Алексей Воробьев һәм Аида Гарифуллина беренче тапкыр бергә җәмәгатьчелеккә күренделәр.
Россия җырчысы һәм актеры Алексей Воробьев һәм дөньякүләм танылган опера йолдызы, Татарстан горурлыгы Аида Гарифуллина Казанда «Яңа дулкын 2025» (Новая волна 2025) Халыкара музыка фестивалендә катнаштылар. Аларның чыгышы шунда ук тамашачыларның һәм матбугат чараларының игътибарын җәлеп итте.
«Яңа дулкын Казан 2025» кызыл келәмендә Алексей Воробьев һәм Аида Гарифуллинабергә фотога төштеләр. Алар интервью бирүдән баш тарттылар. Әмма фотосессиядән соң Алексей хатынына игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтте: Воробьев Аиданы култыклап алды һәм сәхнә артына озатты.
Парның мәхәббәт тарихы сер булып кала. Танышулары турында алар әлегәчә бөтен нечкәлекләрен сөйләмәде. Әмма мәгълүм булганча, беренче тапкыр алар 2025 ел башында музыкаль шоу вакытында бергә күренделәр. Шуннан соң Воробьев белән Гарифуллинаны Мәскәүдә дә, Венада да еш кына күрергә мөмкин булды.
Аида Гарифуллина — Венаның әйдәп баручы опера сәхнәләрендә чыгыш ясаучы примадонна.
Алексей Воробьев — җырчы, актер, клипмейкер, Россия эстрадасының танылган артисты.
2025 елның маенда матбугатта Алексей Воробьев һәм Аида Гарифуллинаның никахытурында билгеле булды.
Аида Гарифуллина озак еллар дәвамында танылган теннисчы Марат Сафин белән мөнәсәбәтләрдә булды. Күпләр аны Аиданың 2016 елда туган кызы Оливиянең әтисе дип саный.
Алексей Воробьев исә Россия шоу-бизнесының иң мәшһүр романтикларыннан санала. Аның исеме җырчы Виктория Дайнеко, актриса Оксана Акиньшина һәм башка танылган хатын-кызлар белән бәйле булды.
фото: http://starface.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк