Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйлә Дәүләтова: “Ул минем гомерем буе көткән Бәхетем”

Ләүлә Дәүләтова шәхси тормышындагы зур яңалыгы белән уртаклашты...

 

Ләйлә Дәүләтова шәхси тормышындагы зур яңалыгы белән уртаклашты. Баксаң,  шагыйрә алып баручы сөйгән яры белән никах укыткан икән. Шушы көннәрдә исә кечкенә юбилейларын билгеләп үтәләр. Әмма ул шулай да ничә ай элек кияүгә чыгуын сер итеп сакларга булган, күрәсең.   

– Бүген безнең никахыбызның кечкенә генә юбилее, – дип язган Ләйлә Дәүләтова Инстаграм битенә. – Аллага мең шөкер.
Рөхсәт итсәгез, әлегә Аны күрсәтмичә торыр идем.
Пәйгамбәребез күз тиюләрдән сакланырга кушып калдырган.
Сез мине аңларсыз дип өметләнәм.
Ул минем гомерем буе көткән Бәхетем.
20 ел буена иң танылган гаиләләр белән Адәм белән Хава тапшыруларын эшләгәндә биииик күп парлар белән очраштым.  
Бер-берсенә чыннан да туры килгән парларны күрсәм, чын йөрәктән соклана идем һәм, әлбәттә инде, эчтән генә ак көнләшү белән көнләшә идем!
Ялгыз чакларда ничек йөрәгем елаганын үзем генә беләм.
Ул вакытларда никадәр йөрәк өзгеч җырлар язылды...

Барча ялгызларның да үзенә туры килгән насыйп ярларын табып, бик бәхетле мәхәббәт илендә яшәүләрен теләп калам.
Ә инде парлыларга үз-үзеңне түгел, бер- береңне бәхетле итүдән тәм табып яшәргә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничә еллар концертымда ирем белан таныштырам дип тамашачыларын алдалап йөрде дә, аннары аерылдым дип ялганлады. Тагын бер ялга кора. Кемгә кирәк аның гаилә тормышы, ире?!

    Хәзер укыйлар