Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Миңгол Галиев Фирдүс Тямаевка каршы баруын әйткән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтән җыр дәресләре алмакчы.  

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтән җыр дәресләре алмакчы.  
Миңгол абый белән Илһам абый Шакировны озату мәрасимендә очраштык. Ул миңа: “Сине хөрмәт итәм, ләкин мин сиңа каршы. Тавышың көчле, харизмаң, үзенчәлегең бар, иҗатыңны яратам, шулай да мин сине үземнән дәресләр алырга чакырам. Минем сине үз юлыма бастырасым килә”, – диде.
Безнең: “Миңгол абыйдан дәресләр алачаксыңмы соң, Фирдүс?” – дигән сорауга Фирдүс уңай җавап бирде. 
Миңгол абый янына һичшиксез барам, әлбәттә, чөнки бу сүзләрне шатланып кабул иттем. Мондый сүзләрне ишетү минем өчен бәхет. Кеше гомере буе үз өстендә эшләргә, укырга тиеш. Мин өлкән буынның тәнкыйтен кабул итәм, – диде ул. –  Айдар абый Галимов та Миңгол абыйдан әлегә кадәр дәресләр алуын әйтте. 

Теги: Фирдус Тямаев Миңгол Галиев Мингол Галеев Фирдүс Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар