Гүзәл Уразованың Мәскәүдәге концертыннан сюрпризлар

Узган ялларда илебезнең төп сәхнәсе – Кремль мәдәният сараенда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның зур концерты узды.
Ул үзе заманча форматта әзерләнгән, ләкин шул ук вакытта татар халкының милли җәүһәрләрен дә күрсәтә алды. Мәсәлән, «Казан» бию ансамблен генә алыйк. Әлеге ансамбль Гүзәлнең «Гөрләп кирәк яшәргә», «Бас, бас» җырларын милли биюләре белән тулыландырды.
Концертның кульминацион мизгеле – аларның икесе бергәләп халкыбызның яраткан җырларына әзерләнгән тезмә булгандыр. Җырчыларның әлеге чыгышын тамашачы «Браво!» дип алкышлады.
Кульминацион мизгелне Илдар белән Гүзәлнең өлкән кызлары – Эллари дәвам итте. Моңарчы14 яшьлек кызның җырлавы Инстаграмда күпләрне гаҗәпләндергән иде инде. Аның студиядә җыр яздырганда төшерелгән видеосы ярты миллионга якын караулар җыйган.
Концертта сюрпризлар күп булды. Шуларның берсе – Айдар Галимов белән белән дуэт. Җырчыларның әлеге чыгышы да Инстаграм битләрендә иң күп репостларга ия булды. Шулай ук, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова белән дуэт та тамашачыны битараф калдырмады. «Пятый элемент» җыры дуэт версиясендә тагын да матуррак яңгырады.
«Нигә генә» җырын Гүзәл Согдиана белән башкарды. Рус эстрадасының популяр җырчысы сәхнәдән Гүзәл белән Илдарны иҗатларына 15 ел туу белән тәбрикләде һәм бу дуслык аның өчен бик кадерле икәнен әйтте.
Тамашаның алып баручыларын – Максим Шарафутдинов белән Гөлназ Сәфәрованы да билгеләп китү урынлы булыр. Концертның уңышына аларның да катнашы бар. Тәмле итеп сөйләп, үзара һәм тамашачылар белән аралашып, матур алып бардылар.
Тамашага берничә көн кала Элвин Грейның киләсе дә билгеле булды. Әмма тамашачы моңа ахырга кадәр ышанмады. «Красивая, хороший» җыры башлануга, 6500 тамашачы берьюлы телефон камераларын кабызып, дуэтны видеога төшерә башлады. Димәк, алар моны көткән.
Splash барабанистлар төркеме дә тамашага үзенчәлек өстәде. Баксаң, алар дөньякүләм бәйгедә беренче урынга ия булган, бик танылган төркем икән. Алла Духованың «Тодес» бию коллективы дә бәйрәмнең иң шәп «тәмләткече» булды.
Иң шаккатырганы – концертны карарга татар, рус халкы гына түгел, ә башка милләтләрнең дә килүе. Бер авыз сүз татарча белмәгән Иваннар, Машалар янында әрмәннәр, кыргызлар, казахлар һ.б бар иде. Моң һәм талант өчен милләт аермасы да, тел аермасы да киртә түгеллеккә бер дәлил инде бу.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.