Зәйнәб туган көненә – бәйрәмгә чакыра!

Билгеле булганча, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың иртәгә туган көне – юбилие. Туган көне таңын ул балачагы калган авылы – Сарлысында каршылаячак. Азнакай районының иң гүзәл нокталары саналучы бу сала Ык буена урнашкан. Зәйнәбләрнең бакча артында гына икән бу елга. Иртәгә Ык янындагы үзәнлектә җырчыбыз якташларына зур концерт-тамаша бүләк итмәкче. Әлеге чарага аның иҗатташ дуслары да чакырулы. Шулай ук бәйрәмгә Азнакай районыннан чыккан башка күренекле иҗат әһелләре дә кайтыр дип көтелә. Дөрес, чакыру билетлары өләшенмәгән – кемнең мөмкинлеге һәм теләге бар – бар да рәхим итә ала ямьле Ык буена. Ахырдан яшьләр өчен дискотека да каралган. Шәп булырга ошаган бу тамаша!
Юбилее алдыннан Зәйнәбнең китабы да дөнья күрде. Дөрес, җырчының үзеннән, гаиләсеннән башка әле аны беркем дә әле кулына тотып карамаган. Хәтта җыентыкның авторы, мөхәррире Гөлгенә Кәримова да. Беренче нөсхәләрне күрү бәхетенә ирешүчеләр дә Сарлы, Азнакай районы кешеләре булачак икән. Китапның авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Кәримова әйтүенчә, китапка Татарстанның халык артистының тормыш һәм иҗат юлы турындагы уйланулары, истәлек-хатирәләре, аның турында массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән кайбер язмалар, төрле чорларны чагылдыручы фоторәсемнәр урын алган. Шулай ук җырчыдан афоризмнар, аның белән бәйле кызыклы вакыйгалар да тәкъдим ителә. «Зәйнәб белән бергә эшләү бик тә кызык һәм рәхәт булды. Аның шундый рәхәт, гади кеше икәнлеген белмәсәм, бу китапка тотынмаган да булыр идем. Безне җыр таныштырды, озын юл – бергәләп Венгриягә барып кайту дуслаштырды. Инде менә бергәләп китап та яздык. Истәлекләрдә бернинди күпертүләр, җырчыны фәрештә итеп күрсәтүгә омтылу юк. Барысы да ачыктан-ачык. Тормышта Зәйнәб нинди, китапта да нәкъ шундый», – ди автор.
Яраткан җырчыбызны без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, иҗат уңышлары телибез!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.