Яңа елны артистлар ничек каршылаган?

Шушы сораулар белән татар эстрада артистларына мөрәҗәгать иткән идек. Кемнәр ничек итеп җавап бирде икән?
Алсу һәм Азат Фазлыевлар:
Быел Яңа елны гаиләбез белән эштә каршы алдык. Беренче тапкыр гаилә белән 31 көнне эшләдек. Үзебез белән балаларны да алдык. Бик күңелле булды, эшләгән кебек тә тоелмады. Улларыбыз кунакларның балалары белән дуслашып, бергә уйнадылар. Йокылары да килмәде, бер борчымадылар.
Бүләкләргә килгәндә, олысы ышанмаса да, кечкенәсе Ильяс әле Кыш бабайга бик ышана. Хәзер бит Кыш бабайга алдан шалтырата торган телефон бар. Улыбыз да шалтыратып, чын күңеленнән ышанып, Кыш бабай белән сөйләште. Үзен тәртипле тотарга, әти-әнисенең сүзен тыңларга вәгъдә бирде. Аннары инде чын Кыш бабай килде. Кечкенәсе пистолет сораган иде, шуны алып килгән, олысы Аязга уенчык машина бүләк итте.
Балаларны әллә кайларга алып бармадык. Мәктәп белән күп йөрделәр. Камал театрына гына да ике тапкыр бардылар. Әле алар авылда, әби-бабайда. Рәхәтләнеп чана шуалар, карга чумып йөриләр.
Зинира һәм Ризат Рамазановлар:
Яңа елны бик күңелле итеп каршы алдык Әти-әниләрне Башкортстанга – Зинираларга алып кайттык. Шулай тулы гаиләбез белән, кода-кодагыйлар бергәләшеп бәйрәм иттек. Кызыбыз Айгизә белән рәхәтләнеп чана шудык. Бабасы өй янында тау ясаган, аннан да шудык, зур тауга да менеп шудык. Айгизәгә бик ошады: «Рәхәт икән», – ди.
Үзебезгә әллә нинди бүләкләр алмадык, быел әти-әниләрне куандырдык. Бер-берләре белән аралаша алсыннар дип, һәркайсына яхшы смартфоннар бүләк иттек. Хәзер «ватсап»тан язышып, инстаграмнан безнең фотоларны карап бара алалар.
Җырчы Резеда Төхвәтуллина:
Быел Яңа елны ресторанда каршы алдым. Балам инде зур, 27 яшьлек. Ул аерым бәйрәм итте. Быел Яңа елга зур куаныч белән кердем: үземә яңа фатир сатып алдым. Хәзер яшәгән фатирым зур минем, яңасы кечерәк. Кем белә, пенсиягә чыккач, зур фатирлар өчен түләп бетереп буламы, шуңа да кечкенә фатирны кайгыртып куярга булдым. Хәзергә шуның күңелле мәшәкатьләре белән йөрим. Мин матур әйберләр яратам, әле бүген уйлап кайтып киләм, унитазның да 3 меңлегенә түгел, 18 меңлегенә төшә шул күз. Инде куанычын күреп яшәргә язсын.
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева:
Бу Яңа елда эшләрбез дип уйламаган да идек. 30 нчы декабрь көнне Энгель Нәвапович Фәттахов Актанышка – үзенең туган авылына Чишмәгә чакырды. Анда Яңа ел бәйрәмен алып бардык. 31 көнне Балтач районына чакырдылар. Анда бәйрәм ачык һавада – мәйданда үтте. Кичке сәгать унда да җырлый идек әле без. Алай да төнге 12 нче яртыга Ләйсәннең әти-әниләренә Биектауга кайтып җиттек. 2018 елны туганнар белән бик күңелле итеп каршыладык. Бересе көнне генә ял иттек тә, аннары безнең кызу эш башланды.
Бүләкләр дигәннән, балалар Кыш бабайдан сораган бүләкләрен алды. Ләйсән белән бер-беребезгә дә бүләкләр бирешәбез. Бер ел да бүләксез калган юк. Ни икәнен әйтмибез, сер булып калсын.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.