«МАТИЛЬДА» - КАЗАНДА: КИНОТЕАТРЛАРДА САКНЫ КӨЧӘЙТӘЛӘР...

Зур шау-шу кузгаткан «Матильда» фильмының премьерасы булды. «Татар-информ» хәбәрчесе кинотеатрларның кызу фикер алышуларга сәбәп булган картинаның зур экраннарга чыгуына ни рәвешле әзерләнүен ачыклады.
Кинотеатр вәкилләре «Татар-информ» хәбәрчесе белән шау-шу кузгаткан фильмны премьерага әзерләү турында ачыктан-ачык сөйләште. 

«Бу фильм – башка картиналардан бернәрсәсе белән дә аерылмый». Кинотеатрлар «Матильда» фильмы премьерасына ничек әзерләнә дигән сорауга журналистка нигездә шулай дип җавап бирделәр. Әмма соңыннан кинотеатр вәкилләре кинозалларда сакның көчәйтелүе хакында искәртте. Шулай ук әлегә ыгы-зыгы күзәтелмәвен билгеләп үттеләр. Кайбер кинотеатрларда билетларны алдан ук белешеп куйганнар, кайберләрендә кино сөючеләр премьерага билетлар юнәтергә өлгергән инде. 

Кайда карарга?

«Матильда» фильмының премьерасын, «Мир» кинотеатрыннан тыш, Казанның барлык кинозалларында диярлек тамаша кылырга мөмкин. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, кинотеатрның фильмны күрсәтү хокукына ия булу өчен акчасы җитәрлек түгел. 

«Без бюджет акчаларын фильмны күрсәтү хокукына ия булу өчен тотабыз, ә бүгенге көндә ул юк. Шунлыктан әлеге картинаны сатып алу хәлебездән килми, өстәвенә ул кыйммәт тә». 
«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова. 

Билетлар

Билетларны теләсә кайсы сеанска сатып алырга мөмкин. Әйтик, «Матильда»ны 10.00 сәгатьтә - Корстон һәм Grand Cinema, 10.05 сәгатьтә - 3D Port Сinema, 10.20 сәгатьтә «Каро» кинотеатрларында күрсәтә башладылар. Билетларга килгәндә, иртәнге сеансларга аның бәясе – 100, кичкеләренә (18.00-20.00) 450 сум тәшкил итә. «Фильм тирәсендә бернинди ыгы-зыгы да юк, шулай да сеансларның җәдвәлен һәм вакытын белешеп шалтыратучылар бик күп», - ди «Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.

3D Port Сinema кинотеатрында «Матильда» фильмының премьерасына билетлар 6 көн алдан сатыла башлаган. «Родина» кинотеатрында исә, артык ыгы-зыгы кубуын теләмәгәнлектән, әле кичә генә сатарга керешкәннәр. «Синема-5» кинотеатрында 50 билет сатылган инде. Техник сәбәпләр аркасында, биредә урыннарны алдан белешеп кую мөмкинлеге юк. 

«Фильм тирәсендә шау-шу ни өчен кузгатылгандыр, аңлашылмый. Картина яхшы, сыйфатлы итеп төшерелгән. Мин аны башыннан ахырына кадәр карадым. Биредә чебеннән фил ясау өчен бернинди сәбәп тә юк.
«Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.

Куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

Кинотеатр вәкилләре билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән кинозалларда әлеге фильм белән бәйле бернинди протест акцияләре дә узмаган, әмма... 

«Ул-бу була калса дип сакны көчәйтәбез һәм берни дә килеп чыкмас дип өметләнәбез», - ди 3D port Сinema кинотеатрының реклама һәм маркетинг буенча менеджеры Оксана Гайфетдинова

«Безнең кинотеатрда бернинди протест акцияләре дә, җырлар да булмады. Эчке эшләр идарәсендә узган киңәшмәдә бу хакта фикер алыштык. Әлеге фильмны карарга теләгән кешеләр шактый булыр һәм барысы да тынычланыр дип уйлыйм», - ди «Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.

Шул ук вакытта башка кинотеатрлар да көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары күрә. «Родина» кинотеатрында шул хакта сөйләделәр. 3D port Сinema, Grand Cinema һәм «Синема-5» кинотеатрларында исә кино сөючеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күреләчәген әйттеләр.

Фильм рекламасы

«Матильда»ны кинотеатрларда гадәти фильм буларак рекламалыйлар. Grand Cinema һәм «Родина»да билгеләп үтүләренчә, кинотеатрда башка яңалыклар белән бергә шау-шу кузгаткан картинаның плакатын да күрергә мөмкин булачак.

«ВКонтакте социаль челтәре рәсми төркемендә фильм турында мәгълүмат урнаштырылган, кинотеатрларда төрле плакатлар, постерлар урнаштырылган, моннан тыш, кино карарга килүчеләр картинаның эчтәлеге белән дә таныша ала», - ди «Синема-5» кинотеатрының кинопрокат һәм реклама буенча менеджеры Ольга Корочкина.

Кемнәр каршы?

ТР прокуратурасына «Матильда»га карата бернинди шикаять тә килмәде, ди ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әмма Алабугада шау-шу кузгаткан картинаның дошманнары табылган. Инициатив гражданнар төркеме Алабугада фильмны күрсәтүне тыю үтенече белән район башлыгы исеменә хат язган. Аларның фикеренчә, фильм Россия императоры Николая II исеменә тап төшерә.

Алабуганың «Бруклин» кинотеатрында (фильмның премьерасы шунда узачак) РФ Мәдәният министрлыгы карарын дәлил итеп күрсәттеләр. Анда әйтелгәнчә, картина Россия законнарына тулысынча туры килә. Кинотеатрда фильмны прокаттан алырга теләсәк тә, моны эшли алмас идек, дип белдерделәр. 

«Бруклин» кинотеатры «Каро» кинодистрибьюторы белән килешү нигезендә эшли. Килешүнең шартлары безгә кинотеатрның репертуарына йогынты ясарга мөмкинлек бирми. Кызганыч ки, без кинодистрибьютор җитәкчелеге ризалыгыннан башка «Матильды» кинопремьерасыннан баш тарта алмыйбыз», - диелә кинотеатр юллаган рәсми хатта. 

Бәхәс нилектән килеп чыккан?

«Матильда» - балерина Матильда Кшесинская белән тәхет варисы Николай Александрович (Россиянең булачак соңгы императоры) арасындагы мөнәсәбәтләрне бәян иткән тарихи мелодрама. Режиссёры - Алексей Учитель. 

Картинаның экраннарга чыгуы халык арасында зур шау-шу куптарды. Фильмны тыю турында кызу бәхәсләр бара, кинопрокатчыларга яныйлар, Россиянең кайбер шәһәрләрендә хәтта кинотеатрларга ут төртү очраклары да күзәтелде.

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, шул исәптән РФ Дәүләт Думасы депутаты Наталья Поклонская, РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан «Матильда» фильмын төшерү барышында һәм прокатка чыгарганда законнарның үтәлеше тикшерелгән. Әмма бернинди канун бозу очраклары да ачыкланмаган, прокуратура органнарының катнашуы өчен нигез юк.

  
Автор: Екатерина ФАДЕЕВА
Фото: kinopoisk.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1559
    22
    189
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5183
    2
    71
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 октябрь 2021 - 20:56
    Без имени
    Бик куркэм, эчтэлекле язма. Анда эйтелгэнчэ бэхет сезнен бн янэшэ йорсен.
    Оясында ни күрсә...
  • 14 октябрь 2021 - 20:30
    Без имени
    Бик матур унган, булган, топле гаилэ. Килэсе коннэре гез аяз, тыныч бэхет э утсен. Шундый язмалар килэчэк тэ дэ туып торсын.
    Оясында ни күрсә...
  • 15 октябрь 2021 - 08:28
    Без имени
    дус кызларны иялэштерергэ кирэкми икэн ул.
    Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
  • 14 октябрь 2021 - 23:07
    Без имени
    "бала өчен дип" үзегезнең ахмаклыгызны гына бала бәхетеннән (һәм үзегезнең бәхетегездән дә) алда куймагыз. балага кирәк әти. балага кирәкми әтигә охшаган хәйван.
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 14 октябрь 2021 - 22:31
    Без имени
    Огромное спасибо за информацию. Крурсы валют
    Бәхетле очрак-2
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан