадан күкрәкле итәбез. Кайчагында моны бераз соңрак, онкологияне җиңгәч башкарырга туры килә. Хәзер күкрәк ясауның әллә ничә төрле ысулы бар, безнең пациентларга ул бушлай, мәҗбүри иминиятләштерү нигезендә ясала. Шуңа күрә күкрәгемне алалар дип куркып йөрү урынсыз, иң мөһиме – чирне вакытында дәвалау. 

Соңгы елларда күкрәкләрендә өченче-дүртенче стадиядәге яман шеш булган пациентлар бик сирәк очрый. Күбесенчә – беренче, икенче стадия белән киләләр. Бу – Татарстанда ел саен уздырыла торган диспансеризация һәм скрининг программасының нәтиҗәсе. Аларны уздыруның максаты да – гомергә куркыныч яный торган мондый чирләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. Ә беренче һәм икенче стадиядәге яман шешләрне ахыргача дәваларга мөмкин. Хәзер препаратлар да күп, төрле тикшеренүләр дә уздырылып тора. Менә шуңа күрә дә канцерофобиядән интегүче кеше-ләргә киңәшем шул: юкка куркып йөргәнче, елга бер тапкыр диспансеризация узыгыз. Бу – бушлай һәм бик нәтиҗәле. 

Яман шеш килеп чыгу ихтималы һәр кешедә төрлечә. Күкрәк яман шешен алганда, нәселдән килә торганы 10 процентны гына тәшкил итә. Калган 90 проценты күптөрле сәбәпләргә бәйле. Ашаган ризыкка да, яшәү рәвешенә дә... Тагын бер сәбәбе – организмдагы эстрогеннарның чамадан тыш күплеге. Организм үзе җитештергән гормоннан тыш, ул безгә читтән дә керә. Эстрогенга охшаш матдәләр көнкүрештә кулланыла торган күп әйберләрдә бар. Мәсәлән, азык-төлек өчен эшләнмәгән пластикта, косметик чараларда, кояштан саклану өчен чыгарыла торган кайбер кремнарда. Эстрогенның молекуласы вак, тире аша организмга үтеп керә һәм туплана бара. Кояштан саклану өчен крем алганда составына игътибар итегез. Алар ике төрле: берсе титан оксиды нигезендә ясала, икенчесенең составында эстрогенга охшаш матдә бар. Маникюр өлкәсендә кулланыла торган препаратларда да очрый ул. 

Россиядә яшәүче халыкның менталитеты шундый – бездә үлем турында сөйләшү тыелган. Без үзебезне мәңгелек итеп тоябыз. Ә яман шеш турындагы диагнозны ишетү – гомернең чикле икәнлеген аңлау.
Бу сүзләрдән күпләрдә паника башлана. Кемдер депрессиягә бирелә, диагнозны кабул итәргә, дәваланырга теләми. «Ялгышканнардыр, миндә ул чир юк», – ди. Ә без бер кешене дә мәҗбүри дәвалый алмыйбыз. Авыр ситуацияне кабул итүнең биш этабы бар, аның беренчесе – кире кагу. Кайбер пациентлар әнә шул беренче этапта – кире кагу этабында кала. Андый очракта пациентларыбызны психологка юллыйбыз. 
Әйе, онкология һәркем өчен дә зур сынау. Аннан курку – табигый. Ләкин ул кешенең үзе өчен файдалы курку булсын иде – вакытында табибка күренергә, тикшеренергә һәм дәваланырга этәрә торган. 

Канцерофобияне ничек җиңәргә?
Үзегез өчен кызыклы шөгыль уйлап табыгыз.
Хобби булдырыгыз.
 Мохитне алмаштырыгыз: сәяхәткә барып кайтыгыз, күбрәк аралашырга тырышыгыз.
 Күңелле кино, спектакль карау, концертка, күргәзмәгә бару – уйларны башка юнәлешкә борырга булыша. 
 Үзегез һәм гаиләгез өчен сәламәтлекне тикшертү планы төзегез. 
 Диспансеризацияне вакытында узыгыз.
 Курку даими булса, алты айдан озагракка барса, бөтен уйларны биләсә, психологка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар