Логотип
Сәламәтлек

Бакчага баргач, нишләргә ярамый?

 

Иртәгәдән озын яллар – май бәйрәмнәре башлана. Инде күпләребез авылга кайтырга, бакчага барырга дип атлыгып тора торгандыр. Анда эш күп хәзер. Менә шул уңайдан бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә табиблар белән очрашып, ялларны исән-имин, имгәнмичә генә уздыру хакында сөйләштек.

Очрашуга Республика клиник хастаханәсенең ЛФК бүлеге мөдире Владимир Айдаров һәм Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсенең Ревматоидлы авырулар үзәге җитәкчесе Равия Мухина килгән иде.

Равия Гаязовна сүзне ерактанрак башлады. Бакчада эшләгәндә, өй җыештырганда хатын-кызларның һәм ир-атларның күбрәк нинди имгәнүләр алуын һәм моның сәбәпләрен ачыклаганда, ул төп игътибарны артрозга юнәлтте. Бүгенге көндә дөньядагы бар халыкның 4 проценты әлеге чирдән интегә. Элек артрозның төп сәбәбе дип өлкән яшьне атасалар, бүген бу фикерне инде кире кагалар. Аның төп сәбәбе яшькә түгел, ә сөяк һәм кимерчәкләрнең ашалуына бәйле. Артроз буыннарны гына түгел, умыртка баганасын да зарарлый. Менә шуңа күрә дә, бакчада эшләгәндә артрозлы кешеләргә сак булырга, кисәк кенә иелеп җирдән авыр әйберләр күтәреп алмаска, егыласыңны уйламыйча, әллә кайларга үрелмәскә киңәш итә табибә. Хатын-кызларга максимум 4 кг күтәрергә, әле анда да аны ике күлга тигезләп бүләргә куша ул. «Әрҗәсе белән рассаданы идәннән күтәреп алганда, умыртка баганасын зарарлау бик җиңел. Кайчакта киләләр, бер түгел, сигез урыннан сынган була ул. Сәбәбе әнә шул артроз һәм үз хәлеңне чамаламыйча, авыр күтәрү, кисәк кенә иелү», – ди табибә ханым. Ул бакчада түтәлләрне дә мөмкин кадәр биек һәм мөмкин кадәр тар итеп эшләргә киңәш итә. Түтәлләргә орлык чәчкәндә, чүпләрне утаганда тәбәнәк урындыклар куллану мөһим. Болай иткәндә аркага көч азрак килә. Өйне җыештырганда швабра куллансаң, шулай ук умырткага җиңелрәк булачак. Равия Гаязовна дача йортын беренче кат җыештырганда биткә марля битлек ябу яки респиратор кию мөһимлеген дә искә төшерә. Үзегез дә беләсез, тычканнар куркыныч авыру – тычкан бизгәге чыганагы. Әлеге чирне китереп чыгаручы микроблар тузанда да яши ала. Битлек кию белән бергә, өйне юа торган суга дезинфекцияләүче чаралар да кушарга кирәк.

Артроз булганда биектән түгел, үз биеклегеңнән генә егылу да хәтәр. Юеш җирдә таеп егылмас өчен, аяк киеменең дә уңайлысын, нык үкчәле, киң табанлысын, аякка йомшагын сайларга куша табибә.

Владимир Ирекович исә яз җитсә, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы җәрәхәтләр турында сөйләде. Соңгы 7-10 елда ир-атларның электрлы эш кораллары аркасында алган имгәнү очраклары арткан икән. Иң куркынычы – дисклы эш кораллары. Диск ычкынып китеп, бик куркыныч җәрәхәтләр ясарга мөмкин. Моны булдырмас өчен, барлык саклык чараларын күрергә, уңайлы эш киеменнән булырга, башка махсус пыяладан ясалган битлек киеп эшләргә кирәген искәртте ул.

Хатын-кызлар исә юганда-җыештырганда, бакчада эшләгәндә уч төпләрен яра, сөялләр чыга. Аларга пычрак кереп, ялкынсына, үлекли. Ярага аеруча столбняк бациллалары эләгүе куркыныч. Бер-ике атнадан бик югары температура күтәрелә, көзән җыеру башлана һәм, вакытында дәваланмаса – үлем белән янаучы чир ул.

Икенче төр имгәнүләр биектән егылып төшү белән бәйле. Яз көне түбә рәтләү, кыек буяу ише эшләр башлана, бик сак булырга кирәк. Сәламәтлекне берничек тә сатып алып булмый, булган чакта кадерен белергә өндәде табиб. Аеруча хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, бераз «кәефләнеп» алган ирләрегезне биек җирләргә менгезмәгез, дип тә өстәде Владимир Ирекович.

Шулай ук мунча кергәндә сак булу мөһмилеген дә искә төшерде табиблар. Дача сезоны башлану белән мунчада ис тиюләр, кайнар суга пешүләр, артык кызу мунчада юынып, башка эссе кагулар да арта икән. Мунчада юынган чакта бер-берегезгә дә игътибарлы булырга кирәк. Кемдер озаграк чыкмый торса, барып, хәлен сорашу мөһим.

«Кояш, су һәм һава – безнең дусларыбыз» шигаре бүгенге көндә инде актуаль түгел. Соңгы 10 елда кояшның активлыгы бик югары һәм ул безнең өчен файдага түгел, диләр табиблар. Ул организмдагы яман шеш күзәнәкләрен активлаштырып җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә дә кояшта йөргәндә башны каплау, озын җиңле кием кию, тән тиресен ультрафиолет нурлардан саклый торган махсус кремнар куллану әһәмиятле. Соңгы елларда кызыл волчанка чире турында да күп сөйлиләр. Ул – аутоиммун чирләр рәтендә торучы авыру, кешенең иммун системасы үз-үзенә каршы эшли башлый. Кызыл волчанканы ачык кояш астында күп йөрү активлаштырып җибәрергә мөмкин – тәнгә чабырганга охшаш кызыл тимгелләр чыга. Аны еш кына аллергия белән дә бутыйлар. Системалы кызыл волчанка белән нигездә яшь хатын-кызлар авырый.

 

Табигатьтә тагын бер хәвеф сагалый әле безне. Ул – төрле бөҗәкләр тешләү, бал корты, шөпшәләр чагу. Бал корты чаккан урын шешмәсен өчен, угын алырга һәм шул урынга спиртлы компресс куярга киңәш итәләр.

 

Бакчага барганда сумкагызда түбәндәге дарулар булсын:

авыртуны баса торган анальгетиклар;

ялкынсынуны баса торган дарулар;

аллергия була калса, антигистаминнар.

 

Үзегезне саклагыз, сәламәтлектән дә кадерлерәк берни дә юк икәнен онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар