Логотип
Сәламәтлек

Болын аптекасы

Дару үләннәренең шифалы үзлекләре гасырлар буена сыналып, расланып килгән. Үсемлекләрдә биологик актив матдәләр туплана. Нәкъ менә шушы матдәләр төрле чирләрдән дәва була да инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, һәр үләнне дә үз вакытында җыярга кирәк. Бу сәхифәбездә июнь аенда җыярга кирәкле үләннәр хакында сөйләрбез. Әлбәттә, дару үләннәре бик күптөрле, аларның кайберләрен генә, үзебез яхшы таныганнарын гына игътибарга алдык. Үләннәрне коры көнне генә җыярга кирәген белмәгән кеше юктыр. Киптерүнең дә үз кагыйдәләре бар: кояш төшми торган җиләс җирдә кибәргә тиеш алар. Кипкән үләннәрне кечкенә кәгазь капларга салып, коры урында сакларга кирәк.

Күкчәчәк (василек)

Иген кырларының бизәге ул. Аны чәчәк атып беткәнче җыярга кирәк. Күкчәчәк төнәтмәсе бавыр эшчәнлеген көйли, үт бүленеп чыгуны яхшырта, организмдагы төрле микробларны юк итә, бәвел кудыра. Күз авырулары – конъюнктивит, блефаритны да дәва­лый, тәндәге сызлавыкларны, эренле бетчәләр, чуаннарны бетерергә булыша. Бит тиресе артык майлы булса, күкчәчәк төнәтмәсе белән юарга кирәк. Күкчәчәк төнәтмәсен ясау өчен 1 чәй кашыгы вакланган үлән өстенә кайнап кына чыккан 1 стакан су агызалар һәм 20 минут төнәтеп, сөзәләр. Ашарга 15-20 минут кала, көнгә өч тапкыр икешәр аш кашыгы эчәргә кирәк.

Йөкле ханымнарга күкчәчәкне кулланмаска кирәк, чөнки ул җиңелчә агулы үләннәрдән санала.

 

Бәбкә үләне (горец птичий)

Сукмак буйларында, ишегалларында, тыкрыкларда үсә. Аны чәчәк аткан чорында, тамырын йолкып чыгармый гына җыярга кирәк. Бу үлән кан тамырларын ныгыта, канны куерта. Шушы сыйфаты өчен аны канны туктату өчен кулланалар. Ул әле тагын бәвел кудыргыч үзлеккә ия, бөердәге, үт куыгындагы ташларны чыгара, нервларны тынычландыра. Төнәтмәсен ясау өчен 20 г вакланган үләнгә бер стакан кайнап суынган су агызалар һәм «су мунча»сында 15 минут төнәтә­ләр. Суынгач, 1 стакан булырлык итеп су өстиләр һәм ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

 

Көтүче сумкасы (пастушья сумка)

Кан туктату үзлегенә ия бу үләнне аналыктан, үпкәдән, ашказаныннан кан киткәндә кулланалар. Ул кан тамырларын тарайта. Күрем күп килгәндә дә булыша. 10 г вакланган үләнгә 1 стакан кайнап суынган су өстәп, 15 минут «су мунча»сында төнәтәләр һәм ашаганнан соң, көнгә 4-5 тапкыр бер аш кашыгы эчәләр. Тромблар булганда кулланырга киңәш ителми.


Кырлыган (Иван-чай)

Июнь ахырларында чәчәк ата. Организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый, ашказаны җәрәхәте, гастрит, эч чәнчүләрне дәваларга булыша. Кан әйләнешен яхшырта, организмны ныгыта. Аны халык медицинасында яман шешне дәвалау өчен дә кулланалар. Ир-атларның җенес бизе ялкынсынуыннан да шифасы бар. Кырлыганны чәй кебек пешереп, озак вакытлар эчәргә кирәк.

 

Ак әрем (полынь горькая)

Халык медицинасында иң шифалы үләннәрнең берсе санала. Ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Сукыр эчәк ялкынсынганда шифа бирә. Агуланганда булыша. Хатын-кыз авырулары вакытында, күрем килми торса, әрем төнәтмәсе кулланганнар. Авыздан килгән начар исне бетерә. Гриппны җиңәргә булыша. Эчтәге суалчаннарны куа. 2 аш кашыгы вакланган әремгә 1 стакан кайнап суынган су агызалар һәм «су мунча»сында 15 минут төнәтәләр.

Ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3 тапкыр чирек стакан эчәләр. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар