Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Язучы Зәки Зәйнуллин вафат

Бүген 88нче яшендә татар халкының танылган язучысы, техник фәннәр докторы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки ага Зәйнуллин вафат. 

Бүген 88 нче яшендә татар халкының танылган язучысы, техник фәннәр докторы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки ага Зәйнуллин вафат. 

1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Эстәрлебаш авылында туа ул. 1952 елда армиягә  алынып, Иркутскидагы хәрби авиация-техника училищесында укый. 1958 елны  Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына укырга керә, атом бомбаларын эксплуатацияләү буенча хәрби инженер булып эшли. 1970 елны ракета двигательләренең эшләү хасиятләренә багышланган диссертация яклап, үзе укыган училищеда профессор дәрәҗәсенә ирешә. 

1990 нчы еллар – иҗтимагый эшчәнлеге белән бергә әдәби иҗаты да көчәйгән еллар. Аның «Галимулла бабай күгәрченнәре», «Сугыш алды малайлары», «Ата нигезе», «Арбалы үгез» повестьлары дөнья күрә. 1996 елны – «Ат караклары», 1998 елны «Агыйделнең аръягында» исемле тарихи романы басылып чыга. 
2010 елны Зәки Зәйнуллинның «1941 нең арбалы хатыннары» әсәре Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды.

Ул – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2001 елда Һади Атласи исемендәге әдәби премия лауреаты.  

Соңгы елларында Зәки ага туган авылы Эстәрлебашта гомер кичерде. 
Урыны җәннәттә булсын, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар