Juna. Татар фолкының яңарышы булып

Һади Такташның “Урман кызы”н хәтерлисезме сез?
“Нигә, нигә синең шаян күзләр
күзләремә болай багалар.
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыннан тамалар?”
Бу шигырь мине һәрвакыт бик еракта калган, онытылган хәтер катламына алып төшә. Бу шигырь минем өчен һәрвакыт олы сер булып кала. Тоемлавым ялгышмаган. Ялгышмавымны Juna төркеме раслады.
Juna (Джуна) башкаруында “Урман кызы” җырын тыңлаганыгыз бармы? Нинди хисләр?
Juna белән танышуым ярты ел элек кенә булды әле. Апрель иде. Кечкенә кызым белән урамда йөрергә чыгабыз. Ул коляскада. Телефоннан Junaның “Урман кызы”н куям. Без урманга килеп җитәбез. Һәм бишенче, алтынчы... унынчы тапкыр бер җырны әйләндерәбез. Аннан соң урманнның үзен тыңлыйбыз. Без дөньябызны онытабыз. Без авазлар тыңлыйбыз, һәркайсын аерым-аерым ишетергә өйрәнәбез... Кызым изрәп йоклап китә.
Junaны инди-фолк жанрында җырлый, диләр. Музыка өлкәсендә белемем аз, Википедия бу жанрны халык җырларының заманча башкарылышы, рок белән кушылган, ди. Ышандырмый. Монда бит музыкадан бигрәк, авазлар тәэсирләндерә. Рәхәт. Тамырларда әллә кайчан йоклаган күзәнәкләр уяна кебек. Төркилегебезнең “Сак-Сок” катламында ук калган авазлары яңара. Тамырларга кайту, ихласлык, өр-яңадан башлау... авазларны барлау...
Әлбәттә, Juna “Урман кызы”н гына җырламый. “Галәмнәр”, “Синле елым”, “Иртә”, “Яшел күзләр”, “Тәхетле көнем” дигән җырлары да бар. Габдулла Тукай, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә. Көйне үзләре дә язалар, Мубай, Европа төркемнәренә cover ясыйлар.
Шул ук “Урман кызы” Франциянең Syd Matters төркеменнән ковер. Ә менә аларның инглиз телендәге The Upsetter җыры Metronomyның үзен дә шаккаттырган.
Төркемнең исеме фин телендәге “juna” сүзеннән, поезд дигәнне аңлата.
Juna татарча җырлый. Барысы да татар түгел. Ания Фәйзрахманова, Александра Мостафина, Ирина Лакота, Екатерина Ростова, Сергей Прокофьев, Тимур Милюков. Барысы да Казаннан да түгел, кайсы Самарадан, кайсы Кировтан.
Juna әле күптән түгел генә – 12 ноябрьдә краудфандинг – халык финанславы технологияләрен кулланып, концерт оештырды. Ягъни концертка “кем күпме булдыра ала, шуның кадәр” өлеш кертте. Акча җитәрлек җыелгач, төркемнең беренче дискы дөньяга чыгачак. Анна соң дөньяга таралачак. Татар музыкасының яңарышы булып.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.