Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин... ялган тарата?

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов арасында кабаттан аңлашылмаучылык килеп чыккан...


Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов арасында кабаттан аңлашылмаучылык килеп чыккан. Билгеле булганча, берничә ел элек Рифат Фәттахов Ришатка элек башкарган җырларын җырлауны тыйган иде. Узган ел исә алар уртак фикергә килеп, дуслаштылар. Ришат Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесен үз концертына чакырды, һәм шунда продюсер җырчыга элеккеге репертуарындагы җырларны башкарырга рөхсәт итте дип белә идек. Менә сиңа мә! 


Бу хакта Ришатның Инстаграмында язылучылары белән аралашкан вакытта билгеле булды. 
– Иске җырларга килгәндә, Рифат Әхмәтович аларны кире алды. Кабат рөхсәт итми. Шуңа күрә аларны җырлый алмыйм. Аның турында начар сүз әйтәсем килми. Бу – аның карары. Безнең үзара килешү бар иде. Мин аларның концертларына килгәч, ул рәсми төстә миңа шул җырларны җырлауны рөхсәт итәргә тиеш иде. Гадәттәгечә, без аны вакытында хәл итмәдек. Һәм ул кабаттан җырларны җырлауны тыйды, – ди Ришат Төхвәтуллин.


Озак көттермичә, Рифат Фәттахов та үз җавабын бирде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Ришат ялган сүз тарата.    
– Әйе, мин Ришатка җырларны башкарырга рөхсәт итәм, дип вәгъдә бирдем. Һәм үз сүземнән баш тартмадым! – ди ул.           

Әлбәттә, килешүнең төрле вариантлары каралды, бу өлкәдәге тәҗрибәле юристлар белән озак уйлаштык. Һәм 2 августта мин Ришатка: «Мы готовим договор о передаченеисключительных прав!» – дип яздым. Йә әйтегез,кая монда «кире алды», «рөхсәт итми», «тупо запретил»?!Киресенчә, сүз Ришатка җырлау хокукы бирү турында бара!Закон нигезендә, «неисключительное право» җырны башкару өчен бөтен мөмкинлекне бирә. 2 августтан соң Ришат та, аның вәкилләре дә минем белән дә, безнең фонд белән дә бер тапкыр да, бернинди дә элемтәгә кермәде.Моннан соң миндә кайбер шик тә туа: Ришатка бу җырлар кирәкме икән?! Әллә аңа кабат шау-шу, скандал кирәкме?! Бәлки, аңа пиар җитмидер?⁉️Күрәләтә, ачыктан -ачык ялган тарату, нахак гаеп ату аңа нәрсәгә кирәк икән?⁉️


Кыскасы, ике арадагы аңлашылмаучылыклар һаман да дәвам итә. Кемнең гаепле, кемнең хак булуы да аңлашылмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар