Карбыз, кавын чоры башланды

Карбыз – баллы да, тәмле дә җылы як нигъмәтләренең берсе. Аны зур булганга кемдер җимеш, кемдер яшелчә, ди. Чынлыкта ул җиләк. Карбыз җәйге челләдә су эчәсе килү теләген баса, бу гына түгел, ул әле биохимик элементларга да бик бай. 


ФАЙДАЛЫ ЯКЛАРЫ: 

  • күз күрүне, нерв системасы функцияләрен яхшырта;
  • иммунитетны күтәрә;
  • ашыйсы һәм эчәсе килү теләген баса;
  • йөрәк сисетмасы эшчәнлеген яхшырта;
  • эчәклек моторикасын нормальләштерә;
  • кан тамырлары эшчәнлегенә уңай йогынты ясый;


Әлеге тәмле җиләк халык медицинасында киң кулланыла. Аның составында В төркеме витаминнары, аскорбин кислотасы, углеводлар бар. Тимер, үсемлек клетчаткасы, селте компонентлары да күп. Карбыз 90 роцентка судан тора, шешенүләрдән һәм бөер авырулары вакытында менә дигән сидек кудыру үзенчәлеге бар. 

Табиблар җылы як җиләген нефрит, цистит, шулай ук бөерләргә ком утырганда ашарга киңәш итә. Пектин һәм клетчатка эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта, организмны зарарлы матдәләрдән һәм шлаклардан арындыра. 
           

 ТӨРЛЕ АВЫРУЛАРДАН 


Магний белән тимер кан ясалуга ярдәм итә, шуңа да җиләк анемия һәм каны начар оючан кешеләргә файдалы. Фолий кислотасы йөрәк-кан тамырлары системасын эшчәнлеген яхшырта, карбыз артрит, подагра авыруларын дәвалаганда ярдәм итә. 

Карбызны операцияләрдән соң, каты авырулардан соң ашыйлар. Алкоголь матдәләрен организмнан чыгара. 
       
Җиләк составындагы каротин физик эшләр һәм көчле эмоцияләр вакытында, шулай ук стресслардан котылырга ярдәм итә. Составында фениллаланин аминокислотасы күп -  Паркинсон авыруын булдырмау өчен карт кешеләргә карбыз ашарга кирәк. 


АРТЫК АВЫРЛЫКТАН 

Карбызны ябыгыр өчен дә ашыйлар. 
100 грамм карбызда:

  • 37 ккал.
  • 0,9 процент аксым
  • 5 процент фруктоза
  • 3 процент глюкоза
  • 2 процент сахароза
  • моно һәм дисахаридлар формасында 11 процент углевод бар. 


ИГЪТИБАР: НИТРАТЛЫ БУЛМАСЫН 

Карбыз тизрәк өлгерсен өчен аңа нитратлар кушалар. Карбызны санэпидемстанция белешмәсе булган сатучылардан гына сатып алырга кирәк. Шулай ук ярылган, яньчелгән карбызларны арзан булса да, алмагыз. Чөнки зарарлы микроблар андый урыннарга бик тиз үтеп керә һәм бөтен җиләкне зарарлап өлгерә. 

Эчендә сары җепселләр, эче артыгы белән кызыл, ялтырап торган кабыклы карбыз анда химик натратларның күп булуы турында сөйли. Андый карбызның файдасыннан зыяны күбрәк. Нитратлар белән агулану хәлсезлек, укшыту, йокысызлык һәм бизгәк тоту кебек билгеләрдән беленә. Шулай ук карбыз ашаганнан соң, баш әйләнсә, костырса һәм эч авыртса, табибка мөрәҗәгать итегез. 

Фото: www.pixabay.com
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»