Логотип
Сәламәтлек

Карбыз диетасы

Күрсәткечләр
Организмны диета ярдәмендә чистарту һәм бушандыру сау-сәламәт кеше өчен дә бик файдалы. Мәсәлән, карбыз диетасы бавыр авыруларыннан, хроник гепатиттан, үт куыгына һәм сидек юлларына таш утырудан, холециститтан саклый.

Карбызны ач карынга ашау аеруча гипертоникларга яхшы. Карбыз диетасы, гомумән, организмдагы холестеринны киметергә, депрессиядән, анемиядән, хөлсезлектән котылырга ярдәм итә.
Карбыз ярдәмендә организмны чистарту подагра һәм артрит кебек буыннар авыруыннан да нәтиҗәле санала. Атеросклероз белән симерүдән дә киңәш ителә. Карбыз диетасы иркен рәвештә 2-3 килограммга ябыгырга мөмкинлек бирә.
 
Зарары
Әнә шулай, күпьяклап файдалы булуга карамастан, карбыз диетасы кайбер кешегә ярамаска да мөмкин. Шунлыктан, иң элек табиб белән киңәшү зарур.
 
Дөрес, карбыз ярдәмендә чистартынуның зарары бик аз. Әмма бар. Мәсәлән, бәвел тотмаудан интеккән кешегә карбыз ашаудан тыелырга киңәш ителә. Карбыз диетасының шулай ук ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә дә зарарлы булуы ихтимал. Бөердә таш булган очракта да карбыз диетасы белән шаярмагыз. Карбыз йогынтысында ташларның урыныннан кузгалып, көчле авырту китереп чыгарулары бар. Шикәр диабетлы кешеләргә дә карбызны чама белән (тәүлеклек шикәр нормасын истә тотып кына) кулланырга кирәк.
 
Диета
Инде бөерне тикшертеп, табиб белән киңәшкәннән соң, карбыз диетасына утырырга теләсәгез, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.
Беренчедән, организм чистартуны ял көннәрендә башкарыгыз. Бу көннәрдә кичтән үк ятып, төнлә тыныч кына йокларга да җыенмагыз. Диета вакытында карбызны төнге уникедә дә ашарга кирәк булачак. Чөнки нәкъ төнге сәгатьләрдә сидек куерып, ташлар ясалучан була. Шунлыктан, тулы карбыз диетасына утырганчы, бер көн фәкать карбыз гына ашап карагыз. Ул көнне 1,5-2 килограмм карбыздан тыш бернәрсә дә ашамагыз. Әгәр шул көн эчендә организмга тискәре йогынты булмаса, карбыз диетасын кулланырга мөмкин.
 
Карбыз диетасы өч-дүрт көн дәвам итә. Шул көннәрдә организмыгыз күп кенә шлаклардан, артык судан, кирәкмәгән тозлардан арыначак. Әлеге диета иң күбе биш көн дәвам итәргә тиеш.
Карбыз диетасы, беренче карашка, бик гади тоела. Ләкин моның өчен биш көн дәвамында бары тик карбыз белән генә тукланырга кирәк. Күләме ягыннан карбыз кешенең һәр 10 килограмм авырлыгына 0,7-0,8 килограмм туры килергә тиеш. Шул исәптән чыгып, тәүлеклек норманы ун тигез өлешкә бүлегез дә иртән сәгать 6дан башлап төнге 12гә кадәр һәр ике сәгать саен карбыз ашагыз. Тәүлеклек норманы биш тигез өлешкә бүлеп тә ашарга мөмкин. Мәсәлән, 8.00, 12.00, 16.00, 20.00 һәм 24 сәгатьтә.
 
Диета барышында организмыгызны ныклы күзәтү астында тотыгыз. Әгәр эч күбенсә яисә ашказаны-эчәкләр авыртса, карбыз ашауны аның согы белән алыштырыгыз. Сокны да шул ук кагыйдәләр буенча, әмма башкачарак күләмдә, стаканның яртысы яисә дурттән өч өлеше күләмендә көнгә биш тапкыр эчегез. Сокны су белән сыекларга да мөмкин.

Бер литр карбыз согы ясау өчен: 350 г карбызга ярты стакан шикәр комы, ярты лимон согы, 50 г ак коры шәраб, 3 стакан су кирәк.
Ә менә баш әйләнә башласа, укшытса, эч авыртса, диетаны, һичшиксез, туктатырга кирәк.
 
Диета беткәннән соң, тагын ун-ундүрт көн дәвамында, башка ризыклар белән беррәттән, карбызны да көндәлек ашарга киңәш ителә. Бу чорга якынча меню түбәндәгечә: Иртәнге аш — суда пешерелгән солы боткасы һәм 100 г сыр.
 
Төшке аш — 200 г пешкән балык яисә ит, 300 г майсыз яшелчә салаты.
 
Төштән соңгы аш — 200 г эремчек һәм балсыз йогурт. Кичке аш — 30 кг авырлыкка 300 г исәбөннен карбыз. Мондый диета белән авырлыкны тагын 3-4 килограммга киметеп була.
 
Саклану
Карбыз сатып алгач, кайбер гигиена кагыйдәләре турында да онытмагыз. Иң элек, карбызны кайнар су белән сабынлап юыгыз. Бу гади генә чара сезне бик күп бактерияләрдән саклаячак.
Җитлегү чорында карбыз химикатларны үзенә җыючан. Шул сәбәпле, нитратлар һәм нитритлар күбәюдән карбыз эчендә тыгыз саргылт урыннар барлыкка килә. Аңлашыла, мондый карбыз организмга фәкать зыян гына китерә.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар