Зәйнәб ФӘРХЕТДИНОВА Мәскәүдә: Бик авыр хәлләр бар, әмма берләшеп, милләтебезне күтәрергә кирәк!

Зәйнәб Фәрхетдинова концерттан алган хис-кичерешләре, Мәскәү тамашачысы турындагы фикерләрен "Татар-информ" хәбәрчесенә дә сөйләде:
- Зәйнәб ханым, Мәскәүдә милләт ничек яши, аның сулышын тойдыгызмы?
- Мәскәү халкы һәрвакыт көчле булды. Анда кеше нәрсә кирәклеген, нәрсә теләгәнен белеп яши. Әмма менә милләт темасына бик тирән кереп китәсе килми, ул ягы бик какшаган кебек тоела. Әмма шуңа күрә безгә, берләшеп, яхшы сүзләр генә сөйләшеп, яхшы эшләр генә эшләп, бергә булып, киләчәктә бер-беребезнең данын күтәрергә иде. Татар халкын, мөселманлыкны бергәләп алып барырга кирәк. Моңа кадәр сакланган, милләтебез өчен моңа кадәрле башкарылган зур эшләрне югалтмаска кирәк. Әлбәттә, Мәскәү татарлары да бик күп көч куйган.

- Сез күп җирләргә йөрисез бит инде - Себер, Уралда. Җыр бүген милләтне берләштерүче факторга әйләнде, сез шуның белән килешәсезме?
- Килешәм. Җыр, сәнгать һәрвакыт милләтне яшәтте. Сәнгать кешеләре безнең милләтебез өчен эшли. Безнең милләтебез булмаса, сәнгать турында сүз дә алып бара алмас идек.
Төрле җирләрдә йөрибез. Бик авыр хәлләр бар: мәктәпләрне бетерү мәсьәләләре, мәсәлән. Дөресен әйтергә кирәк, халкыбыз бүтән телгә күчә. Татар балалары татар телендә укымый. Шушы сакланганны югалтмыйча, киләчәктә эшлисе, сәнгать өчен хезмәт итәсе килә. Халыкчан җырларыбыз белән, безнең татар халкына гына хас моңнарыбыз белән, әдәбиятыбыз, туры сүзләребез, иҗат белән татар халкын тагын да күтәрергә кирәк.

Ринат Мөхәммәдиев: "Телне халык үзе генә бетерә ала"
Тамашачылар арасында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев тә бар иде. Ул шулай ук татар телен, милләтен саклап калуда сәнгатьнең, мәдәниятнең роле турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- Милләт кризис кичергәндә милләтне моң, татар җырчылары күпмедер дәрәҗәдә җыя дибез. Ә татар җырчылары халыкка нинди идеология алып килергә, ничек тәэсир итәргә, ничек булышырга тиешләр?
- Чынлап та, безнең халыкны берләштереп торган көч ул – безнең әдәбият, сәнгать, театр һәм эстрада дип саныйм мин. Кызганычка каршы, соңгы елларда зәвык, конкуренция дигән әйбернең дәрәҗәсе нык кына төште. Ләкин, шуңа да карамастан, эстрадабызда булсын, театрларыбызда булсын, чын мәгънәсендә халык яратып карый торган, тыңлый торган җырчылар, артистларыбыз, Аллага шөкер, җитәрлек. Шундыйларның берсе дип мин Зәйнәб Фәрхетдинованы саныйм. 30 елга якын инде мин аны тыңлап, якыннан аралашып беләм, Зөфәр минем якташ, Зәйнәб хатынымның якташы. Гомумән, алар чын мәгънәсендә татар җыр сәнгатенә бирелгән кешеләр. Бары тик чын мәгънәсендәге зәвыклылык белән генә халыкны туган теленә, сәнгатенә тартып берләштереп торырга мөмкин.
Без телебез бетә дип зарланырга, Мәскәүне, русларны гаепләргә яратабыз. Һичкемнең гаебе юк, телне халык үзе генә бетерә ала. Халык сөйләшә икән, беркемнең дә татарча сөйләшкән өчен авызына китереп суккан кеше юк бүгенге көндә. Шуңа күрә, җырларыбыз зәвыклы, халыкчан булсын, үзебезнең милли традицияләрдән ерак китмәсен. Үзебезнең татарлыкны, үзебезнең халык рухын без сакларга тиеш. Бары шул очракта гына безнең киләчәк бар. Халыкны бүлгәләргә ярамый. Мишәр, татар, керәшен дип бүлгәләргә омтылулар бар. Югыйсә, халык кайда гына яшәмәсен, нинди генә диндә булмасын, аның җыры, теле матур, зәвыклы. Барысын да бер дәрәҗәдә бәяләгәндә, яратканда гына без үз халкыбызга чын мәгънәсендә хезмәт итәчәкбез.




Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.