Логотип
Яңалыклар

​Үз эшен ачарга теләгән авыл яшьләре хөкүмәттән 70 миллионлык ярдәм көтә ала


Авыл җирендә яшәп, фермер булып китәргә теләгән яшьләр, хөкүмәт ярдәменә өмет итә ала. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Наил Хәмидуллин хәбәр итте. 

 

Яңа гына үз эшен ачып җибәргән яшьләр өчен бу ярдәмнең күләме – 3 миллион. Гаилә фермалары төзүчеләр өчен ул 30 миллион күләмендә бирелә ала. Ә фермер коооперативлары төзүчеләр 70 миллионга кадәр ала алалар.  

Хөкүмәтнең шундый грантына өмет итүчеләрнең берсе – Кайбыч районыннан  Рушан Сайранов.  

– Моңа кадәр берничә проектка тотынып карадым, – диде ул. – Аннан менә хәләл кош ите җитештерүгә тукталдым. Без бройлер тавыкларын ГМОсыз үстерәбез, аларга ашата торган ризыкның 40 процентын үзебез әзерлибез. Экологик яктан чиста ризыкка ихтыяҗ зур бездә, шуңа күрә кош ите җитештерү белән шөгыльләнүче конкурентлар күп булу алай куркытмый. 

Миңа бу эштә хатыным һәм әнием булыша. Шәхси хуҗалыгымдагы 500 башка кадәр тавык асрарлык урыным бар. Чебешләр кечкенә чакта аларны, әлбәттә, бәләкәй балаларны караган кебек тәрбияләргә кирәк. Ул чакта ял бик эләкми: көне-төне чиратлап яннарында булабыз – температураны гел көйләп торабыз. Берәр айдан эш җиңеләя төшә. Киләчәктә күп эшләрне автоматлаштырырга хыялланам: җылытуны, ашатуны, микроклимат саклауны...  

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүе буенча, фермерлык эшенә тотынырга теләгән яшьләр бүген күбрәк түбәндәге юнәлешләрне сайлый: 

1. Терлекчелек. 

2. Кош-корт үстерү, кош-корт ите җитештерү. 

3. Бакчачылык. Җиләк-җимеш үстерү.  

4. Агротуризм. 

«ТР Авыл яшьләре-2014–2020» программасы кысаларында оештырылган «Яшь эшкуар (беренче адымнарын атлаучы фермер) мәктәбе» эшендә катнашу бу яшьләргә һәр яктан ярдәм: алар анда тәҗрибә дә уртаклаша, грант алырга мөмкинлекләре дә арта.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар