Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтовны тоткарлаганнар

Концерт алдыннан  «Татнефть Арена»да җырчыны суд приставлары тоткарлаган. Ни өчен?

Ришат Фазлыйәхмәтовны тоткарлаганнар


 Чыгыш алдыннан җырчыны суд приставларының тоткарлавына элекке хатыны белән мөнәсәбәтләре сәбәпче булган. Җырчы моны  социаль челтәрләрендәге биттә болай дип аңлаткан: «Күптән көтелеп алган дата, Татар радиосының туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем, ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады, Татнефть Аренага кергәндә суд приставлары туктатып алып китте. Интернет киңлегендә минем турыда бик күп мәгълүмәт чыгар – кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче иде, мөгаен! Ләкин шуны белсен, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар!  Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр, Аллаһ боерса!!!


P. S. Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм  дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. 5 минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул».


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар