Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Кинога төшү – хыялым иде»

Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира КӘЛИМУЛЛИНА «Алтын Урда» сериалында төп рольләрнең берсен уйный.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира КӘЛИМУЛЛИНА «Алтын Урда» сериалында төп рольләрнең берсен уйный. Тарихи блокбастерда Зәйнәп образын тудырган актриса белән кастинг, кинога төшү, дубльләр, рольләр турында сөйләшәбез. 


Эльмира, сине тиздән экраннарда «Алтын Урда» сериалында Зәйнәп ролендә күрәчәкбез. Кыя­фәтең­не инстаграмда күреп, аптырабрак та калдык. Чумадан калган җөйләр, җилдә ярылып беткән иреннәр, зәңгәрләнгән күз төпләре... Аңлашыла инде, грим шулай «бизәгәндер». Шундый чибәр Эльмира тамашачыга әнә шундый кыяфәттә күренергә риза булганмы? Кәефе кырылмаганмы?
– Бу – кино дөньясы. Мин үземне драматик рольдә сынап карый алуыма бик шат. Биредә хисләр, эмоция­ләр, кылган гамәлләр, каршылыклар – барысы да чын-чынлап, барысы да тормыштагыча. Ә грим ярдәмендә теге яки бу эффектны тагын да көчәйтергә мөмкин. Сценарий буенча, героинямның чәчләрен чума вакытында кисеп ташларга тиешләр. Ризалаш­тым. Әмма картина режиссеры Тимур Алпатов эшне мондый кискен чаралардан башка гына дәвам иттерергә булды.



Ә ул гримны ничегрәк салдылар, бу процесс озакка сузылдымы?
– Образны грим белән костюм бергә булдыра, берсе икенчесеннән башка мөмкин түгел. Гримлау процессына бер 40 минут кына вакыт киткәндер – профессиональ гримерлар үз эшләрен бик тиз башкардылар. Әмма минем өчен бу үзе бер серле йола, могҗиза иде. Һәрбер тәфсил, һәрбер штрих – барысы да бик мөһим. Авырулар чатырындагы образны тудыру өчен грим ярдәмендә җәрәхәтләр ясадылар. Аларны ясау өчен махсус җилем һәм грим өчен төсләр палитрасы кирәк. Һәр яраны мөмкин кадәр пөхтә итеп, алдагы кадр белән төгәл туры килерлек итеп җентекләп ясадылар. Әйтик, җилдән ярылган иреннәрне ясау өчен ак тональ крем, җилем, телгәләнгән мамык кисәкләре кирәк булды. Иреннәргә юка итеп крем катламы сөртелде. Шуның өстенә бер катлам махсус җилем, вакланган мамык беркетелде, аннары яңадан клей белән ныгытып куелды. Килеп чыккан «композицияне» төрле буяулар ярдәмендә тән төсенә керттеләр. Күз төпләрендәге күгәргән, кара янган урыннарны ясау – иң җиңеле. Кайчагында йокы туймаудан алар кадрда аеруча табигый күренәләр иде. 



Үзең уйный торган героең Зәйнәп белән якыннанрак таныштыр әле. Кем ул? Бу рольгә сине кем чакырды? Кайчан булды бу хәл? Син ничек кабул иттең?
– Бу көнне бик яхшы хәтерлим. 2016 елның 27 марты иде. «Пирамида»да узачак беренче сольный концертыма әзерләнеп йөргән көннәрем. Кибеттә концертта чыгыш ясарга дип күлмәк сайлыйм.
Шулчак миңа директорым Анна шалтырата. Телефон трубкасын алуга ук: «Эльмира Рамилевна, син утырып торасыңмы?» – дип сорый. Ә мин күлмәк киеп маташам. «Сөйләшә алмыйм», – дим. «Зинһар, дип әйтәм, утыр!» – дип ялына директорым. Нәрсә инде бу?! Ярар, утырдым. Ә ул: «Сине «Алтын Урда»га кастингка чакырдылар!» – димәсенме! Бу хәбәр башыма сыймады! Ничек?.. Кайчан?.. Ни өчен мине?.. Минем исемем «Мосфильм»­ның кино кастинглары картотекаларына кертелмәгән бит... Искә төшерсәм, хәзер дә каз тәннәре чыга. Гомер буе кинода төшәргә хыялландым бит! Бигрәк тә хәзер популяр булган сериал жанрында! Концертымнан соң Мәскәүгә очтым. Кастинг... Рольгә сайлап алулар... Ике айдан соң миңа шалтыраталар: «Сез сайлауларны үттегез. Зәйнәп роле – сезнеке», – диләр. Бәхетем эчемә сыймады. Кинода төшәргә әзерләнә башладым. Образымны, һәрбер күренешне актер Дмитрий Калязин белән берлектә эшләдек. Аның актерлык осталыгы буенча үз лабораториясе бар. Мин аңа бик рәхмәтле. Зәйнәп образы тышкы яктан гына түгел, ә иң беренче чиратта эчке дөньясы белән матур ул. Ул үзенең эчкерсез хисләренә тугры калган көчле рухлы ятимә кыз. Аның көче – чиксез мәхәббәт. Башкалар бәхете өчен ул мәхәббәтен корбан итә. Зәйнәп – ханның яраткан җәмәгате Айҗанның хезмәтчесе. Зәйнәп тә, Айҗан да бер үк каһарманга гашыйк... Хәер, бу урында туктап торыйк әле. Бөтен серләрне дә ачып бетермик. Барысын да үзегез күрерсез. 



Ярый, Эльмира, килештек. XIII гасыр, ханнар, Алтын Урда чорын күз алдына китерү өчен тарихтан үзеңә дә эзләнергә туры килгәндер инде, әйеме?
– Рольгә әзерлек барышында мин шул чор тарихы белән таныштым. Бик кызыклы, мавыктыргыч процесс. Героинямның үз-үзен тотышына, гадәтләренә дә кайбер сыйфатлар өстәдем.

Эльмира, костюмнар турында да берничә сүз әйтсәң икән...
– Шул чорга туры килсен өчен костюмерлар тукыма, фурнитура, бизәнү әйберләрен төрле илләргә йөреп сатып алдылар. Әйтик, Зәйнәпнең алкалары Һиндстан базарында сатып алынган. Ул чорда моданы Кытай билгеләгән бит. Шул сәбәпле, сериал костюмерлары костюм тарихын бик тәфсилләп өйрәнделәр. Минем костюмым исә купшы детальләрсез, бик гади иде. Зәйнәп бит чыгышы белән үзе дә гади халыктан.



Бу яңа амплуада үзеңне ничек хис иттең? Ниләр кичердең? Сиңа нәрсә көч бирде?
– Әйткәнемчә, кинода уйнау – минем күптәнге хыялым иде. Бик кызыклы роль, искиткеч актерлар составы, сериал командасы – зур бер гаилә кебек. «Алтын Урда»да төшү зур тәҗрибә һәм уңыш мәктәбе булды ул. Кешеләр еллар буе училищеларда, театр вузларында укып, еллар буе роль алырга хыяллана. Шуңа күрә «Алтын Урда» язмыш бүләге булды минем өчен. Эш барышында миңа барысы да бик булыштылар. «Марс-медиа»ның креатив продюсеры Елена Денисевичка аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Монтаж вакытында сайлау мөмкинлеге булсын өчен, һәрбер дубльне кызыклырак башкарырга тырыштым. Беренче тапкырда ук килеп чыкмады, әлбәттә. Тез буыннарым калтырый, телем көрмәкләнә. Минем беркайчан да шундый хәлдә калганым юк иде әле. Дулкынланам, нәрсәнедер дөрес эшләмәдем кебек тоела. Ничек уйнаганымны белмим бит. Аны режиссер һәм оператор гына күрә! Кичен ашханәдә утырганда Дина Тасбулатова (ул ханша Айҗанны уйный) кәефем юклыкны шундук чамалап алды. Минем бер нәрсә дә барып чыкмый бугай, дим. «Ә син беренче дубльдән соң ук бөтенесе ал да гөл була дип белдеңме әллә?! Бөек актерлар да бер генә дубль ясамыйлар!» – ди! 



Фильмда төшкәндә иң кыены нәрсә иде? Рәхәт мизгелләр булып күңелеңә кереп калган кадрлар кайсылары?
– Кино төшерү мәйданында иң авыры – игътибар туплау. Актердан тыш, кино төшерү процессында дистәләгән кеше катнаша. Актер үз игътибарын төшерелә торган күренешкә генә тупларга тиеш! Камера тавышы да, кешеләр көлүе дә, яктыртылыш­ның туктаусыз үзгәреп торуы да – берсе дә аны читкә юнәлдерми, борчымый. Бары тик монда һәм хәзер! Күренешнең шул мизгеленнән башка актер өчен бернәрсә дә юк. Бер күренештән икенчесенә күчү бер дә җиңел булмады, әлбәттә. Чөнки сериал күренешләре – ул төрле вакыт аралыклары, вакыйгалар, героинямның төрле хис-тойгылары, кичерешләре. Әмма барысы да тәҗрибә туплагач килә икән.

Сериалда йолдызлы исемнәр дә шактый бугай...
– Сериалның актерлар составы бик көчле иде. Киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган яшь актерлардан тыш, талантлы, исемнәре билгеле артистлар да уйнады. Юлия Пересильд, Александр Устюгов, Артур Иванов, Санжар Мади, Владимир Веревочкин, Сергей Пуске­палис, Дина Тасбулатовалар... Ләкин алар берсе дә үзен йолдыз кебек тотмады. Һәркайсы гади, ихлас, ярдәмчел иде. Үзебезнең Камал театры актрисасы Нәфисә Хәйруллина белән дә төштек фильмда.

Съемкалар кайларда узды, Эльмира? Шактый өлеше Кырымда төшерелгәнен беләбез.
– Кинога төшерү Мәскәү тирәсендәге Поши утравында, Кырымда һәм «АМЕДИА» павильоннарында барды. Бу процесс ярты елга сузылды. Минем белән төп кадрлар Кырымда төшерелде. Сентябрьнең беренче атналарында анда бик җылы иде. Ләкин октябрь якынлашкан саен, үзәкләргә үтәрлек, хәтта зур декорацияләрне аударырлык җилләр исә башлады. Көчле яңгырлар кино төшерергә комачаулады. Салкыннан иреннәр дерелди, сүз дә әйтәлмәс хәлгә җитә идем...



Сиңа, күчмә кабилә кызы буларак, атка атланып, ук, җәя күтәреп йөрергә дә туры килгәндер, бәлки?
– Юк, миңа атта атланып йөрергә туры килмәде. Кино төшерү көне тәмамлангач, теләсәк, атта да йөри ала идек анысы.

Фильмда казакъ артистларының күпләп катнашуын ничек аңлатасың?
– Бу – халыкара проект. Шуңа күрә казакъ актерларының катнашуы безнең сериалның алыштыргысыз бер өлеше иде. Өстәвенә, тышкы кыяфәтләре, фактуралары белән алар үзләре уйнаган образларга туры килеп торалар.

Үзең тудырган образдан син канәгать калдыңмы? Эльмирадагы кайбер сыйфатлар Зәйнәптә чагылдымы?
– Нәтиҗәне күрмичә, үземнең халәтем турында әйтүе кыен. Әмма эшемнән канәгать калдым. Тәнкыйть күп буласын да беләм, ләкин бу – котылгысыз. Сериалда уйнау – кинода беренче адымым. Режиссер, продюсерлар миңа ышаныч белдерделәр – иң мөһиме шул. Ә Зәйнәп образы үзенең эчке тавышына һәм йөрәгенә колак салуы белән якын миңа.



Җырчы буларак, актриса амплуасына күчү кыен булмадымы? Режиссер кушканны үтәү һәм башкалар?
– Җырчы һәм актриса булу – минем өчен бербөтен. Сәхнәдә җырлаганда син тамашачы алдында мини спектакль уйнаган төсле. Әлбәттә, кинода башка механизмнар да бар: анда берничә дубль ясарга, кирәкле хис-халәтне сайларга мөмкин. Әмма сәхнәдә дә, кинода да иң мөһиме – ихлас булу. Һәр хәрәкәт, һәр караш табигый булырга тиеш. Тамашачы фальшьны, кылануны шундук сизәчәк. Чын күңелдән чыккан хисләр генә тамашачы һәм режиссер көткәнне җиткерә ала.

Без синең талантыңа, ихласлыгыңа, башкару осталыгыңа ышанабыз, Эльмира!
Һәм түземсезлек белән фильмны көтеп калабыз! 


 

Теги: Эльмира Калимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар