Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эльмираны дулкынландырган сәхнә: маэстро, тере тавыш, биюче егетләр (Фотолар)

Моң һәм тавыш хакимлек иткән концерт булды ул. Артык сүзләр дә сөйләнмәде, бары тик җыр һәм сәхнәдә бүген татар эстрадасының иң затлы җырчыларының берсе – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина.


Үзенең затлы бер стиле  булган Эльмира Кәлимуллинаның концертлары – татар эстрадасында яңа сулыш. Быел да ул Россия һәм Татарстан шәһәрләре буйлап гастрольләр белән йөргәч, казан тамашачысына концерт программасын «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тәкъдим итте. «Бүген ашаганда кашык тоткан кулымның калтыравын сиздем. Мин өйдә бит инде, нигә борчылам соң, дип уйладым. Әмма нәкъ менә өйдә, үзеңнекеләр алдында җырлау тагын да дулкынландыра», – диде ул үзе дә концертын башлап җибәргәч. 

Караңгырак сәхнәдә бер төркем музыкантлар. Концерт җанлы тавыш белән барды. Сәхнәдә Валерий Коротков җитәкчелегендәге Jive легендар төркеменең уйнавы концертның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрде. Эльмира Кәлимуллина концертын символик мәгънәгә ия булган «Ак калфакның табылган чагы» җыры белән башлап җибәрде. Тавыш мөмкинлекләре инде беренче җырлардан ук тамашачы күңелен әсир иткәндер. «Кармен» операсыннан арияне җырлаганда баштан ук шушындый тавыш диапазонын алды, ахырга тавышы бетмәс микән дигән борчулар урынсыз булып чыкты. Ике сәгатьтән артык кына түгел, ике көн буе җырласа да, тавышы өзелмәс кебек җырчының! 


Бу кичтә сәхнәдән мәгънәсез сүзләр дә, оялып утырырга мәҗбүр иткән мәгънәсез көлдергечләр дә яңгырамады. Бик аз сөйләде ул, анысы да дуслары-авторларына хөрмәте турында гына иде. Эльмира концертын ике телдә үзе алып барды. Соңгы елларда татар эстрадасы җырчылары үз иткән шоу программа түгел, ә чын концерт иде ул. Сәхнәдән классик, фольклор, эстрада, рок стилендә татарча, русча һәм чит телләрдә җырлар яңгырады.
Татарның затлы яшь иҗатчылары концерты булды ул. Яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Ак фәрештә»сен, Эльмир Низамовның «Өмет йолдызы», «Мин җырымда калам»ын тамашачылар бик яратып кабул итте. Күңелләрне яулаган җырлар инде ул. 
Композитор Эльмир Низамов белән Эльмираның иҗади дуслыгын белмәгәннәр аздыр. Җырчы репертуарындагы барлык җырлар да әлеге танылган композиторныкы. Искиткеч гүзәл иҗат тудыра алар. Концертка маэстро үзе дә килгән иде. Ул уйнап, Эльмира җырлап сәхнәдә бер могҗизаи атмосфера булдырды алар. 


Концертның махсус кунаклары – яшь талантлы җырчылар – Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев иде. Миңа калса, ике Илгизнең дә энергетикасы Эльмираныкына туры килә. Тиккә генә мондый иҗади тандемнар тумый ул. Илгиз Шәйхразиев белән «Тиясез» дуэты өчен бөтенләй яңача стильдә, яңгырашта булды. Тыңлау гына түгел, аларның салмак кына биегәннәрен карау да ниндидер бер ләззәт бирде. 


Бию дигәннән, Эльмираның биючеләре аерым игътибарга лаек. Казанда андый биючеләр юк, кызганыч. Мәскәүдән килгән балет хореографиясе төркеме егетләре алар. Белгәнегезчә, Эльмираның ире Евгений Ксенофонтов – биюче-постановщик. Ул үзе коллегалары белән менә ничә ел инде Эльмираның  концертын бизи. Дүрт профессиональ биюче егетнең (биюче егетләр концертларга аерым бер шарм өсти!) үтә дә бер нәзакәтлелек белән, стильле, хисле, биюләре барлык тамашачының күңелен яулады. Залда кайда утырып тыңласаң да, Эльмираның тавышы күңелләрне тибрәтә, ә менә биючеләрен беренче рәттә утырып карыйсы килү теләге бер минеке генә булмагандыр, мөгаен. Биюләрен генә түгел, йөзләрен дә күрәсе килде. Аларның күзләре дә биидер кебек. Эльмираның биючеләре – татар эстрадасын  яңа бер баскычка күтәрелергә рухландыручылар. 


Тәнәфессез барган концертын Эльмира берничә блокка бүлгән. (Тәнәфес монда кирәк тә түгел иде, музыка тамашачыны беренче минутлардан ук сихерләде. «Пирамида» концерт залында башка заллардан аермалы буларак, бар бар. Кәеф күтәрергә яратучылар, гадәттә, шул тирәдә йөрергә ярата. Ә бу концертта ул тирәдә халык әллә ни кайнашмады. Кайнашырга теләгәннәр дә шундый моң агылганда анда барырга кыймагандыр, бәлки. Концерт беткәндәрәк, Эльмира көнчыгыш стилендәге дәртле җырын җырлаганда берәү басып биергә керешкән иде. Кайда икәнлеген аңлап алды ахрысы, бик тиз урынына барыпутырды. Бии-бии карый торган концерт түгел иде ул, утырып – ләззәтләнеп тыңлый торган!) 


Соңгы блокта Эльмира рус телендә иҗат ителгән җырларын башкарды. Аңа җырларны ире яза икән. Киләчәктә әле бергә җырларга да уйлыйлар. Эльмирага татар эстрадасы гына тар инде. Ул Мәскәү ягына карый башлаган кебек. Тикмәгә генә репертуарында рус җырларына да игътибар бирми калмагандыр. Һәм бу хөрмәткә лаек. Җырчы һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Фаразларым туры килеп, Эльмираның Россия сәхнәсенә чыгар мөмкинлекләре булса, һичшиксез, аны да яулаячак ул!


Концерттан соң тамашачыларның да фикерен сораштык.

– Беренче тапкыр килдек. Бик ошады, – диде Сиринә апа. – Җырлары матур. Ә егетләрнең биюен бик сокланып карап утырдым. Ире бик чибәр, сыгылмалы икән. Искиткеч тәэсирләр белән кайтам. Киләсе елда концерты булса, киләм дип уйлап куйдым инде. 

– Тавышы сокландыра. Стильләр күплеге концертны тагын да ямьләндерде. Аннан соң русча да, башка телләрдә дә җырлый, – диде  Гөлсинә апа.

– Бөтен  җырлары мәгънәле. Үзе нык чибәр, – диде Ришат абый. 


Эльмираның гастрольләре Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан хөкүмәте ярдәмендә оештырылган. Җырчы билетларның бер өлешен ирләре, уллары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә, табибларга, мәдәният хезмәткәрләренә бүләк итте. Гастрольләр Мәскәүдә концерт белән тәмамлана. 

Фото: Риназ Җамалиев
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар