Логотип
Сәламәтлек

Әче торма – дару

Борынгы греклар Аполлон алтарына өч төрле тамыразык – чөгендер, кишер һәм әче торма алып килгәннәр. Әче торманы Мисыр пирамидаларын төзүчеләргә биргәннәр. Борынгы грекләр аны төшке ашка кадәр ашарга кирәк дип уйлаганнар, чөнки аның ашказаны эшчәнлеген яхшыртуын белгәннәр.

Борынгы халык табиблары бөер һәм үт куыгында булган ташларны әче торма суы белән эретеп куганнар. 

Без әче торманы күбрәк салкын тигәч кенә искә алабыз. Ул какырыкны кубара, аны җиңелрәк чыгарырга ярдәм итә һәм бер дә бетми торган, озакка сузылган ютәлне дәвалый. 

Гиппократ үзе үк үпкә авыруларын, корсак куышлыгына су җыелуны дәвалаганда әче торманы файдалы дип санаган. Диоскорид та ютәлне бетерү һәм күрү сәләтен яхшырту өчен әче торманы тәкъдим иткән.  

Элек, әле бүгенге шикелле фармацевтика препаратлары булмаганда, халык медицинасы әче торманы бик актив кулланган. 

Әче торма суы белән ютәлне дәвалауның берничә рецепты бар. 
Беренчесе бик гади – әче торма эчен куышлап, эченә бал яки шикәр салалар. Чокырланган урынга торманың суы тулгач, аны эчәләр һәм яңадан су җыелганын көтәләр.
Шулай ук торманы ваклап турап, шикәр белән катнаштыргач, бүлмә температурасында 8 сәгатькә калдыралар. Сокны көненә 3-4 тапкыр берәр чәй кашыгы эчәләр.
Угычтан уылган торманың согын сыгып, бал белән эчәргә була. 
Үпкә авырулары вакытында суы сыгылганнан соң калган торманы да ашарга тәкъдим ителә. 
Торма суын бавырда, бөердә, үт куыгында ташлар булганда да эчәләр. Ул ташларны акрынлап эретеп бетерә. 

Борынгы халык табиблары эче торманы салкын тигәндә кулланган. Аны угычтан уып, горчичник урынына сылаганнар. 
Шешкән буынннарга да әче торма боламыгы якканнар. 
Бил кузгалса, шулай ук уылган торма белән ышкыганнар. 
Әче торма суы организмнан артык холестеринны чыгара, атеросклерозны кисәтүе һәм дәвалау өчен дә файдалы. 
Ул йөрәк ритмын көйли, кардионеврозлардан шифа бирә.  

Әче торма суы коклюш, гастрит, бавыр һәм үт куыгы авырулары, диспепсия, эч китү, артрит, томау, ангина вакытында да файдалы. 
Ул – киң спектрлы антибиотикның табигый аналогы.
Организмнан агулы матдәләрне һәм артык сыеклыкны чыгара. 
Аны невралгия, миозит, радикулит, артралгия, ревматизмны дәвалаганда кулланалар. 
Невралгиядән мондый рецепт бар: әче торма согын, балны һәм аракыны 4:2:1 нисбәтендә болгатып, авырган урыннарны шуның белән массажлыйлар. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар