Шушы 7 сәбәп аркасында өй һәрвакыт җыештырылмаган кебек күренә

Кайвакыт бик тырышып өйне җыештырып кына чыгарасың, әмма күңел канәгать түгел – ул барыбер тузган кебек күренә. Сәбәп нәрсәдә соң? Сез бер яктан җыештырганда, өйдәгеләр әллә икенче яктан инде туздырырга да өлгердеме? Әллә сәбәп үзегездәме: кайбер нәрсәләргә игътибарыгыз җитеп бетмәдеме?
Әйтик:
1. Тиешенчә җыештырылмаган урын-җиргә
«Нәрсәгә җыеп торасың аны, кичкә кабат җәясе бар бит», – дип яшәүчеләр дә очрый анысы. Әмма иртән торгач, урын-җирне җыештыру бик мөһим: беренчедән, әйе, өй эчендә, йокы бүлмәсендә тәртип урнаша; икенчедән, ул – безнең сәламәтлек өчен дә кирәк. Белгечләр: «Кеше урын-җирне җыйганда, баштагы уйларын да тәртипкә сала», – диләр. Шуның өчен дә, йокыдан торгач, карават өстенә плед яки одеял каплап китәргә генә ярамый. Простыняны матур итеп җәяргә, мендәрләрне күпертергә, берәр матур япкыч җәяргә... Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн саен урын-җирне җиренә җиткереп җыйган кешеләр әйбәтрәк йоклыйлар. Әйткәнебезчә, бу вакытта алар уйларын да тәртипкә салган кебек булалар, шуңа күрә үзләрен бәхетлерәк хис итәләр.
2. Прихожий бүлмәсендә үз урынында тормаган әйберләргә
Безнең өебез, фатирыбыз шушыннан башлана: монда тәртип юк икән – бөтен өйдә тәртип юк кебек тоелачак. Килгән кунакларга әйбәт тәэсир тудыру өчен генә кирәкми аны тәртиптә тору, беренче чиратта үзебез өчен кирәк.
Игътибар итегез әле: ишек төбендә ничә аяк киеме тора сезнең (алар, гомумән, ишек төбендә генә торамы?) Ә баш киемнәре кайда? Зонтиклар, сумкалар, ачкычлар? Әгәр аларның һәрберсенең үз урыны юк икән, коридор җыештырылмаган кебек күренәчәк.
Тәртипкә салуны аяк киемнәреннән башлагыз. Әллә нигә бер кия торганнарын, тузаннарын сөртеп, тартмаларга салып, шкафка куегыз. Күз алдында иң кирәкләре генә калсын. Әйтик, кибеткә чыкканда, баланы балалар бакчасыннан алырга барганда кия торган кедалар.
Баш киемнәрен дә шкаф эченәрәк яшерегез. Эченә вак-төяк салып була торган капкачлы пуфик та ярдәмгә килергә мөмкин. Ачкычларның да аерым урыны булырга тиеш: һәр иртәне эшкә чыгып киткәндә ачкыч эзләп тилмермәскә дә яхшы булыр.
3. Пычрак тәрәзәләргә
Өй җыештырганда атна саен берәү дә тәрәзә юмый инде. Кайбер хуҗабикәләр, гомумән, бу авыр һәм мәшәкатьле эшкә тотынуны булдыра алганча сузалар. Елга бер тапкыр – май бәйрәмнәрендә генә барыбыз да дәррәү тотынып бер кат тәрәзә юып алабыз. Анда юмыйча мөмкин дә түгел: көннәр җылыткач, тәрәзәләрне ачабыз да, кыш буе җыелган пычракны күреп, шунда ук чүпрәккә үреләбез. Әмма тәрәзәләр бит гел пычранып тора: яңгыр, җил, тузан үз эшен эшли. Юуны гел сузабыз икән, тәрәзәләрне чистарту күбрәк вакытыбызны гына алачак.
Әйткәнебезчә, идән юган саен, тәрәзә дә сөртеп алып булмый инде. Әмма айга, ай ярымга бер тапкыр, бөтен гаилә белән тотынып, тәрәзәләрне юып алырга кирәк. Чиста тәрәзәләр аша өйгә яктылык күбрәк керәчәк һәм бүлмәләр зуррак, матуррак күренәчәк. Өй эче дә чистарак тоелачак.
4. Киштәләрдә һәм стеллажлардагы тәртипсезлеккә
Алардан тузанны сөртү бер нәрсә әле. Иң мөһиме – киштәләрдән артык әйберләрне алу, иң кирәклеләрен генә матур итеп урнаштыру. Статуэтка, фотосурәтләр өчен рамнар, вазалар, ниндидер фигуралар... Һәрберсе аерым-аерым караганда матур да булырга мөмкин, ә менә бөтенесен бер урынга тезгәч – алай тоелмаячак.
Башта киштәләрдән бөтенесен дә бушатыгыз, аннан иң матур күренгәннәрен генә аерып алыгыз. Артык тоелганнарын йә бөтенләй ташлагыз, ә инде бик кадерле хатирә икән, берәр тартмага тутырып җыеп куегыз.
5. Өй эчендәге җиһазларның кара төстә булуына һәм утның начар яктыртуына
Ак төс өй эчен иркенрәк итеп кенә күрсәтми, чистарак дигән тәэсир дә тудыра. Хәтта ак төстәге кухня җиһазында да таплар, караңгы төстәге җиһазга караганда, азрак күренә. Иртән генә бөтен җирне җыештырып чыккан булсагыз да, теләсә кайсы кара төстәге йорт җиһазының өстендә тузан да күбрәк күренәчәк, бармак, кул эзләре дә... Ә ак төстәге җиһазда таплар алай күзгә бәрелеп тормаячак.
Бөтен кара төстәге җиһазны чыгарып ташлап, ак төслене алырга кирәк дигән сүз түгел бу. Якын арада ремонт ясарга, барысын да үзгәртергә җыенмыйсыз икән, бүлмәгә яктылык күбрәк керсен дип тырышыгыз яки ясалма яктылык тудырыгыз.
6. Декоратив мендәрләрнең артык күп булуына
Декоратив мендәрләр – интерьерның бер өлеше: кайчак мендәр тышларын гына алыштырып та, бүлмәнең бөтен дизайнын үзгәртергә була. Әмма алар барыбер артык күп булырга тиеш түгел. Диванда да, идәндә дә, кәнәфидә дә – бөтен җирдә мендәр икән, бүлмә эче тузган дигән тәэсир туачак.
7. Кухнядагы өстәл өстендә әйбернең артык күп булуына
Хәтта җыештырырга өлгермәгән булсагыз да, столешница өсте буш икән, кухняда тәртип бар кебек тоелачак. Ә инде бөтен нәрсә өскә чыгып тезелгән икән, бу хакта онытыгыз. Дизайнерлар шуңа да кухнядагы һәр әйбернең үз урынын булдырырга тәкъдим итә: алар уңайлы урнашып кына калмасыннар, гомуми картинаны да бозмасыннар. Әйтик, көн саен кулланмый торган көнкүреш техникасын (тостер, блендер) иң астагы шкафка куярга була. Май шешәсен, уксусны – шулай ук караңгырак урынга яшерергә. Өстәл өстендә иң кирәк әйберләр генә калсын – электр чәйнеге, савыт-сава өчен «сушилка», кофеварка.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.