2017 ел могҗизалары: кайсы артистның күрәзәчелек сәләте ачылган, кем кредитын япкан, кемнең улы туган?

Алсу Фазлыева: “Быел бер сәләтем ачылды. Әллә ул еллар үткәч өстәләме икән? Берәр нәрсә турында уйлап куям икән, шул мәсьәлә буенча шундук берәрсе шалтырата. Көннән-көн шаккатам, ничек шулай булырга мөмкин? Ул кешенең шалтыратасын сизәмме икән әллә? Көн дә шулай. Әллә күрәзәчелек сәләтем ачыла башладымы икән? Могҗиза бит!”
ИлГәрәй: “Минем өчен быел иң зур могҗиза – дүрт ел элек алган машинамның кредитын яптым! Хәзер мин әҗәтсез, кредитсыз яшим, Аллага шөкер! Тагын бер елы бар иде, Яңа елга кадәр капларга, 2018 елга чиста күңел белән керергә булдым. 2013 елда Volkswagen Jetta алган идем. Ул хәзер 1,3 млн. сум тора, ә мин 914 меңгә алдым. Акча җитмәгәч, 300 мең сумны кредитка алырга туры килде. Өч елга дип сораган идем, автосалонда эшләүче кызлар дөрес аңламау сәбәпле, кредитны биш елга бирделәр. Моның аркасында хәтта әйткәләшеп тә алдык”.
Зәйнәб Фәрхетдинова: “Бу тормыш – үзе бер могҗиза. Көн дә нәрсә булса да килеп чыгып тора. Быел мөһим вакыйга булды: “Язмыш сукмаклары” исемле газетам чыга башлады. Ул иҗат кешеләре һәм моңа кадәр беркая да язылмаган кызыклы язмышлар турында. Интернет заманасы дисәк тә, газета белән кызыксынучылар, теләп алучылар күп. Дөресен генә әйткәндә, газета чыгару турында күптәннән хыяллана идем. Ятып калганчы, атып кал, диләр. Минемчә, теләк булганда, эшләргә була!”
Әнвәр Нургалиев: “Могҗизалар күп булды. Быел беренче тапкыр Казанда 3 концерт бирдем. Бу минем хыялда гына иде. Хәтерлим, Уникста “Татарча солянка” вакытында “үз концертымны куярга иде ул”, дип буш залда хыялланып басып тордым. Мин бүгенге көнем белән бик канәгать! Уфада булсам да, Татарстанны сагынам. Татарстан халкы белән минем арада туган мәхәббәт - минем өчен менә шул могҗиза!”
Чулпан Йосыпова: “Чит илләрдә булу, матур җирләрне күрү – могҗиза булды. Быел Төркиянең Измир һәм Денезли шәһәрләрендә, Ташкентта, Астанада булдым. Астанага күп тапкыр барганым булды, ә башкаларына юк. Анда барысы да үзгә, аерыла. Икенче дөньяга эләккән кебек”.
Филүс Каһиров: “Быел тормышымда шатлыклы вакыйга булды – икенче улыбыз туды. Ул 16 мартта дөньяга килде. Аңа Рөстәм дип исем куштык. Минем өчен иң зур могҗиза шул!”
Айгөл Рәхимова: “Бик күп могҗизалар булды. Уйламаганда-көтмәгәндә Европага чакырдылар. Берлин шәһәрендә бик танылган һәм талантлы артистлар белән концерт куйдык. Икенчедән, минем иң зур хыялым чынга ашты – миңа беренче “Алтын барс”ым тапшырылды. ТМТВ премиясен алдым”.
Эльмира Гыйлфанова: "3 апрель көнне сөйгәнем Рафил кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 15 июльдә гөрләтеп туй иттек! Бу - тормышымдагы иң зур могҗиза!"
чыганак: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.