Логотип
Сәламәтлек

Дару үләннәре. Файда һәм зыян

Үләннәр белән дәвалану, ягъни фитотерапия вакыт сынавын узып, безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән гыйлем. Әмма... «белеп куллансаң дару, белми куллансаң агу», дип, халык юкка гына әйтмәгән. Үләннәрнең файдалы һәм зыянлы яклары. 12 июльән соң дару үләннәрен җыярга ярыймы? Әлеге язмада сез бу сорауларга җавап табарсыз һәм рәсми медицина вәкиленең фикере белән дә танышырсыз.


Үләннәр белән дәвалану, ягъни фитотерапия вакыт сынавын узып, безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән гыйлем. Химик препаратлардан аермалы буларак, табигатьтә үскән дару үләннәрендәге биологик актив матдәләр, микро һәм макро элементлар кеше организмы өчен кулай формада.

980-1037 елларда гомер итеп, ханнарны дәвалаган атаклы Әбүгалисина (Ибн Сина) да үләннәрнең төрле үзлекләрен бик нык өйрәнгән. Бу хакта аның «Китаб ал-Канун фи-т-тибб» – «Канон врачебной науки» хезмәтендә дә язылган. Әбүгалисинаның сакланып калган рецептларын өйрәнеп, бүгенге көн галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән: алар бик көчле дәва чарасы һәм сәламәтлеге шактый нык кешеләр өчен язылган. Димәк, ул чорда кешеләрнең иммунитеты ныграк булган, дару үләннәрендәге актив матдәләр дә аларның организмына башкачарак тәэсир иткән. Бүген ул рецептларны шул килеш кенә кулланырга ярамый. Безнең инде иммунитет та бүтән, үләннәр үскән тирәлек тә...

«Үлән генә бит ул», – дип, илтифатсыз карарга ярамый», – ди үләнче Фирая ЗАХАРОВА да. Фирая ханым үләннәр җыю белән инде күптәннән шөгыльләнә. Аның белән әңгәмәбез дару үләннәре, аларны дөрес итеп җыеп киптерү һәм, әлбәттә инде, дөрес итеп куллану турында булачак. 12 июльдән соң дару үләннәрен җыярга ярыймы-ярамыймы дигән сорауга да җавап табарбыз.

– Фирая ханым, Татарстанда ничә төрле дару үләнен җыярга мөмкин?

– Төгәл генә исәбен әйтә алмыйм, әмма Татарстанның табигате бай, шуңа да бик күп төрле үләннәрне үзебездә очратырга мөмкин. Менә шушы басып торган урында гына да (әңгәмәбез болында уза. – Авт.) ничә төрле дару үләне үсә. Әнә биек булып үскәне, чәчәкләре сары төймәне хәтерләткәне – гөлбадран. Русчасы – пижма. Агулы үлән ул. Шуңа да аны үзен генә түгел, берничә үлән белән кушып кулланалар. Чәчәгенең бер-ике төймәсен ипи белән йотып куйсаң була.

Хәзер күпләр цикорий белән мавыга. Кибетләрдән сатып алалар аны. Ул да үзебездә адым саен очрый. Юл буйларында үскән каты сабаклы, сабагында чиратлашып зәңгәр чәчәкләр тезелешкән үлән шул цикорий була инде (татарчасы һиндыба. – Авт.). Канны чистарта, үпкәләргә шифасы бар. Хәзерге коронавирус чорында бу үләнне кулланырга кирәк. Аның тамыры да, чәчәкләре дә үпкәләр өчен дә, бавыр өчен дә файдалы. Ул инулин чыганагы да. Монысы инде шикәр чире булганнар өчен актуаль.

Ак әремне дә күпләр белә. Ул да үпкә авыруларыннан, ашказаны чирләреннән файдалы. Эчәклектәге паразитларны юк итә. Әмма төнәтмәсе эчәклеккә кадәр төшеп җитми, шар рәвешендәге чәчәген киптереп төеп, коры килеш порошогын йотып куйсаң, файдалырак.

Менә гап-гади әрекмәнне генә алыйк. Җәй көне аның иң файдалы өлеше – тигәнәге. Аны бер футбол тубы кадәр итеп кышка әзерләп куярга кирәк. 1 стакан суга 1 тигәнәк салып, төнәтеп эчәсең. Ул канны чистарта, шулай ук инулин чыганагы да.

– Фирая ханым, элек-электән Питраудан соң үләннәрнең бар шифасы тамырга китә, дигән ышану яши. 12 июльдән соң дару үләннәрен җыярга ярыймы?

– Үләннәр белән шөгыльләнүче кеше икенче төрлерәк уйлый. Бар үлән дә бер үк вакытта өлгерми бит. Кайсысы – май башында, кайсысы – июльдә, кайсысы хәтта август-сентябрьдә җитешә. Шуңа күрә җыя торган вакыты да төрлечә. Ак әрем әле җитешеп килә, гөлбадран да. Бака яфрагының орлыгы да соңрак өлгерә. Мүк җиләге яфракларын бөтенләй кар төшкәч кенә җыясы, хәзер җыйсаң, карала ул. Шуңа күрә бу сүз дөреслеккә бик үк туры килеп бетми.

– Үләннәрне җыю гына түгел, дөрес итеп киптерергә дә кирәк бит.

– Иң яхшысы – караңгы, җиләс урын. Үләннәргә кояш нуры төшәргә тиеш түгел. Кайсы үләнне – таратып, кайсысын элеп киптерәсең. Күгәрмәсен, бер-берсенә ябышмасын өчен, гел таратып, әйләндереп торырга кирәк. Тамырларны исә кояшта да киптерергә була. Кипкәч, тукымага яки чиста ак кәгазьгә төреп, кайсы үлән икәнен, кайчан җыелганын язып куярга кирәк. Чөнки кипкәннән соң, сез ул үләнне танымаска да мөмкинсез.

– Җыю, киптерү бер хәл, иң мөһиме – үләннәрне дөрес куллану.

– Белер-белмәс килеш, үләннәрне чәй кебек эчә башларга ярамый. Башта аларның үзлекләрен өйрәнергә кирәк. Җыйганчы, аларны әле таный белү дә бик мөһим. Әремнең генә дә 140 төре бар. Аннары күп үләннәрне бер-берсе белән катнаштырып эчсәң, шифасы күбрәк. Алар бер-берсен тулыландырып, организмга тулырак тәэсир итә. Карап торышка гади генә булган үләннәрнең дә зыяны булырга мөмкин. Мәсәлән, җәй көне сары мәтрүшкәнең үзен генә эчәргә ярамый. Беренчедән, ул кан басымын күтәрә, икенчедән, җәй көне һавадагы радиацияне үзенә җыя. Аны башка үләннәр белән катыштырып кына кулланалар. Гомумән, июль-августта кипкән үләннәр түгел, яңа өзгән җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Аларда витаминнар, файдалы матдәләр. Җәй көне туйганчы чия ашагыз, җиләк ашагыз, карлыган белән сыйланыгыз, яшелчәләр ашагыз. Ә үләннәрне киптереп, гадәттә көз-кыш көне эчәләр.

– Үз җиреңдә үскән үләннең шифасы күбрәк була, диләр...

– Бу чынлап та шулай. Үзебезнең җирлектә үскән үсемлекләрнең аксымы организмыбызның аксымы белән туры килә, ул тизрәк, яхшырак үзләштерелә. Әмма читтән кайтартылган үләннәрне дә кулланырга ярамый дигән сүз түгел бу. Банан яисә манго ашыйбыз бит, үләннәр дә шуның шикелле.

– Киптерелгән дару үләннәренең саклану вакыты?

– Төрле үләннеке төрлечә ул. Бер генә ел да саклана торганнары бар, биш ел сакласаң да, файдалы үзлекләрен югалтмый торганнары. Уртача саклану вакыты 2-3 ел тирәсе. Саклану вакыты гына түгел, нинди шартларда саклануы да мөһим. Үләннәрне калын тукымадан тегелгән капчыкка салып, караңгы, коры урында сакларга кирәк.

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА. Үләннәр җыю, алардан шифалы төнәтмәләр ясау белән күптәннән шөгыльләнә.

– Кемгәдер ниндидер шифалы төнәтмә ясап биргәнче, иң элек табибка күренүен, төгәл диагнозын ачыклавын сорыйм. Ансыз үләннәр белән дәвалану бик куркыныч. Син аңа бер чирдән булыша торган үлән бирерсең, ә аның бөтенләй башка чир булып чыгар. Әле менә, эч авыртканнан берәр үлән юкмы, дип бер апа шалтырата. «Эч бик күп чирләр вакытында авырта, диагнозыгыз бармы?» – дим. «Былт-былт итеп авырта. Берәр үлән бир инде, авыртуны баса торган», – ди. Бирмәдем, әлбәттә, табибка күренгәч кенә килергә куштым. Андый очраклар күп. Бер апа улы белән килгән. Улында ашказаны җәрәхәте. Күрәм, ашказаны җәрәхәте генә булуга ошамаган егетнең хәле. «Онкологка күренеп карагыз әле», – дигәч, әнисе бик үпкәләде. «Үләнең кызганыч мәллә?» – ди. Кызганыч түгел, ләкин чир хәтәррәк булса, аңа бу үлән генә булышмаячак, ул кадерле вакытны югалтачак.

Күпләр үлән төнәтмәләренә бер дә зыянсыз нәрсәгә караган кебек карый. Алай түгел. Монда төгәл микъдарны сакларга кирәк. Элек мин соарп килүчеләргә үләннәрне генә биреп җибәрә идем. Әмма күп кеше төнәтмәне ясаганда да, кулланганда да төгәл микъдарны үтәми. Кашык очына гына элеп дигәндә ул ярты кашык сала, ярты кашыкны бер кашык итә. Тамчылап кына эчә торганнарын кашыклап эчә. Төнәтмәне тизрәк эчеп бетереп, тизрәк савыгасы килә.

Кайсыбер үләннәр агулы. Дозаны сакламасаң, агуланырга мөмкин. Кемнеңдер бөерендә, үт куыгында ташлар барында да үләннәрне бик белеп, саклык белән, азлап-азлап кына эчәргә кирәк. Югыйсә үт кудыргыч үләннәр ташларны кузгатып, алар үт юлларын капларга мөмкин. Бик гадәти кебек тоелган үләннәрнең дә тискәре үзлекләре бар. Әйтик, бездә мәтрүшкәле чәй эчәргә яраталар. Артык күп куллансаң, көн дә чәй кебек эчсәң, мәтрүшкәнең сарысы да, зәңгәре дә кан басымын уйната, ә ирләрдә җенси егәрсезлек китереп чыгара. Бер үләнне дә тәнәфес ясамыйча, өзлексез кулланырга ярамый.

Гөлнара ЗӘЙНЕТДИНОВА, медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник балалар хастаханәсенең аллергология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-аллерголог:

Без раслаучы медицина (доказательная медицина) эрасында яшибез. Фитотерапиянең һәм гомеопатиянең җитди белгечләр арсеналына беркайчан да кергәне булмады. Әлеге методның раслау күрсәткече үтә дә түбән. Үзем кулланмаган методка карата комментарий бирергә??? Бу инде им-томчылыкның файдасы турында сөйләү кебек килеп чыга.

Табиб-аллерголог буларак, шуны әйтә алам, күп әти-әниләр балаларында диатез булганда яратып кулланган эт тигәнәге (череда), канлы үлән (чистотел), ромашканың файдасы юк. Ә менә зыяны бар. Әлеге үләннәрнең төнәтмәләре тән тиресен киптерә һәм тиренең саклык функциясен боза. Әлеге функция бозылса, организмга теләсә нинди чирләр бик җиңел генә үтеп керә ала. Халыкта диатездан дәвалый дип саналган үләннәр ахыр чиктә үзләре үк диатезның катлаулануына китерә. Үзенә күрә бер ябык боҗра кебек килеп чыга. Табиблар моның белән еш очраша.

Гомумән, аллергия булганда фитотерапияне куллану бөтенләй дә тыелган. Хәтта әлегә үләннәргә бернинди аллергия күзәтелмәсә дә, аларны даими куллану киләчәктә ул үсемлекләрнең серкәсенә аллергия килеп чыгу куркынычын арттыра гына.

Бу мөһим!!! Әлеге язма бары таныштыру максатыннан гына тәкъдим ителә. Ул дәвалану өчен инструкция була алмый. Сәламәтлеккә кагылышлы һәрбер очракта да иң элек табиб белән киңәшегез! 

Теги: Сәламәтлек медицина дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар