Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Рәфинә Ганиуллина: “Әни үзе дә үксеп еларга тотынды”

Популяр җырчы Рәфинә Ганиуллина балачак хатирәләре белән уртаклашты.

Популяр җырчы Рәфинә Ганиуллина балачак хатирәләре белән уртаклашты.

– Без, биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләрнең исемлеген язып куя иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китә иде. Əлбәттә әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз... Əни кайтты. Өй җыештырылмаган, дәресләр әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы әнинең ачуы кабарды.  

Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип өйдән чыгып китте. Аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады. Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни тиз арада үзен кулга алды, ләкин теге ачуын чыгарып бетерәсе итте.  Уклау белән бусаганы төя башлады... һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә сукты.. Гаҗизлектән, үзе дә үксеп еларга тотынды.. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде. Шуннан соң без бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык.  

Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, “фингал”ны кем куйды?» – дип сорап аптыратканнар. «Печәнлектән егылып төшеп сәнәк башына төртелдем!» – дип алдаган инде ул, бик авырлык белән булса да.  

Теги: Рәфинә Ганиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И бигрэк чибэр,матур кызлар инде сез,сезгэ карап сокланып туя алмыйм,сезнен эниегездэн дэ бэхетле кеше юктыр хэзерге вакытта,кызлар барыгыз да кияудэме сез,эллэ берегез Рэфинэ генэме,киявегез дэ бик чибэр.Сезнен курше авылдан булуыгыз белэн горурланам,без Шушмабаш авылында ике ел укыдык.Унгышлар,бэхетлэр сезгэ.

    Хәзер укыйлар