Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Актриса Люция Хәмитованы Путин бүләкләде

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасына мактаулы исем бирелде.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасы Люция Хәмитова "Россия Федерациясенең атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта театрның социаль челтәрләрендә хәбәр итәләр. 

Люция Хәмитованы чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

 Театрның әйдәп баручы актрисасы Казанда туган.  Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң Г. Камал театрына эшкә килә. Театрның баш режиссерының хатыны.  Татарстанның халык артисты. 

Рольләре:  Фәзилә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Чибәр — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Зөлхәмидә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Маша — «Өч сеңел» (А.Чехов); Тамара – «Санаулы кичләр» (Володин);  Жоанна –Килмешәк (Сөмбел Гаффарова) һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    яратмыйм шушы артистны

    Хәзер укыйлар