Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​“Бу дөнья кая тәгәри?!” димәгез

“Татар радиосы”ның хитларыннан торган Җанлы концерт гадәттә радиостанциянең туган көненә багышлап үткәрелә.

 


“Татар радиосы”ның хитларыннан торган Җанлы концерт гадәттә радиостанциянең туган көненә багышлап үткәрелә. Быел ул “Татар радиосы”ның 17 яшенә багышланган иде.  

Ничектер шулай гадәткә кереп китте, хәзерге заман эстрадасы турында сүз йөрткәндә, арабызда шактый күпләребез: “Бу дөнья кая тәгәри?!” дип уфтана башлый. Мин андыйлардан түгел. Мин советлар чорыннан соңгы пространствода шактый колачлы үсеш алган татар эстрадасын социаль-мәдәни күренеш буларак карау яклы. Шуңа күрә дә музыка тыңлыйсым, “космоска очасым” килә икән, Зур концертлар залына барам, күңел ачасым килсә, популяр музыка концертын сайлыйм.  

Ә социаль-мәдәни күренеш буларак, безнең поп-музыка өлкәсе искиткеч кызыклы. Менә, мәсәлән, Җанлы концертта яңгыраган хитларны гына алыйк. Аларның барысының да лирикасы “Матур/Әйбәт”, “Бәхетле/Бәхетсез”, “Яратам/Яратмыйм” дигән сентименталь темаларга багышланган. Ә ритмик структуралары ягыннан тамашачыны мотлак бер дулкынган көйли. Кайберләренә сикереп төшеп кушылып биисе килә. Рифат Зарипов һәм Алсу белән Азат Фазлыевлар җырлаганда, биеми түзеп кара. Йә булмаса, утырып ела: күңел халәтенә аваздаш бит. Әнвәр Нургалиевның “Соң дисең микән?”, Гөлназ Солтанова белән Филүс Каһировның “Сулар кирегә акмый”, Эльмира Кәлимуллинаның  “Мин сине Ходайдан сорадым”, Илсөя Бәдретдинованың “Мин генәме шулай ялгышкан?” җырлары нәкъ менә лирик-сентименталь пафосы белән бүгенге тыңлаучының ихтыяҗларына җавап бирә дә. Шулай ук бүген җәмгыятьтә бәхет клишесына туры килә торганнары да бар. Чәчкәнең “Иң яхшы көн” җыры, мәсәлән. Мантра урынына кабатларга була.  

Популяр музыканың тагын бер гаҗәеп вазыйфасы бар (бигрәк тә элегрәк яңгыраганы һәм онытылып торганыныкы). Ул безгә сыйфатлы ностальгия бүләк итә белә. Моннан ун-унбиш ел элек яңгыраган җырларны ишетсәк, безнең күңелдә яшьрәк чагыбыз (!)  мең төсмерле хатирә булып яңара. Асаф Вәлиевның “Әйтмә син авыр сүз” җырын тыңлаганда, тамашачылар күңелләре белән “Пирамида” чикләрендә генә калгандыр дип булмый.  

Ностальгия сәхнә бизәлешендә дә сизелә. Арткы фонга куелган поп-арт стилендәге зур радио пульты җете төсләр белән балкый. Дискотекалардагы светомузыка кебек. Җырчылар киемнәрендә 90 еллардагы кебек яңадан ялтыравыкларга өстенлек бирә башлаган. Кайберләре иңнәре ачык, декольтелы кара озын күлмәктән чыгып, йөренмичә генә микрофон каршына басып җырлый. Сәхнәгә куе булып ак томан җәелә. - Тоташтан таныш клишелар. Чын поп-арт, ләкин постмодернга хас ирония, сарказм юк.  

Ирония, сарказмны алыштыргысыз алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров өсти. Төп интрига – күптән түгел генә тел очында йөргән хайп: Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның җыр бүлешү тарихы. Әмма... оп-па: концертта аларның икесенең берсе дә чыгыш ясамый. Шулай дөрес тә: концерт поп-музыканыкымы, әллә югары музыканыкымы – анысы мөһим түгел, сәхнә һәркайсы өчен изге урын булып кала. Шуңа да тормыш драмасын сәхнә артына хәл итеп бетерергә кирәк.  

Поп-музыка сәхнәсе дигәннән, ул югары сәнгать әсәре тудыруны максат итми. Төп бәяләү критерие – тыңлаучыга ошавы.  Бүген тыңлана торган җыр иҗат итеп, аны сату – төп максат. Тамашачы бик кыйммәткә дә билет алып карый алырлык продукт әзерләү. Ә билет – шул ук сайлау бюллетене ул, димәк, “Пирамида” залын тутырып килгән тамашачы концерт өчен үз тавышын биргән. Поп-музыка әлеге контекстны бик яхшы аңлый һәм монда “Бу дөнья кая тәгәри?” дияргә урын юк.  Шуңа да поп-сәхнә йолдызлары без яктылык, игелек өчен эшлибез дип интервьюлар бирсә дә, бу күбрәк пафослы сүз  булып яңгырый.  

Шулай итеп, тамашачының күңел ихтыяҗларын  (зәвыкка кагылмыйча гына) канәгатьләндерердәй җыр иҗат итәсең, аны бүгенге көнгә аваздаш итеп әзерлисең, ностальгия яки башка хисләр уята торган таныш ритмнар, әзер клишелар кебек тәмләткечләр кушасың, халыкчанлык дигән соуска манасың (аз гына хайп режимына куеп алсаң да була) һәм вуаля: хит әзер! “Татар радиосы”ның хитлардан торган концертын әнә шундый итеп күрдем мин.  

P.S. Язмада чит сүзләрне күп куллануым өчен гафу үтенәм. Яңа заман шаукымы дип кабул итәрсез.  

 

Теги: Татар радиосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар